Шәһри Казан

Чатыртауның хәтере сак

Халык язучысы Марсель Галиев әсәрләрендә еллар дәвамында мәдхия укылган Чатыртауны яратып, шуның җылы җиленә йөзеңне куеп, бер оеп, хисләнеп аласы иде диючеләр, мәгърур тауның сакчы-байбаклары белән күзгә-күз очрашасы килеп калучылар аз булмагандыр.

Әдипләребез Чатыртау, Чатыртау дия торгач, ниһаять, аңа башкаларның да юлы-эше төшәрлек тәҗел сәбәпләрне таба торалар Азнакайда. Чатыртау әле тирә-юньдәге бөтен парапланиристларны үз җиленең кодрәтен сынарга дип дәшеп ала; әле үзен халкыбызның гореф-гадәтләрен, борынгы җырлы уеннарын бөтен кешегә күрсәтерлек, ишеттерерлек иң лаек биеклек дип белдерә дә (диңгез өсте тигезлегеннән 321,7 м!) фольклорчыларны үз эргәсенә «Чатыртау җыены»на чакыра. Ә инде түбәсендә кылганнар йөгергән Чатыртауга мендеңме, М.Галиев әйтмешли, син инде Тарих хәтерен уятасың...
Төрки халыкларның «Чатыртау җыены» фольклор фестиваленә җыелучылар менә икенче ел рәттән тау хәтеренең саклыгын, әлеге биеклекнең мәһабәтлеген үз күзләре белән күреп, яратып китә. Кем-кем, ә менә каршыңда Емельян Пугачев үзе йә булмаса Бәхтияр Канкаев белән бергә дистәләгән ат менгән яугирләр пәйда булса, нинди хисләр кичерерсез икән? «Нишләп баш киемеңне салмыйсың? Бу, минем уйлавымча, государьны хөрмәтләмәү, аңа баш имәүме?!» Государь алдында тез чүксә дә, тавышы көр Бәхтиярнең: «Татарның башыннан баш киеме башы белән бергә генә салына, галиҗәнап...» Ничә генә ишетсәң дә, күңелләрне тетрәндерми калмас бу юллар. Зынҗырлы аяклар гына җитмәгән, сак астында кәйлә белән бакыр базларыннан руда «чыгаручыларын» күр тагын. Якын-тирә авыллардан ярлы-ябагайны җыеп ике шахтадан менә шулай елына унар мең пот (!) бакыр чыгарып, Идел-Чулман буендагыларны кыйммәтле чимал белән тәэмин итеп торган бит... Иң якын кешесенә сөйләгәндәй, әнә шулай бер-бер артлы эч серләрен ача барды Чатыртау. Үзенә дан җырлаган мәшһүр шагыйрьләр - Балтач егете Марсель Галиев, Урсай егете Илдус Гыйләҗев, Әсәй егете Нур Әхмәдиевләрне дә уртага дәшеп ала ул. Һәм шул мәлдә тау рухы шигъри аһәңгә төренә. Тора-бара Уразайдан Ирек Бәдретдинов, Үчәлледән Рөстәм Закуанов та кушыла аларга. Кунакларның күңелләрен тетрәндерерлек тамаша (режиссер һәм алып баручысы - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миннеханова) күрсәтеп, тауның үзе кадәр биек итеп пешерелгән чәк-чәк белән генә сыйлап калмады, изрәп пешкән кып-кызыл, хуш исле җиләкләрен дә алдыбызга китереп салды Чатыртау. Аю, байбаклары да халык арасында иде аның.
Чатыртауга кайту, менү, аны күрү кирәк
- Әлеге фестиваль ул - татар халкының бәгыреннән чыккан сәнгатьне югарыга чөю, күтәрү. Бүген фольклор коллективлары сәнгатьне Чатыртау биеклегенә куеп карадылар. Бу - тирән фикерле бәйрәм, ул шул ук вакытта татарның милли рухын югары чөю белән бер. Ә Чатыртауны, мәхәббәтне аңлатып булмаган кебек, гади сүзләр белән генә аңлатып та булмый. Чатыртауга кайтырга, менәргә, аны күрергә кирәк. Аңа күп нәрсә сыйган: түбәсенә менеп Ходайга бер якынаеп алу да, шул ук вакытта аның җилләрендә бер сафланып төшү дә, дус-иш белән җыелышып күрешү урыны да ул. Чатыртауны ниндидер энергетикасы булган бер нокта дип саныйм. Биредә шуның кадәр хозурлык. Чатыртау байбаклары үзе бер тема. Мин бер елны аларны көне буе төшердем, шуннан дуслашып калдым. Алар бөтенесе мине таный. «Ул әйбәт, ул безгә тими, безнең турыда язды», - диләр. «Чатыртау җыены»нда икенче ел рәттән катнашучы әдип Марсель Галиев, уй-фикерләре белән уртаклашып, әнә шулай бераз шаяртып та алды.
Бу без күргән әйбер түгел
Кунаклар арасында Чатыртауга тәүге тапкыр аяк басучылар да аз түгел иде. «Әлкәй мишәрләре» фольклор төркемен оештырган ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринас Шиһапов белән дә сөйләшеп тордык. «Мондагы халыкка исебез китте. Бар да ачык йөзле, үзләренең булдыклы икәннәрен тоеп, горур яши торган халык икән биредә. Башка җиргә барабыз - кеше йомык. Дистә еллар буе конкурстан, фестивальдән кайтып кергән юк.Мондый кунакчыллыкны, мондый игътибарны соңгы елларда бөтенләй дә күргән юк иде. Чатыртауны сокланып күзәттек. Мондагы җәнлекләрне, ят үләннәрне, әби чәч-кылганнарны да беренче күрүебез», - ди ул, соклануларын яшермичә. Аның фикерен Бөгелмә районы мәдәният йорты директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Ногманова да куәтли. «35 ел мәдәнияттә эшләп, нинди генә бәйрәмнәрне күрмәдек тә нинди генә җирләрдә булмадык. Безне ни белән дә булса шаккатыру да авыр кебек, әмма Чатыртау җыены ул бөтенләй башка. Бу без моңа кадәр күргән әйбер түгел. Монда риваятьләр күзгә күренеп җанланды, ә иң әһәмиятлесе - шуны матур итеп, кешедә булмаганча күрсәтеп бирә алдылар. Биредә үзебезнең тамырларыбызны тойдык, күп кенә сорауларыбызга җавап таптык», - ди ул.
Өметләр зурдан
Азнакай районы һәм шәһәре мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Сәетҗан кызы Хафизова исә бу проектның күптәнге хыял булуын ассызыклый, чөнки ул үзе дә студент елларында ук мәшһүр «Сорнай» фольклор ансамблендә җырлап йөргән кеше. «Чатыртау җыены» проекты ике ел рәттән (2012-2013) Мәдәният министрлыгының грантын отып килә. Беренчесе грант төбәк конкурсын үткәрү өчен әзерләнгән булса, быелгысы республика күләмендәге бәйгене күздә тоткан. Инде 2014 елда төбәкара фестиваль үткәрү турында хыяллана азнакайлылар. Димәк, киләчәктә Башкортстан, Чуашстан һәм төрки халыклар яшәгән башка республикалар да катнаша алачак фестивальдә. Төркиядәге тугандаш шәһәрнекеләр - тарсуслылар да читтә калмас дип фаразлыйлар.
- «Чатыртау җыены» республикада төрки халыкларның бөтенесен бергә җыйган беренче фольклор фестиваль дип уйлыйм. Ул төрки халыкларны дуслаштыру, аралаштыруны күздә тота. Икенчедән, иҗат әһелләренә илһам, рухи көч биреп торган, республикадагы иң биек нокталарының берсе булган Чатыртауны бик тә күрсәтәсебез килә, - ди Гөлсинә ханым.
Чатыртаудан килгән аһәңнең кайтавазын ишетү күңелгә хуш килсә дә, тынычланырга иртәрәк, бу әле эшнең башы гына. Чагыштырып карасак, былтыр нибары 6 район гына фестивальдә катнашырга теләк белдергән булса, быелгысында 13 районнан 290 кеше килде. Әле Кукмара, Теләче кебек, теләге булып та, чит төбәкләрдә уза торган Сабан туйларында катнашу, үзләрендә республикакүләм чаралар узу сәбәпле, килә алмый калганнар да бар. Азнакай муниципаль район хакимияте башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин үзе дә бу проектка бик зур рухи мәгънә сала һәм аның үсүенә зур өметләр баглый. Фестиваль популярлашсын, танылсын өчен, һәрьяклап ярдәм кулы суза.
- Чатыртау төбәгебезнең үзенчәлекле тамгасы, визит карточкасы, горурлыгы булып тора. Борынгы заманнарда ук биредә җыеннар үткәрә торган булганнар. Шушында килеп, төрле мәсьәләләрне уртага салып хәл итү гадәте яшәп килгән. Шуңа күрә дә Чатыртау киләчәктә рухи, мәдәни бер Мәккәгә әйләнер дип уйлыйм. Лаеш районында уза торган «Каравон» бәйрәме, Алабугадагы Спасс ярминкәләре кебек үк, «Чатыртау җыены» да танылыр, елдан-ел тагын да күбрәк коллективларны үзенә җәлеп итәр, үсәр, талантларны ачарга булышыр дип өметләнәм, - ди хаким.
Халык та дәррәү күтәреп алды, Сабан туена килгән кебек агылды җыенга. Якын-тирәдәге авылларның бөтен малайлары да шушында иде булса кирәк. Күбесе, чыгасы көтүләренә дә чыкмый, ат менеп килгән, чөнки яугирләр роле аларныкы иде. Исең-акылың китмәле: атлары да инде тәмам тыңлаучан артистларга әйләнеп беткән.
Танылган шагыйребез Илдус ага Гыйләҗев белән дә сөйләшеп тордык. «Бик киләсем килеп килдем», - ди ул да. - Бу ифрат зур эш. Монда халыкның рухы күренә. Халык җырлары үзе бер хәзинә. Махсус шигырь язарга утырып та андый сүзләр табып булмый. Фестивальне оештыруга, үткәрүгә шуның кадәрле көч түгелә. Шуңа күрә аны тагын да күбрәк кешегә күрсәтәсе килә. Монда бер генә буш урын да калырга тиеш түгел. Чатыртау ул электән дин әһелләренең җыелу урыны булган. Бу хакта безнең Җәүдәт абый Сәлаховның бик тәфсилләп язып чыкканы да булды. Ут ягып хәбәрләшү урыны да булган Чатыртау. Саный китсәң, Чатыртаудагы хикмәтнең исәбе-хисабы юк».
Бәһаләп бетергесез эш
ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, жюри әгъзасы Сания Әхмәтҗанова (Казан), «Чатыртау җыены»н милләтебезнең киләчәгенә хезмәт итүче проект буларак бәяләп, башкалар белән беравыздан: «Фестиваль татар халкын дөньяга югары дәрәҗәдә таныта алырлык чара булып өлгереп җитәргә тиеш», - дип белдерде.
Борынгы милли ядкарьләребезне саклап калу һәм яшәтүдә фольклор ансамбльләренең фидакарьләрчә көч куюын, андагы иҗади рухны да күрсәтте фестиваль. Сарман районының «Ләке» (җитәкчесе - Раилә Асанова) фольклор коллективын гына алыйк. Анна Гумарова кебек - 75, Тамара Подвалова, Валентин Кузьмин шикелле 72-73 яшьтә дә җырлап-биеп, милли традицияләрне яшь буынга җиткерүчеләребез бар бит, рәхмәт яугыры.
***
Сайлап алу туры узганнан соң, фестивальнең төп өлеше шәһәрнең нәкъ уртасында булган стадионда дәвам итте.
- Фольклор коллективлары нигездә микрофонсыз эшләгәнлектән, монда тавыш булу мөһим. Фестиваль җиңүчесе дип табылган фольклор коллективларында бар да гармониядә иде - костюмнар да, куелыш та. Аларда вокал һәм хореографиянең ятышлы булуы да билгеләп үтелде. Кызганыч, кайбер коллективлар фольклор бәйгесенең таләпләрен аңлап бетермәгәннәр. Программада стильләштерелгән музыка килеп кергән очраклар да күзәтелде, - ди жюри рәисе, Азнакай муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Рашат улы Гыйләҗев.
Шулай итеп, фестивальнең күрке булган Бөгелмәнең «Зөбәрҗәт» (Карабаш бистәсе), Азнакайның «Җанашым», Сарман районының Ләке авылы мәдәният йортыннан «Иганә» фольклор коллективлары «Чатыртау җыены»ның иң зур бүләге - Азнакай муниципаль район хакимияте башлыгының 15әр мең сумлык сертификатына һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Ә Баулының «Нәүрүз»е коллективның ишле булуы, Питрәчнең «Моңлы тамчылар»ы, чыннан да, моңлы тавышлары белән аерылып торды һәм жюри аларны аерым бүләк белән билгеләп үтте. Өлкән буын башкаручыларын туплаган Тукай районының «Сәйлән»е шулай ук фестивальнең «Яшь йөрәкләр» дигән махсус бүләгенә ия булды. Фестивальгә килгән бер генә коллектив та бүләксез калмады - һәркайсы дипломнар, Азнакайның кулланма-гамәли сәнгать осталары («Азнакай сувениры», «Актүбә уенчыгы») җитештергән сувенирлар белән бүләкләнде. Узган елгы беренче фестивальдә үк Риф Гатауллин: «Әлеге җыен - бәһаләп бетергесез эш. Фольклор ул - бүгенге көндә кешелекнең бердәнбер архивы», - дип белдергән иде. Моның шулай икәнлегенә кайта-кайта инанырга һәм бу эшнең дәвамлы булуын күрергә язсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: