Шәһри Казан

Артист кулыннан килмәгән эш юк

Моннан берничә ел элек артистларның «Студенец»тагы бакчаларында булып, аларның уңганлыгына сокланып кайткан идем инде. Бу юлы да шулай булды. Театрда репетицияләр башлангангамы, артистлар гына аз калган. Кемгә генә килеп кермә, аларның һәркайсы кунакчыл.

Иң элек Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаевлар бакчасына тукталдым. Бакчаның һәр җире чиста, пөхтә. Бер генә чүп үләне дә күрмәссең. Наил абый да, хатыны Татьяна Григорьевна да чын-чынлап җир кешеләре. Алар бу бакчага тәүге тапкыр 1989 елда аяк басканнар. Ике катлы өйләрен төзүчеләрдән эшләтсәләр, мунчасын Наил абый үз куллары белән төзеп куйган. «Аңа хәтле берни дә төзегәнем юк иде. Артист булганны аны гына булдырырмын әле, дип керештем мин аны эшләргә». Ул еш кына әнә шулай шаяртырга ярата. Аларны биредә салкын көннәрдә яшәү дә куркытмый, чөнки нәкъ авылча, ягыла торган мич тә чыгарып куйганнар. «Балаларның үз бакчалары булгач, без үз көебез белән генә эшләргә күнеккән»,-ди Татьяна Григорьевна. Бакчада өлгергән җиләк-җимештән кайнатмаларын да кышка җитәрлек ясап куйганнар. Быел табигать тә шифалы яңгырлары белән сөендергән үзләрен.
Наил абый килгән кунакларны үзе тоткан балыклар белән сыйларга ярата. Балыклары да аны яраткан сыман, гел эреләре генә эләгә. Заманында Марсель Сәлимҗанов үзенә капмаганга эче пошкач, буш кайтмасын дип, Н.Дунаев аңа үзе тотканнарын биреп кайтара торган була. «Балык дәрәҗәгә дә, матур кармакка да карамый ул», - ди артист.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Хәйретдинованы җәен шушы Идел ярларындагы һава яшәтә дә инде. Алар яздан ук бакчада яши. Ишегалларына килеп керүгә, пар зәңгәр чыршылар каршы ала. Берсеннән-берсе матур, күзләрне иркәли торган чәчәкләр янында камырлык агачының җимешләре өлгереп килә. Һәрвакыттагыча, Нури абый кышка җиләк-җимештән кайнатмасын, кагын, кызыл карлыганнан желе әзерләгән. «Нури эшләргә рөхсәт итми, ул юкта бераз кыймылдап алам», - ди Рауза апа. Тиздән шифаханәгә барырга да җыеналар.
Равил Шәрәфиевләрнеке янәшәсендә Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкаевлар бакчасы. Суфия апа биредә җәй буе диярлек үзе генә яшәп ята. «Рәшит абыегыз гел концертлар белән йөреп торганга, еш килә алмый. Минем кайтуыма ашарга пешереп каршы ала», - ди ул. Быел Суфия апаның сливасы, грушасы бик уңган. Түтәлдә берсеннән-берсе матур булып үсеп утырганнарын күреп, «Нинди матур чәчәкләр», - дип иелеп карасам, алар ачы борыч булып чыкты. Суфия апа башкарган эшләрне күргәннән соң, Рәшит абый хатынын юкка гына мактамый икән, дип уйлап куйдым.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевләр бакчасына килеп керүгә, иң элек оныклары Шадэ йөгереп чыкты. Биредә алар якты яздан башлап кара көзләргә хәтле яши. Быел оныкларын сентябрьдә мәктәпкә озатасылары бар. Әле кичә генә үзенә җиде яшь тулганына сөенеп туймый кызчык. Үзе ясаган бик мәгънәле рәсемнәрен дә күрсәтеп алды ул.
Аларның бакчасы гөлбакчаны хәтерләтә. Салаватка бүләк итү өчен, аның концертына үз бакчаларында үскән япон гладиолусларын алып барганнар. Раушания ханым быел күбрәк алмадан повидло әзерләгән. Равил абый бер тамашачы бүләк иткән роза чәчәге ботагы белән виноград үсентесен өйгә алып кайтып үстерергә әзерләп куйган. Быел помидорлары 3 июньдә үк кызарган. Равил абыйның сөйләгәннәре үзе бер юмор: «Әзһәр Шакировка бер кызыл помидор алып кергән идем. «Мине картайту өчен алып кердеңмени?» - дип каршы алды». «Бу помидорларны декабрьдә үк утыртасызмы әллә?» дигән сорауны күп яудыралар аңа. Ә ул: «Юк, ноябрьдә» - дип җавап кайтара.
Ягарга утынын да арба белән үзләре ташый икән. Сатып алырга акча жәлләүдән түгел, бер үк вакытта урман чистарту белән дә файда китерәләр. Үз бакчаларында да агачларның ниндиләре генә юк?! Чыршысы, баланы, алмагачы, хәтта имәне дә бар. Шундый гүзәллекне ташлап беркая да китәсе килми аларның. Хәтта бу арада стоматологка баруны да кирәк тапмаган. Равил абый авырткан тешен, ишеккә бау бәйләп, үзе суырып алган.
Алар бакчасында нәрсәгә генә күз салсаң да, иске әйберләр яңартылган. Һәркайсына үзенең күңел җылысын биреп эшли артист. Хәтта революциягә кадәр талчыбыктан үрелгән урындык та бар анда. Анысы Чепья авылы мәчетендә сакланып калган булган. Гастрольләргә барган җирдән иренмичә шуннан алып кайткан.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе музыкант Фуат Әбүбәкеров өенә кергәндә, ул яңа гына җыеп алган черри сортлы помидорларын консервлап йөри иде. Фуат абыйның йорты үз куллары белән җиткерелгән, тирән итеп базын да казып куйган. Алмадан сок ясаган, кыярлар тозлаган. Быел виноградлары бик уңган, «мине өзегез» дигәндәй, тәлгәшләре сыгылып тора. Заманында үзе Ташкент якларында яшәгәнгәме, Фуат абый пылау пешерергә ярата икән. Аның өчен миче белән казаны да бар. Ул әле оста балыкчы да.
Наил Дунаевларныкыннан ерак түгел Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова бакчасы урнашкан. «Мин чәчәкләр үстерергә яратмыйм. Бәрәңгесе дә, сарымсагы да барыбер чәчәк ата бит. Чәчәкләремне авыр куллы кешеләргә биргәнгәдерме, кул китте. Хәзер җиләк-җимеш кенә үстерәм. Минем күршем үзе дә ял итми, миңа да тынгылык бирми», - дип сөйләп китте Фирая ханым. Быел аның бакчасында помидор, кыяр белән бергә ташкабак бик уңган. «Бакча эшләре туйдыра башласа, шәһәргә китәм. Анда фатирда төзекләндерү эшләре башладым. Аннары репетицияләргә дә йөрисе бар», - ди ул.
Равил абый үзләре яныннан ерак булмаган Салават Фәтхетдинов бакчасына да алып барды. Тик үзе генә очрамады җырчы, концертлары вакытында гына килеп киткән булган. Ул авыл тормышын чагылдырган музейны хәтерләтә.
Биредә күңелне моңсулык та биләп ала, чөнки шактый артистлар якты дөньядан китеп барган. Шәүкәт Биктимеров, Рауза Әхмәрова, Рәсим Сәлахов, Николай Юкачев кебек артистларның балалары бакчаларын саклап тоталар. «Без шушында яшәгәндә генә театрда эшләгән утыздан артык кеше китеп барды», - дип искә алды Наил Дунаев.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: