Шәһри Казан

Зачет кенәгәләре интернетка күчә

Быел урта белем бирү йортларында билгеләр электрон зачет кенәгәсенә куела башлаячак. Әлеге пилот-проект Казанның биш уку йортында кертелә.

Реклама

Электрон зачет кенәгәсе мәктәпләрдәге электрон сыйныф журналы һәм көндәлекнең бер аналогы булып тора. Хәзер студентлар, зачетка өйдә калды, дип, начар билгедән кача алмый инде. Хәер, яңалыкны күбесе уңай бәяли. Ул югалмый һәм таушалмый, күтәреп йөрисе түгел.
2015-2016 уку елында мондый зачет кенәгәләре Татарстанның барлык уку йортларында керәчәк. Проектны тормышка ашыру өчен дәүләт казнасыннан 5 миллион сум акча бүленгән.
Электрон зачеткадан кулланган һәр кешегә логин белән пароль биреләчәк. Аның аша шулай ук кабул итү комиссиясе эше белән танышып булачак. Уку процессы, фәннәр исемлеге, семестр озынлыгы кебек мәгълүмат урнаштыру да каралган. Билгеләрдән чыгып, студентларның үз рейтингы булдырылачак.
- Әле проектның беренче генә елы. Шуңа да кәгазъ зачет кенәгәләреннән бөтенләй баш тартырга ашыкмыйбыз. Билге башта иске зачеткага куелса, соңрак электрон форматка күчереләчәк, - дип сөйләде Казан төзелеш көллиятенең директор урынбасары Ольга Валухина.
Көллияттә әлегә программаны өйрәнү, уңайлаштыру процессы бара. Уку планы да электрон кенәгә таләпләренә нигезләнеп ясала икән.
- Проект укытучылар эшенә җиңеллек китерәчәк. Элек бер үк әйберне берничә тапкыр күчерергә туры килсә, хәзер барысы да автоматлаштырылган. Электрон ведомостька куйган билге туп‑туры зачеткага күчәчәк, - дип белдерде директор урынбасары.
Урта белем бирү йортларында алдагы елларда кертелгән электрон гариза тапшыру проекты уңышлы гына эшләп киткән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: