Шәһри Казан

Универсиада авылы ябыла

Киләсе елның җәендә башкалабызда Универсиада уеннары үткәрелү сәбәпле, Вузларда уку вакытлары үзгәрәчәк. Бу уку елында беренче семестр - 31 декабрьдә, икенче семестр 15 майда төгәлләнә. Ә башка елларда исә беренче семестр - гыйнвар, икенче семестр июнь ае ахырларына кадәр сузыла торган иде.

Реклама

Бу үзгәрешләр чыгарылыш курс студентларына кагылмый. Алар элеккегечә, июнь ае ахырында гына кулларына диплом алачак.
Икенче яңалык тулай тораклар мәсьәләсенә карый. Башкалабызның Универсиада авылын Яңа елдан соң төзекләндерүгә ябачаклар. Шулай итеп, КФУның дүрт мең ярым студенты 25 гыйнварга чаклы Универсиада авылын бушатырга тиеш булачак. Бу проблема ничек хәл ителәчәк соң? Беренчедән, студентларны фатирларга күчерергә мөмкиннәр. Анда да, торган өчен бәя-хакның зур өлешен университет җитәкчелеге үз өстенә ала. (Мәгълүмат өчен, Универсиада авылында бер ай яшәү алтмыш сум тора.) Алай да булып чыкмаса, икенче юл бар. Яңа елдан соң берничә айны студент халкы читтән торып кына укып бетерергә мөмкин. Ягъни студент үз төбәгендә яшәп университет белән интернет аша, яки килеп-китеп йөреп кенә укыячак.
Миңа калса, бу яңалыклар зур борчулар тудырырга тиеш түгел. Ник дигәндә, вакытлыча тору өчен Студентлар шәһәрчегендә дә күпмедер урын бар. Универсиада авылы төзелгәнче барлык студент халкы шунда яши иде бит.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: