«Болгар радиосы» премиясе лауреатлары иләк аша иләнә»

13 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Быел ул икенче тапкыр оештырыла. Әлеге проектның җитәкчесе «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары - генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова «Шәһри Казан» газетасы сорауларына җавап бирде.
- Миләүшә Ләбибовна, «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе нәрсәсе белән үзенчәлекле? Аны «Татар җыры»н кабатлый дип әйтүчеләр дә булды. Моның белән килешәсезме?
- Мин бу ике чараны һич тә чагыштырмас идем. Алар бөтенләй төрле. «Болгар радиосы» премиясе лауреатлары ел дәвамында «Яңа гасыр» телевидениесендә «Музыкаль дистә» тапшыруында тавыш бирү юлы белән сайлана. Тавыш бирү ачыктан-ачык бара, аны һәркем күреп тора. Гомумән, мондый проектлар күбрәк булсын, алар бер-берсенә һич комачауламый, киресенчә, эшләү, эзләнү өчен стимул тудыра.
- Теләгән һәркем премиягә дәгъва кыла аламы?
- Катнашучылар арасында «Татар моңы» конкурсларында беренче, икенче урыннарны яулаучы җырчылар бар. Алар эстрадага дулкын кебек килеп керде, яңа сулыш алып килде. Хит-парадта катнашасы җырлар башта сәнгать советы аша уза. Безнең таләпләргә туры килмәгәннәре төшеп кала. Әйткәнемчә, лауреатлар «Музыкаль дистә» тапшыруында ачыклана. Сайланганнарның 80 проценты - яшьләр.
- Ә ул тавыш бирү гадел дип уйлыйсызмы? Бер кеше, әйтик, җырчының туганы да күпләп тавыш бирә аладыр бит.
- Хәзер бер кеше 100 SMS тан артык җибәрә алмый. Элек бер телефоннан 300‑500 тавыш бирү очраклары да бар иде. Шуңа күрә чикләүләр керттек.
- Премияне тапшыру тантанасыда быел нинди яңалыклар булачак?
- Быел сәхнәдә оркестр булачак, җырчылар «тере» тавыш белән җырлаячак. Җырларның заманчалары да, «Рәйхан», «Имәннәр шаулый» кебек халыкныкылар да керде. Заманча проект булса да, халык күңеленә уелып калганнарын да чыгарасы килә. Аннан «Казан» бию ансамблен, «Шарм» бию театрын, Алабугадан бию коллективын чакырдык. Тантананы «Фантазия» джаз оркестры башлап җибәрәчәк.
- Соңгы вакытта Казанда уза торган фестивальләргә кунаклар да килә. Сез кемнәрне көтәсез?
- Австралиядә яшәүче милләттәшебез Зөлфия Камалованы чакырдык. Ул үзенчәлекле тембрлы, үзенчәлекле башкаручы.
- Алып баручылар ролендә кемне күрәчәкбез?
- Быел да сәхнәдә «Музыкаль дистә» хитлар парадын алып баручылар Айсылу Хаҗиева белән Рөстәм Гайзуллин булачак. Бу проектта катнашучы җырлар, җырчылар турында алардан да күбрәк белүче юктыр. Шулай ук Камал театры артистлары да катнаша. Калганнары әлегә сер булып калсын.
Ел буе көткән тантанага санаулы көннәр калып бара
2014 елның 13 декабре, «Пирамида» сәхнәсендә «Болгар радиосы» икенче милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы. Татар эстрадасының иң популяр артистлары бер сәхнәдә.
«Татарстан-Яңа гасыр» каналындагы «Музыкаль дистә» тапшыруы кысаларында ел дәвамында барган тавыш бирүдә телетамашачылар беренчелеккә лаек булган лауреатларны сайлады. Җиңүгә ирешкән композицияләр «киштә»сендә халык мәхәббәтен казанган артистларның җырлары белән беррәттән яшь җырчыларның әле яңа гына табадан төшкән иҗат җимешләре дә урын алып тора.
Менә алар‑2014 елның «Болгар радиосы» премиясе лауреатлары: Хәния Фәрхи, Зөфәр Билалов, Вадим Захаров, Марат Фәйрушин, Нурзадә, Гөлсирин Абдуллина, Азат Тимершәех, Марсель Фәтхуллин, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәб Фәрхетдинова, Чулпан Йосыпова, Илнар Ялалов, Гөлнара Тимерҗанова, Артур Минһаҗев, Айгөл Хәернасова, Фәридә-Алсу, Фердинант Сәләхов, Алсу Әбелханова, Азат Фазлыев, Ирина Сәйфуллина, Гүзәлем, Илнур Баязитов, Илсөя Бәдретдинова, Лилия Миңголова, Рәсүл Салихов, Гөлназ Гарифҗанова, Фән Вәлиәхмәтов, Данис Зәйнуллин, Рафаэль Якупов, Алтынай, Гүзәлия, Эльнар Сабирҗанов, Алинә Давыдова, Лилиана Газизова, Марсель Вәгыйзов, Ренат Гыйльфанов, Илзилә.
Барлык җыр сөючеләрне 13 декабрь көнне кичке 17.00 сәгатьтә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Болгар радиосы» икенче милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында көтеп калабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 апрель 2023 - 21:24Иркәнең ире кайткан: "Ярты ел тилмереп көттем" (+ видео) Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур махсус хәрби операциядән ялга кайткан.135906
-
1 апрель 2023 - 17:55Шизофрения: ышанасызмы, тукталыш белән исәнләшә башлады Яз җитү белән урамда теләсә ничек акырып йөрүчеләр, сәер гамәлләр кылучылар арта. Сәбәбе – психик авыруларның ялкынсыну вакыты җитү. Тукталышларның берсендә кызыклы (дөресрәге кызганычтыр!) хәлнең шаһиты булдым. Урта яшьтәге ир-ат тукталышка якынлаша. Кемнедер танып алган кебек бик максатчан килә. Якын дусты янынадыр, дип уйлап куйдым. Тукталышка килеп җиткән ир-ат кулын алга сузды да...36300
-
1 апрель 2023 - 15:31Матур булсын дип, төрле төскә буялган ояларга сыерчыклар киләме? Күрдегезме әле? Кыр казлары кайткан. Иң башта кара каргалар, чәүкәләр күренде, алардан соң торналар, сыерчыклар, акчарлаклар, соры челәннәр һәм тургайлар кайта башлады. Ә май аенда калганнары кайтып җитәргә тиеш. Иң соңлап керәшәләр көтелә. Алар, гадәттә, 9 майга кайталар.16400
-
1 апрель 2023 - 15:29Умарта оясы: агач яхшымы, пластикмы? Тормышыбызны хәзер пластиктан башка күз алдына да китереп булмый. Бүген күп кенә умартачылар да пластик оялар куллана башлаган. Дөресрәге, пенополистирол һәм пенополиуретаннан эшләнгәнне.29100
-
1 апрель 2023 - 10:30Айгөл Бариева: “Начар сүзләрне тормышыннан уңмаучылар яза..." Социаль челтәрдә Айгөл Бариевага таш булып яуган сүзләр әле бу гына түгел. Араларында: “Бигрәк ачык күлмәк кигәнсең...” — диючеләр дә, “Ирең үлгәнгә күпме генә вакыт үтте, ә син хәсрәтеңне оныттың да...” — дип уклы сүз төбәүчеләр дә бар. Йөрәктәге ярасына учлап тоз сибүчеләргә Айгөл ничек түзә икән? Күңелен төшермичә яши аламы? Тиң канаты сыну — бер сынау, ә нахак сүзләрне ничек җиңәргә? Айгөлнең үзенә шалтыратып белештек.237808
-
1 апрель 2023 - 10:27Әртистләр боз кыздыра: “Сез карарга килегез!” “Ак Барс” командасы үз тарихында 8нче тапкыр Көнчыгыш финалына чыкты Бер, ике, өч... Өчтән соң көч, дип әйтергә яратабызмы әле?! Менә шул көчне күрсәтер чак җитте. Безгә түгел – “Ак Барс” хоккейчыларына!31101
-
31 март 2023 - 13:35«Сынганнары белән бергә җыеп кисәргә туры киләчәк» Кыш уртасында яуган яңгырлар, исегездәдер, агач-куакларны бозга төрде. Кәүсәләре авырайды, төз сыннары ирексездән җиргә бөгелде. Күбәләктәй бөтерелгән карлар да үз өлешен өстәде.37101
-
31 март 2023 - 13:00Ифтарга ак төстән киенеп киләсе Бик күп гүзәл затлар көтеп алган Fashion Iftar киләсе атнага, 9 апрельдә узачак. Быел да хатын-кызлар ифтарына 1000 кеше чакырулы.58201
-
31 март 2023 - 12:20«Башкача аның янына кайтмыйм, башкача кайтмыйм», - дип, антлар эчсә дә, ире янына кире кайта Гомерендә күпне кичергән, үз гөнаһлары аркасында язмышның авыр сынаулары аша үтәргә дучар ителгән Рәшит абый да минем белән тулысынча килешә.25121401
-
31 март 2023 - 10:00Фитр һәм фидия: аны кемнәр бирергә тиеш? Бу төр сәдакалар мохтаҗларга адреслы ярдәм ул, аны бүтән максатларга тотарга ярамый Фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят түләү буенча нисаб күләмнәре ничек исәпләнә? Әлеге язмада без бу төр сәдакаларның максатын аңлатырбыз һәм аларны бирергә тиешле һәм әлеге сәдакаларга хакы булган кешеләрнең исемлеген атарбыз.183701
-
31 март 2023 - 09:41Яшәү көче каен суында: тәнгә — дәва, җанга — сихәт Каен суы организм өчен кирәкле органик кислоталар, шикәр, фермент, кальций, магний, тимер тозлары, дуплау матдәләре һәм эфир майларына бай.49800
-
31 март 2023 - 09:29Фирдәвес Зариф: "Кичер мине!" (Повесть) Балыкчы көймәләре тирәсендә ак якалы акчарлаклар бөтерелә. Ул да түгел, сузып, теплоход кычкырта да алар, дәррәү талпынып, шул якка ташланалар. Әйтерсең лә акчарлаклар теплоходларны озатып йөрү өчен яратылганнар.78904
-
31 март 2023 - 09:26"Көрәшкә күбрәк тартылсыннар өчен барысын да эшлибез" Татарстан беренчелекләрендә беренче урынны яулаучыларга бер ел дәвамында 3 мең сум, икенче урынны яулаучыларга - 2000, өченчедә калучыларга 1000 сум акча түләп баралар. Өлкәннәр күбрәк алалар.84600
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
31 март 2023 - 10:45Без имениИн беренче узен кайт яшэргэ автор. Сезгэ карап башкалар да кайтыр. Урамга чыгып утырыгыз кичлэрен. Кеше жыела ул. Башлап жибэруче генэ кирэкКартлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер
-
30 март 2023 - 15:14Без имениНи сэбэпле улгэн, нинди суз ул авыр тормыш хэле ? Урыны ожмахта булсынТатарстанда көллиятнең беренче курс студенты вафат булган
-
30 март 2023 - 17:16Без имениЭйе шулай уйландыра , сагындыра уткан гомер, алдагсысын Аллахы Тагала узе гена белааааКартлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер
-
30 март 2023 - 17:53Без имениАллага шокер исан исан имин яшагез 🤲🤲🤲🤲🤲🤼♂️Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...”
-
30 март 2023 - 22:09Без имениКеше хэлен кеше белми уз башына тошмэсэ Безнен шэхэрдэ дэ эчеп,тон озыны сугенеп,балаларын карамаганнарны курмилэр,э балалар дип яшэгэннэрнен ишек тобеннэн китми тикшерэлэр эш курсэтергэ кирэкме,эллэ куршелэрме бер Аллакаебыз курер эле.Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...”
-
30 март 2023 - 19:40Без имениСобханаллах,бигрэк матур,молэемнэр... Нинди генэ юату сузлэрен дэ табу момкин тугел.Аллаһ Тәгалә куркэм сабырлык бирсен инде.Купме тол хатыннар,ятим балалар артты сонгы елларда.Куплэр калган кеше тора,мэнгегэ киткэннэр генэ кайтмый дилэр.Анысы да дорестер.Лэкин соеп-соелеп яшэргэ генэ тотынган яшь кешенең тол калуы,аны уз башыннан кичергэннэр генэ анлыйдыр.Аллаһ Тәгалә туры жэннэтле итсен иде Раббым бу матур,батыр егетне.«“Әнием, минем өчен догалар укы”, – дип әйтә иде...»
-
30 март 2023 - 22:26Без имениЯшь вакытта кубебез шундый кызу,бу бала акыллыга ошаган кызулыгын акылы белэн идарэ итэр Иншээ'Аллах.Бэхетле бул, кызым!Гөлназ АСАЕВА: «Булачак иремне ике әтиемә дә охшатып сайлыйм»
-
31 март 2023 - 08:53Без имениБик акыллы бала,30 яшьлеклэрнен дэ кайберлэре болай фикерлэми. Афэрин диясе генэ кала. Бэхетле булыгыз,балакаем!Гөлназ АСАЕВА: «Булачак иремне ике әтиемә дә охшатып сайлыйм»
-
30 март 2023 - 04:17Без имениТапканнар дип хэбэр бар иде киче, инстаграмда.Казанда ике мөслимә кыз югалган
-
29 март 2023 - 21:56Без имениСәлам алейкум уа рахматуллахи уа бярякатуху! Бу эшлягян эшляр, югарыда айтелгянчя, иманда булып киткянняргя геня утяля?!? Шулайиы?!Дөньядан киткәннәргә ничек ярдәм итәргә?
-
29 март 2023 - 19:27Без имениБик яратып тынлыйм Фирдусне. Жырлый да, бии дэ. Барысын да булдыра. Узе дэ бик ягымлы кеше. Чын Артист. Горурланабыз. Сэлэмэт булсын. Унышлар, только Алга.Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.17501
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.156805
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.258901
-
30 март 2023 - 16:41"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме?Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә. Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!62903
-
2 апрель 2023 - 12:09Гөлназ Сираеваның никахы булган? Кичә - 1 апрель көнне танылган җырчы Гөлназ Сираева социаль челтәрдә никах фотосын урнаштырды.3000
-
27 март 2023 - 09:21Кукмара, Чаллы, Арча - көрәштәге яңа лидерлар Көрәш буенча Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына узган ярышлар командалар рейтингында сизелерлек үзгәрешләр китереп чыгарды. Гел беренче урында барган Әлмәт командасы 4нче урынга тәгәрәде.107500
-
27 март 2023 - 09:49Кетердәп торган чебурек камыры Әлеге ысул белән ясалган чебуреклар кыздырганнан соң кетердәп торачак. Кирәк булачак: 4 стакан он, 320 мл су, 1 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы тоз.116601
-
27 март 2023 - 09:55Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган? Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм ветераннарның гаиләләренә ярдәм итү өчен махсус фонд булдырырга йөкләмә биргән иде. Хәзер бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителә. Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.56001
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.566317
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика