Шәһри Казан

Укытучыга мөмкинлекләр бармы?

Әле кичә генә укучы партасы артында утырган кешегә бүген үз җаваплылыгына бер сыйныф баланы алып, аларга белем бирә башлау авырмы? Бу киртәне үтәр өчен нинди мөмкинлекләр каралган соң? Дәүләтебез, Аллага шөкер, үз-үзенә бу сорауны инде күптән биргән һәм, аңа җавап буларак, менә дигән яңа проект әзерләгән иде. Бу - барыгызга...

Реклама

Быел да әлеге бәйгедә катнашучыларның саны узган елгыдан ким түгел - барлыгы 655 кеше укытучылык баскычының беренче бусагасында тора. Социаль челтәр мәгълүматларына карасак, беренче урында - математика (21,8 процент), икенче урында - тарих (14,9 процент) мөгаллимнәре, өченче баскычны үзара татар теле белән инглиз теле (12,6 процент) укытучылары бүлешә.
Үзем, ул грантта катнашучы буларак, шуны әйтә алам: конкурсның этаплары югары дәрәҗәдә сыйфатлы әзерләнгән. Башкалабыз, Универсиада, дип гөрләгәндә дә грантны оештыручылар әзерләнүне дәвам итте. Беренче тур нәтиҗәләрен эшкәртеп, әңгәмәгә чакырдылар. Әңгәмә инде ул үзенә күрә икенче һава. Монда яңа хезмәттәшләр белән танышасың, тәҗрибә уртаклашасың һәм төрле районнарга сибелеп эшләүче төрледән-төрле фән осталары белән алдан ук элемтә корасың. Кем белә, бәлки, нәкъ менә шулар белән якын киләчәктә зур конференцияләрдә дә очрашырга насыйп булыр.
Грантны отучы укытучылар инде керемнәренә 7500 сум гына өстәп калмый, Сингапур ысуллары буенча укыту серләренә дә төшенә, тәҗрибәсен чит илләрдә камилләштерү мөмкинлеге ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: