Шәһри Казан

Укытучыларның хезмәт хаклары арта

Агымдагы елда мәктәп укытучыларының хезмәт хаклары нык артачак. Хәзер инде бу егерме еллап хезмәт тәҗрибәсе булганнарга гына кагылмый, ә яшь белгечләргә да стимул бирәчәк. Әле моңа өстәп, тагын төрле грантлар да бар.

Бу хакта министр Альберт Гыйльметдинов «ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2011 елга эш нәтиҗәләре һәм 2012 елга бурычлар» дип исемләнгән коллегия утырышында әйтте. Биредә Премьер-министр Илдар Халиков, ТР прокуроры урынбасары Фәрит Заһидуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Мәскәүнең 548 нче «Царицыно» мәгариф үзәге директоры Ефим Рачевский һәм мәгариф, фән өлкәсендә хезмәт куйган башка кешеләр катнашты һәм чыгыш ясады.
Газетабызның узган саннарының берсендә хәбәр итүебезчә («ШК», № 11), хезмәт хаклары яңа система буенча түләнеләчәк. Мәктәпләрдә укыту да берничә ел эчендә тулысынча «Сингапур системасы»на күчәчәк. Бу киләчәктә үзебездә чит илләр белән конкурентлыкка сәләтле балалар тәрбияләүне күз алдында тота. Республика «Киләчәк-Будущее» мәгарифне 2010-2015 елларга үстерү стратегиясе» дәүләт максатчан комплекслы программасы нигезендә эш алып бара. Мәктәпләрдә чит телләрне өйрәтүгә, аны өйрәнүгә аерым игътибар ителәчәк. Иң беренче чиратта укытучыларны өйрәтәчәкләр, яшь кадрлар булдыруга да зур игътибар биреләчәк.
Узган елда компьютер сыйныфлары яңартылды, бөтен мәктәпләр дә интернетка тоташтырылды. Инвалид балаларны укытуда да шактый уңышларга ирешелде. Татарстан мәктәпләре киләчәктә төрле җиһазлар белән иң югары дәрәҗәдә комплектацияләнергә тиеш.
Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру дәрәҗәсе дә киләсе елда күтәрелергә тиеш. 2012 ел, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән, Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Бу өлкәдә дә министрлыкның эше җитәрлек булачак.
Коллегия утырышының ахырында узган ел төрле конкурсларда катнашучыларны тәбрикләделәр, кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: