Шәһри Казан

Укытучыга һәйкәл кирәк!

Моннан шактый еллар элек “Укытучыга һәйкәл кирәк!” дигән башисем белән мәкалә язган идем. Еллар узды, кыйммәтләр үзгәрде, үзем дә инде бөтенләй башка кеше, әмма фикерем үзгәрмәде. Укытучыга, көн саен чәчәкләр китерерлек, тормышта ирешкәннәребез өчен баш иеп рәхмәт әйтерлек һәйкәл кирәк! Һәр шәһәрдә, һәр бистәдә.

Уйлап карасаң, адәм баласы фани дөньяда ирешкәннәренең күпчелеге өчен укытучыга халкына рәхмәтле булырга тиеш. Укытучы үзе дә. Әнә, ел саен Укытучылар көнендә хәтта Президентыбыз да үзенең беренче укытучыларына рәхмәтен җиткерә әнә. Кызганыч, күпчелек адәм баласы мәктәп бусагасын атлап чыккач – мәктәптә белем (һәм хәтта тәрбия!) бирүчеләрен, институт-университетларын тәмамлагач, андагы остазларын шунда ук оныта. “Тормыш – үзе укытучы” диючеләр дә артканнан арта бара. Җитмәсә, мәктәп укытучыларын түгел, үзләрен яңача “яшәргә” өйрәткән, бәхетле булырга өндәгән, акчаның иң зур байлык икәнен төшендергән бизнес-тренерларны, остазларны (наставник), аналитик вә коучларны, башкаларны күккә чөючеләр арта бара. Андыйлары мәктәптә алган белем һәм күнекмәләрен дә җиргә салып таптый башлый. Эх, адәм баласы...

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез...”. Фәнис ага Яруллин җырга әйләнгән әлеге юлларын иҗат иткәндә укытучыга бөтенләй башка караш иде шул. Авылдагы иң хөрмәтле кеше иде бит ул укытучы. Педагог һөнәрен үзләштерү, мәктәптә белем бирү, йөзләгән, меңләгән баланың ата-аналары каршында җавап тоту да – зур дәрәҗә булгандыр. Ә хәзер... Ә хәзер ата-анасы гына түгел, хәтта башлангыч сыйныф укучылары да укытучылары белән аяк терәп каршылыкка керә, ызгыша, әләкләр яза, куркыта... Мәктәптә укыту, мәктәп бусагасын атлап керү үзе бер батырлыкка әйләнде түгелме соң? Кызганыч, күпләр түзми. Белем һәм компетенциясе, һөнәренә мәхәббәте булса да, мәктәптән качу юлларын эзли.

Реклама

Мин әле дә мәктәп елларын, студент чакларымны сагынам. Яшьлекне, дусларымны гына түгел, үземнең беренче һәм аннан соң укытучыларымны, остазларымны сагынып та. Биргән белемнәре, өйрәткән фәннәре, кеше, шәхес буларак тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен аларның һәрберсе алдында баш иям. Һәм... тагын бер тапкыр “Укытучыга һәйкәл кирәк” дигән фикеремне кабатлыйм. 

Рәхмәт Сезгә, Укытучылар! Киләчәк бәйрәмнәр белән! Сезгә хезмәтегезне тиешенчә бәяләнүен, укучылар һәм әти-әниләр хөрмәте һәм сабырлык телим!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (4)
Осталось символов:
  • 16 октябрь 2020 - 12:22
    Без имени
    Э мин укучыларыма рэхмэт ле.алар боерган мэктэбен1980 елда тамамлаучылар. Шуннан бирле авырганда ярдэм итеп очрашуларга чакырып узлэредэ безгэ килеп мире булэклэргэ чэчэк лэргэ кумэлэр мен, рэхмэтем аларга!! Мина хэйкэл шул!!
  • 16 октябрь 2020 - 12:01
    Без имени
    Актанышка укытучыга хэйкэл бар!!
  • 9 октябрь 2020 - 23:23
    Без имени
    Нишлисен инде эшен шул булгач .Кемдер коне тоне жир сора,кирпич сала, иген устера без аларны курмибнз
  • 9 октябрь 2020 - 23:17
    Без имени
    Хорматле иткан уктучылар да аз була шул.Нишлаптер аларны хокумат ойрата алдалашырга