Шәһри Казан

Укытучылар да студент булган...

Без - студентлар, укытучыларыбызны «каһәрли-каһәрли», кем моның кадәр күп сорау бирә, дип, билетлар өйрәнәбез. Югыйсә безнең мөгаллимнәребез дә кайчандыр студент булган бит. Аларның сессиягә, шпаргалкаларга карашы ничек икән?

Реклама

Равил Мәгъсүм улы ҺАДИЕВ, КФУ, теоретик кибернетика кафедрасы галиме, информатика укытучысы, 1975 елдан бирле укыта.
- Хәзер тәҗрибәм зур: сиздермичә күчереп язса да, аңлата алса, укучыны аудиториядән куып чыгармыйм. Шпаргалкаларга килгәндә, интернет заманы булганга, аннан күп кенә әйберне табып була. Баш кына эшләсен! Студентлар да, минемчә, хәзер шпаргалка ясап утырмый, интернет челтәрен генә куллана. Үз фәнемне белгәч, укучының белү-белмәвен аңлау авыр түгел. Өстәмә сораулар биреп карыйм.
Үзем укыганда шпаргалканы, булган белемне бер тәртипкә китереп, кыскача формага салу максаты белән генә язып бардым. Имтиханга алып йөрмәдем. Төркемдәш кызлар шпаргалкаларын кая гына кыстырып, күчереп ятмадылар. Берзаман математик анализны тапшырганда бер төркемдәшем, соравын белмичә, читтә яткан сумкасыннан китабын чыгарып, күчереп алды. Укытучы кечкенә язмаларга игътибар итеп, тегесен күрмичә калды. Безнең өчен бу бик гаҗәп булды.
Венера Мирза кызы МӨШӘРОВА, КМТТУ (КХТИ), гуманитар дисциплиналар доценты, 1973 елдан бирле укыта.


- Студентның нәрсәгә сәләтле икәнен укыган вакытта ук беләсең инде. Бирелгән эшләрне әзерләп киләме, тырышамы, белемгә омтыламы яки аңа имтиханда билге генә кирәкме - менә шулардан чыгып бәялисең инде студентның белемен. Әгәр дә студентны шпаргалка белән тотсам, кәгазьләрен алып куям. Куып чыгарган очраклар да булгалый. Шунысы кызык: кайбер вакытта дәрескә әзерләнмичә йөргән кешеләр имтиханда «шартлатып» «биш»легә җавап бирәләр. Соң булса да, белемнәрен, эрудицияләрен күрсәтәләр. Менә андыйларны мин яратам инде. Актив студентларга да аерым караш. Укучы дәрестә белемнәре белән аерылып тормаса да, таланты, иҗатка омтылуы белән үзенә җәлеп итә. Талантлы кешегә бар җирдә дә урын түрдән бездә. Хәтта имтиханда да.
Резедә Локман кызы ЗӘЙНИ, КФУ, филология фәннәре кандидаты, доцент, 2002 елдан бирле укыта.
- Студент билетны алып, алдыма килеп сөйли башламыйча, аның белемен бәяләргә ашыкмыйм. Әлбәттә, укучының имтиханга әзерләнгәнме, юкмы икәнен йөзеннән, үз-үзен тотышыннан ук белеп була. Кайвакыт әзер булмаган студентлар да тышкы кыяфәте белән укытучыда, «мин беләм», дигән фикер калдыра. Имтихан барышында студент үз-үзенә ышанырга һәм укытучыны да ышандырырга тиеш. Бу - яхшы билге алырга бер адым.
Имтихан вакытында шпаргалкалар була торган хәл инде. Ләкин күчереп алам да бишкә бирәм, дигән фикер белән генә дә яшәргә ярамый. Университетларда хәзер бит балл-рейтинг системасы. Студентлар имтиханга уку елы дәвамында җыйган баллары белән киләләр.
Алар безне ничек кенә алдарга тырышмый. Җаваплар язылган кәгазь кисәген күзлек савытына, кесәгә яки пеналга салалар, телефон аша фотосурәткә төшерәләр. Хәйләкәррәкләре хәтта лекция дәфтәрләрен дә ачып карарга өлгерәләр. Шпаргалка белән тотсам да, аудиториядән куып чыгармыйм. Бүген укучы студент кына булса, 2-3 елдан инде белгечкә әйләнә. Шуңа күрә, студентларыма коллегаларыма караган кебек карыйм. Алар бит: «Шпаргалкаларыңны алып куй», - дип әйткәч тә аңлый. Бер кисәтү ясагач, икенче тапкыр үҗәтләнеп шпаргалкага тартылмый. Билге куйган вакытта, тотылган кешегә баллар киметелә, әлбәттә. Минемчә, бу дөрес. Үзем исә укыган вакытта шпаргалкалар кулланмадым. Минем өчен уку җиңел бирелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: