Шәһри Казан

Укытучының каны кызсамы...

«Ите - сезгә, сөяге - безгә» - элекке заманда балаларын мулла яки абыйстайга укытырга калдырганда ата-аналар шулай дип әйтә торган булган. Бу гыйбарә эчендә «баламның җиде кат тиресен салдырсаң салдыр, белем генә бирә күр» дигән мәгънә яткан. Әйттереп кара син хәзерге әти-әниләрдән шулай дип! Газиз балаларына бармак белән кагылу түгел,...

Реклама

Педагогик алым буларак тыелса да, укытучыларның укучыларга карата физик көч кулланулары турында шактый еш ишетергә туры килә. Мәсәлән, Якутиянең Нюрба шәһәрендә күптән түгел шундый хәл булды. Укытучы балалар лагерендагы 19 укучыны ноутбукның заряд җыя торган җайланмасы чыбыгы белән ярган. Бактың исә, 14 малай һәм 5 кыз, укытучы рөхсәтеннән башка, ноутбукларының заряд җыйдыру җайланмаларын алганнар икән. Мөгаллим моны ошатмаган, балаларга йокларга комачаулый, дип тапкан һәм шул чыбык ярдәмендә «акыл кертмәкче» булган. Тикшерү комитеты вәкилләре һәр баланың бот һәм балтырларында унлап суккан эз санаган. Аңлашыла ки, укытучының бу гамәлен гади кисәтү белән генә калдырмаганнар. Аның «Эш»е тикшерү комитетына тапшырылган.
Әлегә Якутия укытучысының нинди җәза алуы билгеле түгел. Шулай да эшнең ни белән тәмамланачагын чамаларга мөмкин. Көн саен ук булмаса да, Татарстан мәктәпләрендә дә шушыңа охшаш хәлләр еш булып тора. Мәсәлән, ике ел тирәсе элек, Казанның 41 нче мәктәбе укытучысы Р.Шиһапова, башлангыч сыйныф укучыларын мыскыл иткәне, башларына сукканы һәм колакларыннан тартканы өчен, ярты елга шартлы срокка хөкем ителгән иде. Шулай да аңа педагогик эшчәнлек алып бару мөмкинлеге калдырылды - Р.Шиһапова икенче бер мәктәпкә мөгаллим булып урнашты. Анысында балаларга нинди мөгамәлә күрсәтүен белеп кенә булмады - элемтәгә керә алмадык.
Быел Татарстанда тагын шундый хәлләр теркәлмәдеме, дип, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына сорау белән мөрәҗәгать иттек. Кызганыч, төгәл җавап кына алып булмады. Бер бүлектән - икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә йөртә торгач, колак «бу мәсьәлә безгә кагылмый» дигән җавапларга ияләшеп беткән иде инде. Гомумбелем бирү бүлегенә шалтыраткач, ниһаять: «Аллаһка шөкер, андый хәлләрнең булганы юк», - дигән коры гына җавап алуга ирештек. Шул мәгълүмат белән канәгатьләнергә туры килде.
Министрлыкның кадрлар сәясәте бүлегендә әйтүләренә караганда, укытучының һөнәрен дәвам итә алу-алмавы аның нинди авырлыктагы зыян салуына бәйле. Кыйнау факты ачыкланып, мөгаллимгә җинаять эше ачыла калса, ул педагоглык эшчәнлеген калдырырга мәҗбүр булачак.
Укытучы укытучыны яклар, әлбәттә. Өлкән яшьтәге мөгаллимнәрнең: «Хәзерге балалар үзеңне таптап китәр!» - дип зарлануларын ишетергә туры килгәне бар. Дус-ишләр белән сөйләшеп утырганда, мәктәп елларын телгә алмый калмыйсың. Берәү: «Ярамаган гамәл кылсаң, укытучы караңгы бүлмәгә бикләп куя иде», - ди. Икенче дустымның укытучысы тыңламаган малайларга акбур ата торган булган. Кемнең фантазиясе ничек эшли инде! Мөгаллимне дә аңларга булыр иде... әгәр шуның ише «акыл кертү» алымнарының бала психикасына начар тәэсир ясавы турында дәлилләр булмаса. Ә дәлилләр җитәрлек. Шул ук караңгы бүлмәгә бикләп кую да укытучы теләгән нәтиҗәне түгел, нәкъ киресен бирергә мөмкин. Чыбык белән кыйнау турында әйткән дә юк инде. Тәртипсез дип даны чыккан балалар белән дә чын педагогларча эшли белү сәләте табигатьтән бирелергә тиеш, диюләре дөрес, күрәсең.
КФУда укытучылыкка белем алучы танышым да, диплом алгач, үз белгечлеге буенча эшләргә җыенмый. «Бер ачуымны чыгарсалар, балаларны бәреп үтерәм бит мин», - ди ул, уенын-чынын бергә кушып. Үз холкыңны чамалап, алдан уйлап эш иткәч ярый инде. Ачу килгән саен акбур атып, балаларның башына линейка белән суккалап йөргәнче, укытучы дипломың булса да, башка эш сайлавың хәерлерәктер, мөгаен.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: