Шәһри Казан

«Урын өчен түгел, ил өчен куркабыз»

Барыбызга да таныш әйтемне «академикларны көзен саныйлар» дип үзгәртәсе килә. Россия Фәннәр академиясен үзгәртеп коруга кагылышлы закон беренче һәм икенче укылышларда узган атнада кабул ителсә, соңгы нокта көз көне куелачак - өченче укылыш шул вакытта көтелә. Хәер, анысы белән санлашып тормаучылар, бу мәсьәләгә хәзердән үк калын өндәү билгесе куючылар да...

Реклама

Беренче укылышка кадәр
Фәннәр академиясе тирәсенә дә үзгәреш җилләре килү ихтималы яз көне үк бар иде инде. Июньнең соңгы көннәрендә менә шул күптән «көткән көтелмәгән» хәл булды - РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына закон проекты кертте. Дөресен генә әйткәндә, киң җәмәгатьчелектән яшерен рәвештә әзерләнгән проект Россия Фәннәр академиясен тулысынча үзгәртеп коруны күздә тота иде. Аңлашыла ки, бу күпләргә ошап бетмәде. Имезлек каптырылмаган бала хәлендә калган академиклар төркем-төркем булып урамга агылды. Ак халатлы кешеләр кара табут күтәреп бара - Фәннәр академиясенең киләчәге менә шулайрак күзалланды. Башкача әйткәндә, яңа законның академияне, аның белән бергә гомумән илдәге фәнне дә үлемгә китерәчәгенә ышанган кешеләр баш күтәрергә маташты. Тик эш маташудан узмады гына...
«Закон Фәннәр академиясен юкка чыгаруга юнәлтелгән» - илнең күренекле фән әһелләре беравыздан шул фикерне әйтте. Хәрби операция кебек яшерен рәвештә әзерләнгән проект нәрсәсе белән ошамады соң галим-академикларга? Беренчедән, Петр I заманында ук нигез салынган Фәннәр академиясен бетереп, аның урынына иҗтимагый оешма булдыру идеясе белән килешмәделәр. Академиклар белән идарә итү чиновниклар кулына күчәргә тиеш иде - ул «агентлык» дигән заманча сүз белән тәкъдим ителде. Яңа оешмага, үзләре әйтмешли, «клуб»ка керү өчен, академия әгъзалары гариза язарга тиеш була. Шул кәгазьсез алар беркем түгел, ә буш урын гына. Проектта академикларның хезмәт хакын 100 мең сумга җиткерү турында да әйтелгән иде, тик канәгатьсезлек белдерүчеләрне бу пункт кына туктата алмады.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзаларын да борчуга салды бу вакыйга. Әле аларның хафаланулары зуррак та булгандыр. Башка шәһәрләрдәге кебек урамга чыгып, үз сүзләрен әйтә алмыйлар бит - Универсиада вакытында митинг-пикетлар тыелган. Ә менә утырыш һәм матбугат очрашулары үткәрүгә киртә куючы юк. Безнекеләр шулай эшләде дә - аһ-зарларын массакүләм мәгълүмат чараларына «түкте».
Бу очрашу закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта каралган көндә узды. Мәскәүдә киләчәкләре хәл ителә дип әйтмәссең дә - катнашучылар барысы да тыныч иде. Язмышлары белән килешкәннәрме әллә, дигән идем, юк икән, «ә бәлки» дигән өмет уты белән коралланган булганнар.
ТР Фәннәр академиясе вәкилләрен дә беренче чиратта проектның беркемгә әйтми-нитми эшләнүе аптыраткан да, үпкәләткән дә. «Бу законда фәнни тикшеренү дигән сүзтезмә бөтенләй юк. Академиягә калтырап беткән картлар тулган, алар чәй эчеп кенә утыра, дигән фикер дөреслеккә туры килми. Без - эш кешеләре. Академия әгъзаларының 60 проценты - яшьләр. Һәм без боларны урыныбызны югалтудан куркып түгел, ә ил язмышы өчен борчылып сөйлибез», - дигән иде алар. Проектта фән икенче планга калган кебек, академик булмаучылар турында да онытканнар. «Менә мин академик түгел, фәнни хезмәткәр, ә алар законда телгә дә алынмый. Шуңа күрә бу документны шәхесемне рәнҗетү итеп кабул итәм», - дип үпкәсен белдерде химия Фәннәре докторы, органик химия профессоры Владимир Катаев.
Журналистларның: «Закон кабул ителә калган очракта нәрсә эшләячәксез?» - дигән соравына Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе урынбасары Евгений Никольский барысы исеменнән дә: «Клубка керергә гариза язмаячакбыз, алай эшләүче коллегаларыбыз бар инде. Шулай да бу мәсьәләдә уртак фикергә килербез дип ышанабыз», - дип, яхшыга өметләнүләрен сиздергән иде. Очрашу ахырына проектның беренче укылышта кабул ителүе билгеле булды, «ә бәлки» дигән өмет уты да сүрелә төште.
Икенче укылыштан соң
Документны «хәрби сер» дип атарга мөмкинлек бар - баштарак көз көне булырга тиешле икенче укылышның 5 июльгә күчерелеп куюы да моңа дәлил. Ике укылыш арасында бер генә көн калдырып, киңәш-тәкъдимнәрдән качарга теләгәннәр, күрәсең. Шулай да 170ләп төзәтмә кертелде. Тик менә аларның 69ы гына кабул ителде.
Үзгәртелгән закон проекты буенча, Фәннәр академиясенең хуҗалык эшләре белән идарә итү өчен махсус агентлык төзелә. Аны Россия Фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов җитәкләячәк. Беренче вариантта башлыкның бөтенләй чит-ят кеше булу ихтималы бар иде. Иҗтимагый оешмага әйләнмәсә дә, академиянең структурасы үзгәрәчәк. Баштарак мөхбир-әгъзаларга кичекмәстән академик статусы бирү турында сүз булган иде, яңартылган проект буенча аларның язмышын хәл итәргә өч ел бирелә. Медицина һәм авыл хуҗалыгы академияләрен төп академиягә кушу процессы фән әһелләренең бурычы булып кала.
Хөкүмәт тәкъдим иткән һәм үзгәрешләр кертелгән проектларны чагыштырып карасак, әллә ни аермасы сизелми. Башлары әйләнгән академикларга сөякнең икенче башын каптыру белән бер инде бу. Элеккеге Фәннәр академиясе калмаячак - монысы бәхәссез. Илнең фәнни катламын яңартырга, бу өлкәдә җитди төзекләндерү эшләре башларга кирәк иде анысы, тик мондый ашыгыч темпларда түгел. Ашыгып төзелгәннең шулай ук кисәк кенә җимерелеп төшү куркынычы да бар бит әле...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: