Шәһри Казан

«Укытучымны атып үтерәм!»

Швециядә укучылар укытучыларын күсе агуы салынган кофе белән «сыйлаган». Американың Невада штатындагы бер мәктәптә укучы малай математика укытучысын атып үтергән. Тагын бер мөгаллимгә өлкән сыйныф малайлары пычак белән янаган, икенчесенә, укучылары «ярдәме» белән, дәрес вакытында инфаркт булган... Куркыныч фильмнардагы күренешләрдер болар, диярсез. Шулай гына булса икән! Кызганыч ки, бу мисаллар...

Дөрес, бу җинаятьләр чит илләрдә, океан аръягында булган. Интернет барысын да көне-сәгате белән җиткереп тора. Шөкер, Татарстанда мондый хәлләрнең күзәтелгәне юк. Шулай дип үзебезне тынычландырып, әллә кайдагы Америкадагы вакыйгаларга бармак аша карасак та була, әлбәттә. Шул ук вакытта, тукта әле, безгә дә янамыймы соң бу куркыныч, дип уйлана башласак та зыян булмас. Чит илләрдән үрнәк алырга яратабыз бит.
Сер түгел: бүген күпчелек мәктәпләрдә мөгаллим түгел, ә укучылар «авторитет». Алда телгә алынган коточкыч җинаятьләргә үк барып җитмәсәләр дә, Татарстан белем бирү йортларында да укытучыларны кыерсыту, мыскыл итү кебек күренешләр булып тора. Укучылары әйткән авыр сүздән яки начар гамәлләрдән соң авырый башлаган мөгаллимнәр дә бар. «Бүген укытучы беркем түгел. Башлангыч сыйныф балаларына хәтле каршы дәшә, әйткәнне тыңламый, өлкән сыйныфлар турында әйткән дә юк инде. Ата-аналарын директорга чакыртудан да мәгънә юк: алар барыбер үз балаларын яклый. Укытучыга карата тискәре мөнәсәбәт гаиләдәге тәрбиядән үк килә. Шул ук вакытта баланың һәр ярамаган гамәле өчен укытучы гаепле. Мәктәптә вакытта кылынган тәртипсезлек булса бер хәл, ял көннәрендә эшләгән шуклыклары өчен дә без җавап бирергә тиеш бит. «Барысы өчен дә гафу итегез безне!» дип язып, мәктәпнең тышкы ягына элеп куясы гына калды инде», - дип зарлана Казанның 54 нче мәктәбендә директор урынбасары булып эшләүче Юлия Навродская. Аның фикеренчә, мәктәптә сабырлыгы корычтай нык булган кеше генә эшли ала. Педагоглар үзләре үк шулай дип зарланып торганда, һөнәрнең дәрәҗәсен үстерү процессы авырлык белән генә баруы гаҗәпләнерлек тә түгел. Хезмәт хакын арттырып кына дәрәҗә үсми шул, башка юлларын да уйларга кирәк.
Кайвакыт балалар әйткән сүзләрдән ни көлергә, ни еларга белмисең. Мисалга, Руслан исемле бер малайны китерәм. Быел балалар бакчасында соңгы елы, боерган булса, киләсе елга беренче сыйныфка барачак. Үзенең мәктәпкә барасы килә тагын. «Анда дуслар да күбрәк була, елак бәбиләр булмый, йоклатмыйлар да», - дигән көчле дәлилләре дә бар малайның. «Аның каравы, өй эшләре эшлисең булачак. Укытучы апа кү-үп итеп өй эше бирәчәк, хәзерләмәсәң, «икеле» куячак», - дим. Исе киткән ди Русланның! «Ә мин аны атып үтерәм!» - 6 яше дә тулмаган малайның планы әзер икән инде! Кайдан өйрәнгән диген! Башта елмаештык, аннары малайның әнисе, алай ярамый, дип шелтәләп алган булды, тик Руслан ул «ярамый»ны колагына да элмәде. Иманым камил: тагын сорасаң, янә шул ук җавапны бирәчәк ул. Мәзәген мәзәк, әлбәттә, тик малайның булачак укытучысын чын күңелдән кызганып куйдым. Җиңел булмаячак аңа...
Укытучыларга шул дәрәҗәдә күрсәтелгән «хөрмәт» турында ишеткәч, чәчләр үрә тора. Әле үзебездәге хәлләр дә акылга сыешмый, Америкада булганнары турында әйтмим дә инде. Мөгаллим һөнәре катлаулы һәм җаваплы, дибез. Шул сыйфатлар янына, зур хәрефләр белән язып, «тормыш өчен куркыныч» дигәнен дә өстәргә кирәк булып чыга түгелме соң инде болай булгач?!.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: