Шәһри Казан

Укучылар мәктәптә бизнес белән шөгыльләнә

«ШК» журналисты мәктәптә тильда куяннары белән уйнап кайтты Мәктәп укучысы үз бизнесын булдыра аламы? Ничек кенә әле! Казандагы кайбер мәктәпләр каршында урнашкан бизнес-компа­нияләрдә балалар сыйфатлы товар җитештерергә, клиентлар табарга, кыскасы, сатып алу эшенең нечкәлекләрен, кәсеп итү серләрен өйрәнә. Үзләрен эшмәкәр буларак сынап карый. Авиатөзелеш районының 33 нче аерым фәннәрне тирәнтен...

Үзе уку, үзе шөгыль
Мәктәпләр каршында оешкан бизнес-компания­ләргә 14 яше тулып узган һәркем керә ала. Гадәттә, төркем үзе теләгән товар җитештерү белән шөгыльләнә. Укучылар еллык бизнес-план төзи, җыелышлар уздыра, сыйфат мәсьәләсе турында сөйләшә, товар әйләнешен хәл итә. 33 нче мәктәптә мондый бизнес-компания әле былтыр гына эшли башлаган. Чыгарылыш сыйныф укучылары технология фәненнән укытучы Айсылу Баһаветдиновага: «Әйдәгез, тильда курчаклары тегәргә өйрәник әле», - дип мөрәҗәгать иткәннәр.

Шул рәвешле үзләренең «Ки­ләчәккә адым» дип аталган бизнес-компанияләрен булдырганнар.

- Мин аларга юнә­леш күрсәтүче генә, киңәшләремне би­рәм, тегү, эшләү техникасын өйрәтәм. Кызларның теләкләре бик көчле иде, чыгарылыш имтиханнары, тыгыз уку графигы булса да, рәхәтләнеп курчаклар тектеләр. Аннары шул товарларын төрле ярминкәләрдә саталар иде. Узган ел республика күләмендә «Иң яхшы товар» исемен яуладылар. Быелга әле андый активлык күрсәткәнебез юк. Халыкны җәлеп итә торган товар җитештерү турында уйланабыз, эзләнәбез, - ди Айсылу ханым.

Нәрсә соң ул тильда дисезме? Тукымадан төймәләр, төрле ленталар кулланып тегелгән чүпрәк курчакларны тильдалар дип йөртәләр. Алар бик сөйкемле, йомшак, зәвыклы. Кечкенәләр өчен генә түгел, олылар өчен дә менә дигән бүләк. Нәкъ менә зурлар курчагы дисәң дә буладыр әле аны. Гадәттә, тильдаларны уйнар өчен түгел, ә интерьер бизәге буларак кулланалар. Тильда курчагын аерып торган элементлар - ул аның кечкенә кара төртек күзләре һәм битләрендәге алсулык. Чүпрәктән шундый рәвештә тегелгән хайваннарны да тильда курчаклары рәтенә кертәләр. Алар арасында иң популярлары - аюлар һәм куяннар. 33 нче мәктәп укучылары нәкъ менә соңгыларын тегү белән шөгыльләнә. Айсылу ханымнан курчаклар турында сорашам.

- Тильда куяннарын тегү авырмы?

- Бу курчаклар гади булып күренсәләр дә, аларны тегү җиңел түгел. Берничә көн кирәк. Тукыма сайлаганда да игътибарлы булу сорала. Чөнки тильда ул бик зәвыклы курчак. Шуңа да сыйфатлы җитен тукыма кулланырга тырышабыз. Уенчыкның эченә синтепон тутырыла.

- Укучылар ярминкә­ләрдә куяннарны гадәттә ничә сумга саталар?

- Курчакның төренә карап инде. 1200, 1500 сумга да тәкъдим итәләр.

Күп очракта хәйриячелек эшләре белән шөгыльләнәбез. Балаларның күбесе бүләккә дип тә тегә аларны.

- Европада бу курчак­лар тагын да кыйбатрак бәяләнә. Бездә сатып алу­чылар күпме соң аларны?

Реклама

- Төрле кеше бар. Әйе, Европада бу курчаклар бик популяр. Бездә бик аңлап бетермиләр бугай бу юнәлешне. Зәвыгы булган кеше ала анысы.

- Әлеге бизнес үзен аклыймы? Сатудан кергән акчаны нишләтәсез?

- Курчакларны үз бәясеннән арттырып сатсалар да, хезмәт хакы түләрлек акча җыелмый инде, кергән акчага тукымалар, товар җитештерү өчен кирәк-­яраклар алабыз.

Эзләнү
Быел бизнес-компания­гә 50ләп бала йөри. Әле төгәл генә нәрсә җитештерәчәкләрен хәл итмәгәннәр. Төрле эшләнмәләр ясап карыйлар, эзләнәләр, чагыштыралар. Әле менә күптән түгел генә бомбоньеркалар ясый башлаганнар. Бомбоньерка - французчадан «конфет» өчен коробка дигәнне аңлата икән. Хәер, бездә кәгазьдән эшләнгән ул савытларны конфет өчен генә түгел, төрле максатларда кулланалар. Аяк киеме, бала арбасы, йөрәк формасындагысы, тагын әллә нинди фасондагылары бар аның. Компаниядәгеләр бомбоньеркаларны бик яратып эшли. Аны ясау буенча мастер-класслар да уздыралар. Бизнес-компаниядә егетләр дә шөгыльләнә башлаган. Бер үк вакытта тильдалар тегүне дә дәвам иттерәләр.

Хәзер менә компаниянең җитәкчесе Айсылу ханым декупаж (әйбернең өслегенә кәгазь салфеткалар ярдәмендә сурәт төшереп, иске стильдә бизәү) буенча дәресләр алып йөри. Димәк, тиздән яшь бизнесменнар яңа төр товар җитештерә башларга мөмкин.

Бизнес-компаниядән тыш югары категорияле укытучы мәктәптә кул эшләре түгәрәкләре дә алып бара. Аның үзенең эшләнмәләрен күреп шаккаттым. Йомырка савытыннан зур гына алтын балык ясап куйган ул, тере розалардан топиарий булдырган. Бу укытучы турында җитмеш төрле һөнәр дә аз диярсең: ботаклардан читән кору, кәрҗин үрү, милли киемдәге курчаклар тегү дисеңме? Тукымадан ясалган күләмле аппликациясен әле яңа гына тәмамлаган. Аны ясауга 32 сәгатьләп вакыт китте, ди. Балаларны квиллинг эшенә дә өйрәтә. Монысы кәгазьне чорнап төрле эшләнмәләр, чәчәкләр, бизәкләр ясау. Түбәтәй, калфак чигү белән дә шөгыльләнә балалар. Ялтада узган «Сөембикә варислары» халыкара төрки-татар фестивалендә кул эшләнмәләре күргәзмәләре белән катнашып, беренче урынны яулаган булганнар.

Гомумән, бәйгеләрдә җиңү яулап алынган дипломнары бихисап аларның. Айсылу ханым гел яңалыкка омтыла.

- Бертөрлелектән тиз туям. Кешедә булмаганны эшләп карыйсы, укучыларны да шуңа өйрәтәсе килә. Технология дә­ресләрендә бияләй бәйләп кенә хәзерге заман баласын җә­леп итеп булмый, - ди ул.

- Боларның ба­рысына да кайдан өйрәнеп бетә­сез? - дим.

- Заман таләпләренә туры килә торган яхшы укытучы буласың килсә, тырышасың инде, мастер-класслар алам, үзлектән өйрәнәм. Аннары, дәү әни кул эшләренә оста булган безнең, нәселебездә бүрекләр тегүчеләр дә булган. Бу мәктәп ошый миңа. Мохит үзгә, аерым предметларны тирәнтен өйрәнү мәктәбе булса да, татарлыкны сизәм. Укучылар минем белән татар телендә исәнләшәләр, ниндидер җылылык бар. Директорыбыз да бик булган кеше. 1200ләп бала укый безнең мәктәптә. Белем йорты умарта оясын хәтерләтә. Һәркем ниндидер яңалык ачарга, үзен күрсәтергә тырыша. Чөнки һәр ел, гадәттәгечә, мәктәпнең туган көнендә - 31 май көнне иң яхшы укытучыларны, укучыларны, сыйныфларны билгелиләр. Акчалата бүләкләүләр дә була. Бу дәртләнеп эшләр өчен үзенә күрә бер стимул бит инде, - ди укытучы.

Татарстан Сингапуры
Ике партаның берләш­терелеп, дүрт укучы утырырлык итеп куелуына гаҗәпләнгән идем башта. Баксаң, бу Сингапур методикасы буенча шулай тиеш икән. Мәктәп инде җиде еллап әлеге методиканы сыный. Шуңа да тәҗрибә уртаклашу өчен монда чит илләрдән еш киләләр. Франциядән килгән кунакларга мәктәп укучылары чәк-чәк әзерләү буенча мастер-класс та күрсәткән булган. Кыңгырау да башкача чыңлый мәктәптә. Дәрес беткәнне белдереп, классик көй уйный. Хәзерге вакытта укучылар мәктәп алдын яшелләндерү буенча проект төзү белән мәшгуль. Һәрбер сыйныфның үз мәйданчыгы бар. Максатлары - аны үзенчәлекле итеп, чәчәккә күмү.

Казанда мәктәп базасында оешкан мондый бизнес-компанияләр әллә ни күп түгел. Берсендә хуш исле шәмнәр җитештерү белән шөгыльләнәләр икән, тагын берсендә те­ләсә нинди предметның электр үткәрүчәнлеген үлчи торган прибор уйлап тапканнар, ди. Кыскасы, балаларның шундый товарлар җитештерә белүләре сокландыра. Мондый бизнес-компанияләр укучыларда һичшиксез лидерлык сыйфатларын үстерә, төркемдә бердәм булып эшләргә мөмкинлек бирә. Ә минем бик тә тильда куяннары тегәсем килә башлады, яшь бизнесвуменнардан мастер-класс­лар алмый булмас, ахры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: