Шәһри Казан

Вундеркиндларга – аерым имтихан

2014 елның февралендә кертелгән яңалык мәктәп укучылары өчен коточкыч хәбәр булды, дисәк, арттыру булмас. Имтиханнарга өч ай калып барганда, югары уку йортларына кабул итү имтиханнарының үзгәреш кичерү ихтималлыгы чыгарылыш сыйныфларын да, вуз җитәкчелеген дә куркуга салды. Бәхеткә, министрлык быелга вузларга элекке стандартлар, ягъни узган ел билгеләнгән имтиханнар буенча кабул итәргә...

2014 елда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тагын бер яңа канун кабул итәргә уйлаган иде. Әлеге канун буенча, БДИны авырлык ягыннан ике дәрәҗәгә бүләргә ниятләнде: нигез стандарт күрсәткечкә һәм профиль югарылыгына. Тәҗрибә рәвешендә әлеге яңалыкны быел гамәлгә кертмәкчеләр иде, шулай да әлегә бу хакта рәсми мәгълүмат бирелмәде. Шул ук вакытта әлеге хәбәрне бик теләп кабул итүчеләр дә барлыкка килде. Мәсәлән, Чаллының 26 нчы гимназиясенең математика укытучысы Любовь Баева мондый бүленешкә нигездә уңай каравын белдерде. «Тапшырыла торган имтиханның профиль дәрәҗәсен сайларга теләгән бала, минемчә, вундеркинд булырга тиеш! Анда бирелә торган мәсьәләләрне кайвакыт зур кеше акылы да чишә алмый. Шулай да БДИның иң югары үренә ирешә алырдай акыллы балалар бар. Моның белән берничек тә бәхәсләшеп булмый. Ә менә инде нигез дәрәҗәгә килгәндә, аны барлык укучылар да эшли алырлык итеп төзергә кирәк, дип уйлыйм», - ди ул. Л.Баева гомумән БДИга каршы булуын да яшермәде. Укытучы, андый имтихан баланың белемен дөрес күрсәтми, дип саный.
Әлегә проект дәрәҗәсендә генә кала биргән канун укучыга нәрсә бирә соң? Иң мөһиме - сайлау мөмкинлеге булу. Чыгарылыш сыйныф укучысы фәнне укырга керергә теләгән җиренә карап сайлый алачак. Әйтик, укуын махсус һөнәри белем бирү йортларында дәвам итәргә җыенган бала авыр биремнәрне чишеп азапланмас, нигез дәрәҗәне генә эшләп тапшырыр иде. Ә киләчәген данлыклы вузның, мисал өчен, физика факультетында күргән вундеркиндка профиль дәрәҗәне, димәк, катлаулырак биремнәрне дә башкарырга туры киләчәк.
Вузлар бу хәбәрне ничек кабул иткән икән? Шул сорауга җавап алырга теләп, КИТТУ-КАИның математика һәм информатика укытучысы Людмила Пимукова белән элемтәгә кердек. «Минем уйлавымча, әлеге яңалык югары уку йортлары өчен бик отышлы адым булыр иде. Мондый яңа форматлы имтиханны тапшырып килгән укучыларга, чыннан да, теләгән җирләренә керү юлы киңрәк ачылачак. Яхшы билгеләргә укучылар, үз алларына билгеле бер профиль буенча БДИ бирү максаты куеп, аерым бер юнәлешкә карап, укырга керергә тырышырлар иде. Нәкъ менә шундый абитуриентлар, студент булганнан соң, вузның дәрәҗәсен күтәрәчәк тә», - дип сөйләде ул. Л.Пимукованың фикеренчә, яңалык канун дәрәҗәсенә күтәрелгән очракта, укучы имтиханга әзерләнү барышында алган өстәмә белемен файдалы итеп куллана алуга ирешер иде.
Фикерләрдән күренгәнчә, яңалык гомумән алганда уңай кабул ителде. Хәзер аны канун итеп гамәлгә кертү шушы эш өчен җаваплы кешеләр кулында. Тик белем бирү стандартларына һәм мәгарифкә кагылышлы бар үзгәрешләр дә иң элек яхшылап уйланырга, тикшерү узарга тиеш. Укытучылар, укучылар һәм ата-аналар фикере исәпкә алынса да зыянлы булмас иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: