Шәһри Казан

Язмыш ярларында – синең исем

Әле кояш нурларының әсәре дә юк - авыл өстендәге куе-кара төн юрганы иренеп кенә үз чабуларын җыеп маташа. Анда-санда эт өреп куюлары, чокырланып буразналанган көзге пычракта урам уртасыннан ат җигелгән арбаларның узуы, хуҗалыкларда чиләк-бидон тавышлары яңгырап куюы гына таң сызылганын белдереп куя. Җиңелме соң инде авылда тормыш көтү!

Реклама

Ә Клавдиянең инде күптән кырыкмаса-кырык эше төгәлләнгән. Шулай булмый ни: дүрт баласын мәктәпкә әзерләп, бер кочак китап-дәфтәрен кочаклап, ул инде мәктәбенә ашыга. Укучылары килеп җиткәнче үзен тәртипкә китереп, чәй яңартасы бар аның. Күрше авылдан килгән балаларны шулай чәй эчертеп, юешләнгән кием-салымнарын киптерергә куймасаң, эшләр харап - хәзер хасталаначаклар. Чакрымнар үтеп алар мәктәбенә йөргән сабыйлар хәлен аңламыймы соң инде ул! Инде болай да мәктәпләре мактанырлык түгел - искерде ул, түшәмнәре дә җимерелергә тора. Калинин район үзәгенә барып, Татар Мөшегенең мәгариф учагын яңартыр өчен акча да даулыйсы бар әле аның...
Район башкарма комитеты рәисе Абдуллин янына бару үзе бер тарих булып теркәлә. Анда да таң беленә башлаганчы, район үзәгенә барып утырды Клавдия. Кабул итү бүлмәләрендә утлары да юк икән. Абдуллинның эшенә килешенә йоклап китәрмен дә, рәис аңа абыныр дип кем уйлаган инде. Коты чыккан Абдуллин: «Кем бу?» - дип кычкырып җибәргәнен сизми дә кала. «Татар Мөшеге мәктәбе директоры Смирнова булам мин, - ди Клавдия. - Мәктәпне эшләтү өчен, сездән акча сорарга килдем». «Эш өчен йокысын калдырып йөргән кешегә ничек акча бирмисең инде», - дип, резервтагы соңгы биш мең сумны алып бирде аңа Абдуллин. Мәктәп директоры өчен моннан да куанычлы мизгел була аламы соң! Бер басасы урынга мең басып кайтты Клавдия Алексеевна. Менә бәхет дисәң дә бәхет бу - Татар Мөшеге һәм аның тирә-юньдәге балаларга әле тагын ничә еллар рәхәтләнеп укырлык итеп мәктәп торгызачаклар алар!.. Инде 19 яшеннән мәктәп директоры камытын киеп, мәгариф системасында бөтен тырышлыгын куеп эшләгән Смирнованың шатлыгы күкрәк читлегенә сыярлык түгел иде...
Синең исем - туган мәктәптә
Шуңа да 80 еллык тарихы булган мәктәп - Татар Мөшеге, үзенең тарихы белән бергә, белем алып чыккан шәкертләре белән дә лаеклы мактана ала. 1930-31 елда ачылган мәктәптә бүгенге көнгәчә 1700гә якын укучы белем алып чыккан әнә. Шушы чор эчендә ике мәктәп бинасы күтәртелгән, йөздән артык мөгаллимнең исеме тарих битләренә теркәлгән. Быелгы яңа уку елы ачылышы исә икеләтә шатлыклы булды бугай. Әлеге бәйрәм кичәсенә килгән мөхтәрәм кунаклар каршында Минзәлә муниципаль район хакимияте башлыгы Рәсим Садыйков мәктәпкә Клавдия Алексеевна Смирнова исеме бирелүе турында хәбәр итте. «РФ халык мәгарифе отличнигы» исемен алган, 1952-1960 елларда Татар Мөшеге мәктәбе директоры булган Клавдия Алексеевнаның әлеге тантанада хәләле - Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленин ордены кавалеры Нәҗип Галимәрдәнов кына катнашты. Үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Нәҗип ага өчен шатлыклы да, моңсу да тантана иде бу - Клавдиясе алар арасында юк шул. Әле менә ярый, бар тырышлыгын куеп эшләгән мәктәбенә аның исемен бирделәр. Исән булса, ул да 85 яшен билгеләп узар иде дә, өйләре дүрт балалары, оныклары белән шау-гөр килеп торыр иде...
Сез иң гүзәл кеше икәнсез!
1937-1940 елларда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаган зифа гәүдәле, озын буйлы, көләч, такмаклар җырларга яратучы Клавдия Смирнова Минзәлә районының Рус Мөшеге авылында туып үскән. Сандра түти белән итек басучы Алексей дәдәй гаиләсендә өч бала үсә алар, Клавдия - арада төпчекләре - 1922 елның 20 ноябрендә туган кыз. Сандра түти Александрын - бала югалту ачысын татыгач, Клавдияне үз яныннан җибәрергә теләми. Әмма Алексей бабай, он һәм бәрәңге төяп, Клаваны барыбер Минзәлә көллиятенә илтеп куя. «Кире кайта күрмә, тырыш, кеше бул», - ди кызына. Шулай булмый ни - Клавдиясе мәктәптә дә уңган-булганнар исемлегендә иде!
Укуын тәмамлауга, кызны Актаныш районының Чуракай җидееллык мәктәбенә укытырга җибәрәләр. 1941 елда кыз шушы мәктәптә директор итеп билгеләнә. Бу вакытта аңа нибары 19 яшь була. Аннан ул вакыттагы Калинин (хәзерге Актаныш) районы халык мәгарифе бүлегендә педагогия кабинеты җитәкчесе булып эшли. Соңрак Пучы мәктәбендә татар теле укыта. Укучылары арасында исә киләчәктә Татарстанның булачак беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә. 1949 елда язмыш Клавдияне Минзәләнең Татар Мөшеге мәктәбенә китерә. Озакламый әлеге мәктәпнең директоры булып эшли башлый. Шул ук вакытта үзенең бәхетен дә очрата - армиядә җиде ел хезмәт итеп кайткан Нәҗип Галимәрдәновка кияүгә чыга. Берничә елдан гаиләдә Нәҗипне Казан авыл хуҗалыгы институты каршындагы җитәкче кадрлар әзерләү мәктәбенә өч елга укырга җибәрергә кирәк дигән карарга киләләр. Бу вакытта Клавдия өченче баласына авырлы чак, әле җитмәсә, пыр тузып яңа мәктәп салдыру нияте белән чабып йөри...
Узган еллар сокланырлык
Өй салуның ние бар - мүклисе дә, чутлыйсы, дисәң дә... Мәктәп кадәр мәктәпне торгызу ниятенә биш куллап ярдәм итәргә атлыгып торучылар муеннан булмый шул. Клавдия Алексеевна, мүк эзләп, үзе авылларга чыгып китә. Иптәшкә - бергә эшләүче ике хезмәттәше. Ничәмә-ничә авылдан кире борыла алар. Шөгер (хәзерге Лениногорск) районының Бәкер авылына килеп кергәндә, куе томан төшкән була. Урамның бер ягыннан икенчесе күренә торган түгел. Сездә мүк юкмы, дип кычкыруга, урамның теге ягындагы үзләре белән үк килгән Инсаф абыйлары шаяртып та ала: «Юк шул, кызым, үзем дә шул ният белән килгән идем!» Бәкердән мүкле булып кайтып китә алар, аннан такта, кадак юнәтү эшенә керешәләр. Янып эшли Клавдия Алексеевна, булсын дип эшли.
Әмма бар да ал да гөл булмый шул... Смирновага ялган әләкләр татырга да, үз намусын яклап, катгый торырга да туры килә. Әмма ул укытучы исеменә тугрылыгын гомере буе саклый. Мәктәпне яңартып, аның диварлары балалар тавышына күмелүен күрүдән дә рәхәте, шәкертләр рәхмәтеннән дә зуррак бүләк була аламы?! Нәҗибе укуын тәмамлап кайткач, «утызмеңчеләр» сафында колхоз рәисе булып билгеләнә. Егерме елдан артык рәис булып хезмәт куя ул, Ленин ордены кавалеры була. Әлеге югары бүләктә Клавдиясенең дә өлеше биниһая зур. Дүрт баласын да ире янәшәсендә кеше иткән Клавдия Алексеевнаның ана буларак ирешкән уңышлары да сокланырлык. Нинди заманнарда, нинди шартларда үстерделәр алар балаларын!..
Бүген Татар Мөшеге мәктәбе шуңа да мәртәбәле, тырыш хатын-кыз исемен йөртә. Алдагы тарихында да анда Клавдия Алексеевна кебек үз эшенең осталары булган мөгаллимнәр генә укыта күрсен дә, мәгариф учагы сүнмәсен генә. Үзе исән булып, бүген - 20 ноябрьдә 85 яшен билгеләп үтсә, мөгаллимә дә шул ук сүзләрне әйтер иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: