Шәһри Казан

Бөтен Рәсәйгә бер оста

«Йа Хода, моны кеше үзе эшләп утырамы? Бу бит шуның кадәр авыр - титаник хезмәт!» - күргәзмәләрдә кулланма-гамәли сәнгать остасы Владимир Патлай эшләре белән якыннан танышучы тамашачылар тарафыннан еш әйтә торган сүзләр бу. Үтә четерекле эш булса да, нәтиҗәсе ташка баскан кебек чекерәеп тора шул. «Шәһри Казан» газетасы редакциясенең күргәзмәләр...

Билгеләп үтүемчә, чий дип атала ул иҗат итә торган техника. Исемен дала үсемлегеннән алган ысулның тарихы борынгы күчмә халыкларга ук барып тоташа. Алар шул рәвешле, ягъни чий ботагына чорналган җеп белән үзләренең куышларын бизәп, тормышларына ямь өстәгәннәрдер, ят күздән сакланганнардыр дип гөманларга гына кала. Моның өчен башта үсемлекне җыеп киптерергә, аннан терлек йоныннан җеп үреп, шуны үлән сыгынтысыннан алынган төрледән-төрле буяуларга манарга кирәк булгандыр аларга. Ә безнең көннәрдәге чий ул инде җеп чорналган таякларның «телгә килүе»нә тиң. Владимир Патлай исә кулланма-гамәли сәнгатьнең бу төре белән 30 елга якын шөгыльләнә. Кайбер эшләрне башкарып чыгу өчен алтышар-җидешәр ай вакыт таләп ителүен белгәч, ни өчен бөтен Россиягә бердәнбер шундый рәссам булуын чамалавы кыен түгел. Дөньясы чыгырыннан чыгардай булып әйләнгән заманда аннан да уздырырга тырышып тормыш куучылар өчен түгелдер, күрәсең, бу гамәл. Сабырлар, түземлеләр, кирәгеннән артык үҗәтләр һәм... башаягы белән шул эшкә мөкиббән булучылар гына тарта торгандыр ул йөкне.
Бер күрүдән гашыйк булсаң...
Ә бит барысы да гел уйламаганда гына башланган. «Сәмәркандта яшәп иҗат итүче мәшһүр рәссам Юрий Усейновның шәхси күргәзмәсенә баргач шаккаттым. Җептән дә сурәт ясап була икән бит! Чыннан да, моңа кадәр гомеремдә дә күргән әйбер түгел иде бу. Шуның кадәр җете, шуның кадәр кабатланмас. Һәм мин чын-чынлап гашыйк булдым», - ди рәссам, чий белән беренче очрашу тарихына тукталып.
Ә нигә соң әле шуны эшләп карамаска? Кулы эш белми түгел, рәсем ясауга маһирлыгы булгач, кечкенәдән кулланма-гамәли сәнгатьнең бөтен төрләрен диярлек аркылыга-буйга йөреп чыккан. Калайга чүкеп сурәт төшерү дә, агачка яндырып иконалар эшләү дә, салам кисү дә - берсе дә калмаган. Армия хезмәте дә бизәүче рәссам мәшәкате белән үтеп киткән... Түзми, үзе белгәнчә чий дигәннәрен дә «тәмләп» карарга була. Бер кечкенә генә картинаны ясап бетерүгә, тәвәккәлләп, Усейновка китә. Беренче генә «коймак» булуына карамастан, югары кимәлдә башкарылган эш килеп чыга. Һич көтмәгәндә: «Бергә эшлик!» - дип, эшлекле тәкъдим ясый оста Владимирга. Шул көннән алып Үзбәкстаннан Россиягә күченеп кайтканчы 3 елга якын бергә-бергә иҗат итә алар. Профессиональ рәссам буларак, Ю.Усейнов эскизларны эшләсә, Владимир шулар буенча картиналарны ахыргача башкарып чыга. Бу әле В.Патлайның Фирганәдә чит телләр өйрәтүгә юнәлтелгән Дөнья халыклары гимназиясендә директор булып эшләп йөргән вакытлары була. Шулай итеп, үзенә өр-яңа хобби таба В.Патлай. Ә табадан төшкән һәр яңа эш Сәмәркандтагы «Әлфия» галереясына (Актаныш кызы Әлфия Вәлиева- Әхмәтшина) куела бара.
Владимир Патлайның гаиләсе белән Татарстанга кайтып урнашуына да инде 20 еллап гомер узган. Шуңа күрә дә, кайбер эш алымнарын, ярдәмче җайланмаларны камилләштерә-камилләштерә, осталык үренә аңа үз тәҗрибәсенә таянып менәргә туры килә.
* * *
В.Патлай кулы аша үтеп, таякка чорналган җепләрне километрлап үлчәү мөмкин булса, йөзләрчә, меңнәрчә чакрымнарга сузып булыр иде, мөгаен. Инде күргәзмәдән-күргәзмәгә, бәйгедән бәйгегә йөреп тә шактый юл үтелгән. Дәрәҗәле урыннар, дипломнар да яңалык түгел. Соңгы вакытта гына да ике ел рәттән Мәскәүдә Халыкара күргәзмәдә (2010-11) катнашкан рәссамның эшләрен февраль-март айларында казанлылар ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында узган «Шәрык кәрваны» дип аталган Халыкара күргәзмәдә дә яратып калдылар. Август башында ул янә Бөгелмә шәһәренең төбәкне өйрәнү музеенда шәхси күргәзмәсен ачарга җыена. Анда авторның 40лап эше урын алачак.
Владимир Патлай - һөнәре буенча спорт факультетын тәмамлаган педагог. Шуңа да Бөгелмәгә кайтуга ук, машина төзүчеләр техникумына директор урынбасары булып урнаша ул. Шактый гына дизайн, ландшафт дизайны белән шөгыльләнеп алса да, узган ел янә мәктәпкә физкультура укытучысы булып килгән. Шуңа да: «Ике бик яраткан эшем бар: балалар укыту һәм иҗат белән шөгыльләнү», - дип кабатларга ярата ул. Август аена тәгаенләнгән күргәзмәсенә дә укучылары дәррәү булып килер дип өметләнә оста.
«Барысы да гаиләдән»
- Әтием - бизәүче рәссам Виктор Александрович кебек үк нинди дә булса реклама, транспарант эшләүнең, теләсә кайсы спорт залын бизәүнең миңа да электән үк бер кыенлыгы да юк иде. Әнием Елизавета Николаевна исә яшь чагында шулай ук җеп белән бик күп эшләгән - бәйләгән дә, чиккән дә. Бар да алардан килә торгандыр, күрәсең, - иҗат белән шөгыльләнә башлавының серләрен әнә шулай бик гади генә аңлата Владимир. Бүгенгәчә йорт-җирдә булган бөтен нәрсәне үз куллары белән булдыру ягында торган Владимирның баштанаяк иҗади шәхес икәнлеге ул яшәгән өйдә дә, бакчасында да ярылып ята.
Владимир Викторовичның гаиләсе дә иҗаттан читләшкән дип булмый. Гәрчә хатыны Светлана, хисапчы буларак, үзенең шәхси предприятиесендә; Мәскәүдә нефть институты тәмамлаган уллары Антон Владимирович «Татнипинефть»тә эшләсәләр дә, иҗат кухнясыннан читтә түгелләр. В.Патлайның шактый гына хезмәтләре хатыны Светлана эскизлары буенча эшләнгән. Моңа кадәр бу эшкә әллә ни катышмаса да, Антон да быел, Яңа елга мөстәкыйль эш башкарып, әти-әнисенә сюрприз ясаячагын алдан ук әйтеп куйган. Ә Мәскәүдә яшәүче кызлары Ксенияны да (һөнәре буенча ул да ландшафт дизайнеры) кечкенәдән әтисенең иҗатташы дияргә була. Чөнки рәссам тупланмасындагы өч эш - «Әтәч», «Донжуан» һәм «Эш үгезе» нәкъ менә 5 яшьлек Ксения эскизлары буенча эшләнгән. Кулны кәгазьдән алмый гына бер сулышта башкарылган уч төбенә генә сыярлык әлеге эскизларны әле булса саклый алар.
- Ул шул 5 яшьләрдә берара төсле карандашлар белән бик мавыгып ясады. Ясый да, «Менә клоун абый булды - алыгыз» яки «Менә сезгә теше төшкән кит», «Менә сезгә әтәч», дип китереп бирә иде, - дип сүзгә кушыла Светлана ханым. Чыннан да аның «Колобок»ы да тоташ бер төстә генә булмыйча, үзе бер мозаиканы хәтерләтә.
Кәтүкне - капчыклап
В.Патлай остаханәсендә төп чимал - кәтүк. Шуңа күрә дә аның капчыклап йөрүе берәүгә дә гаҗәп түгел. «Хәтта кунаклар да безгә үз капчыгы белән килә», - дип шаярта алар. Ә иң матур картиналар нинди җептән була дип уйлыйсыз? Баксаң, Урта Азиядә хан-атлас тукыла торган ефәк җепләрдән тергезелә икән андый эшләр. «Мондый җепләр Россиядә юк. Алар уттай янып тора. Әле булса элек Үзбәкстаннан алып кайткан җепләр белән эш итәм», - ди рәссам.
Тиешле үлчәмдә киселгән таякчыклардан кала, рәссам кул астында булган бердәнбер күзгә ташлана торган нәрсә дә әнә шул дистәләгән төстәге кәтүкләр монда. Гадәти палитрадан шактый аерылса да - тиешле төс, «тирәнлек», катлый-катлый кирәкле «калынлык»ка ирешү ахыр чиктә шул җепләргә кайтып кала. Берничә җепне бергә кушып табыламы ул яки бер җеп тә җитәме - анысы инде рәссамның тоемына, зәвыгына бәйле.
- Әлбәттә, төсләрне тоя белү, теге яки бу эшкә төс сайлау - бик мөһим этап. Майлы буяу белән эш итүче рәссамга эшен төзәтү берни түгел, өстеннән буяп куя ала, ә монда, ошамый икән, сүтеп яңабаштан чорнарга кирәк, - ди Владимир.
- Шулай да бу эшнең сере-хикмәте нидә соң? Кулың шомару гына җитәме монда? Бөтен кешенең дә кулыннан килә алыр идеме ул? - дип төпченәм рәссамнан.
- Моны һәркем ясап карарга мөмкин, әмма сабырлык җитү-җитмәү ягы гына икеле. Бу техникада икенче пландагы нәрсә юк та кебек - бар да мөһим: башкару техникасы да кирәк, сабырлык та. Өч кенә җептән торган эш булса да, шуларның берсе генә дөрес сайланмаса да, ул барып чыкмый. Чий техникасында башкара алырлык эскиз табу да әһәмиятле, чөнки бөтен эскиз буенча да эшләп булмый аны, - ди ул.
Бөтен эскиз буенча да булмый торгандыр, әмма башка материал белән дә чий техникасында эшләп булуын үз-үзенә исбатлый ул. Бусы инде үзенә күрә бер бик отышлы эксперимент булып чыга. Әлеге ысул белән бамбук таягыннан (!) шактый күләмле - 3.70х1.70 зурлыгындагы келәм «тукый» оста.
Талымлы карак
«Мин үземнең күңелем хушлансын өчен эшлим», - дияргә яраткан рәссамның иҗат җимешләре нинди генә кыйтгаларга таралмагандыр 30 елга сузылган иҗат чорында. Алай гынамы әле? Әйтик, аның төнге сәгать өчкә кадәр утырып, соңгы штрихны куеп яткан «Галәми фантазия» (40x50 см) дип аталган бик җете бер эше шул көнне үк эзсез югала. Менә шуннан соң өй басарга кергән тәкәллефсез каракны кем зәвыксызлыкта гаепли ала инде?! Урта Азиядән алып кайтылган берничә капчык елкылдап торган ефәк җеп тотылган була ул эшкә. Сәнгать белгечләре: «Ә сез үз эшләрегезнең чит илдә күпме торганын беләсезме?» - дип гаҗәпләнгән бер мәлдә, айлар буе күз нурыңны түккән эшең шулай эзсез югалсын әле! Кәефе кырыла кырылуын, әмма «экспертларның» ихласлыгын тиешенчә бәяләүдән башка чара калмый авторга.
(«ШК» күргәзмә белән таныштыруны 5 августка кадәр дәвам итәчәк.)

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: