Шәһри Казан

Усал укытучы булмый

Укытучы... Кем соң ул? Иртүк мәктәпкә килеп, дәрес аңлатып китүче генәме? Юк, әлбәттә! Укытучы - изге кеше! Ул көчен, сәламәтлеген, вакытын жәлләмичә, безгә белем бирә, безнең өчен кайгыра, бәхетле мизгелләрне дә уртаклаша.

Реклама

Беренче сентябрь көнне, дулкынланып, кыңгырау чылтыравын, беренче дәресне, беренче укытучыны көтәбез. Ә укытучы, нәни кулларыбыздан җитәкләп, безне белем йортына алып керә. Шушы мизгелләр һәр баланың хәтерендә сакланып кала, олыгайгач та кешеләр шул беренче кыңгырауны, беренче дәресне һәм кояш кебек балкып торган укытучының елмаюын исләреннән чыгармыйлар.
Һәр кешенең яраткан укытучысы була. Минем яраткан мөгаллимем - татар теле укытучысы Халидә Газизовна. Ул, чыннан да, хөрмәткә лаек шәхес, чөнки аның кебек укытучылар хәзер бик сирәк. Халидә Газизовна эшен яратып башкара, балаларга тормышта дөрес юл сайларга булыша. Мәктәпне тәмамлагач та, укучылары аны онытмыйлар, шалтыратып торалар, кунакка киләләр. Укытучыма карап, минем дә аның кебек тырыш, актив буласым килә. Халидә Газизовна миңа үземнең төрле сыйфатларымны күрергә булышты, аңа шуның өчен дә рәхмәтлемен.
Кайберәүләр: «Минем укытучым усал», - диләр. Укытучы беркайчан да усал булмый. Ачулана икән, димәк, ул сезнең өчен кайгыра, димәк, ул сезне ярата. Маңгаена җыерчыклар чыкса да, ул барыбер, укучыларым, газиз балаларым, дип, җан атып яши. Мәктәпнең унбер елы, мизгел сыман, бик тиз үтеп китә - сизми дә каласың. Яңа тормыш башлана. Менә шул чакта мәктәптә үткәрелгән көннәрнең никадәр кадерле булганлыгын аңлый башлыйсың.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: