Шәһри Казан

Камал театрының архитектура концепциясен төзү буенча бәйге финалистлары Казанда булды

27-28 ноябрьдә Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык Халыкара бәйге финалистлары өчен семинар узды. Австрия, Бөекбритания, Испания, Россия һәм Япониядән 22 финалист Камал театры вәкилләре һәм башка экспертлар белән очрашты, яңа бина төзеләчәк территорияне өйрәнде, Татарстанның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән танышты.

Семинар вакытында булачак бинаны төзү территориясен карау төп вазыйфаларның берсе булды. Финалистлар конкурс территориясе, җирлек үзенчәлекләре белән якыннанрак таныша алдылар. Экспертлар аларга шәһәр төзелеше һәм транспорт элемтәләре турында сөйләде, чөнки финалистлар өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – театр төзеләчәк урында җәмәгать транспортын үстерү.

Казан Кремлендә Q&A форматында эшлекле очрашу узды. Анда архитекторларда туган сораулар буенча функциональ биремдәге үзгәрешләр турында фикер алыштылар. Финалистлар шулай ук театрның яңа бинасы төзелеше өчен җаваплы экспертларга һәм ведомство вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Очрашуда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, конкурсның экспертлар советы рәистәше Наталия Фишман-Бекмамбетова, театр директоры Илфир Якупов, театрның яңа бинасы өчен функциональ бирем авторы Мария Игнатьева һәм башка белгечләр катнашты.

Финалистларны сәламләү сүзендә Казан мэры Илсур Метшин: «Соңгы елларда Татарстанда мәдәни учреждениеләрне – район мәдәният йортларыннан башлап, төп татар театрына һәм башкаланың иң зур китапханәсенә кадәр - яңарту эше бара. Татарстан мәдәнияткә ярдәм итү һәм икътисадның креатив секторын үстерү буенча Россиядә алдынгы регион. Республика даими рәвештә федераль программалар өчен сынау мәйданчыгы булып тора һәм инновацион практикалар булдыра. Камал театрының яңа бинасын эшләүгә конкурс- Казанның мәдәни үсешенең яңа этабы. Эш партнерлык принциплары белән алып барыла", - диде.

Үз чиратында, Казанның баш архитекторы катнашучыларга аларның чишелешләре бөтен территорияне бәйләргә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. "Булачак бина максималь рәвештә яңа территория үсешенә этәргеч бирергә тиеш", - диде ул. Финалистларга үзенең төп теләген Наталия Фишман-Бекмамбетова да җиткерде: «Сезнең территория белән танышуыгыз, баш архитектордан консультацияләр алуыгыз һәм техник мәсьәләләр дә бик мөһим. Әмма иң мөһиме - урынның рухын тою, халыкның мәдәниятен аңлау һәм аңа җавап бирергә тырышу. Без аларга үзләрен танырлык бина тәкъдим итәргә тиеш. Югыйсә бу проект берләшмә тарафыннан кабул ителмәячәк».

Камал театры буенча Экскурсия катнашучыларга театр рухын тоярга һәм архитектура концепцияләрен эшләү барышында исәпкә алынырга тиешле цехлар эшенең мөһим детальләре турында яхшырак белергә ярдәм итте. Катнашучылар сәхнәдә, гримеркаларда булдылар, түбә астына бутафор цехына менделәр, Камал театрының узган һәм хәзерге спектакльләреннән 1000нән артык костюм күрделәр.

«Архитекторларның төп бурычы - булачак театрны гәүдәләндерү. Сез аның кайда урнашачагын күрдегез: ул - су, парк, Казан өстендәге күк. Шуңа, без театрның якты, аңлаешлы булуын телибез. Һәр архитекторга да театр төзү бәхете елмаймый! Мин Казанда тудым, шушы театрда. Мин - бу театр баласы. Минем өчен ул һава кебек, әни кебек, әти, Казан кебек, бөтен халык кебек... Шуңа күрә, сез бу проектның миңа ничек кадерле икәнен аңларга тиеш», - дип ассызыклады Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Реклама

«Тамашачы тамашасы» спектакле финалистларда зур тәэсир калдырды. Әлеге проект режиссерлар Ксения Шачнева һәм Гөлнара Фазлыйәхмәтова тарафыннан архитекторлар өчен махсус әзерләнде. Спектакльдә профессиональ актерлар түгел, ә шәһәр халкы катнашты, алар театрның яңа бинасына бәйле кичерешләре белән уртаклашты, бинаны нинди итеп күрергә теләүләре турында сөйләде. Тамаша тәмамланганнан соң Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм Илфир Якупов спектакльдә катнашучыларны конкурсның экспертлар советына керергә чакырдылар.

Икенче көн кысаларында финалистлар «Тамга» шәһәр тикшеренү институты җитәкчеләренең берсе, Казан тарихи җирлегенең тотрыклы үсеш концепциясе авторы Мария Леонтьева, Ш.Мәрҗани музее хезмәткәре Динә Хәбибуллина, туган якны өйрәнүне популярлаштыручы һәм шәһәр активисты Рәдиф Кашапов, архитекторлар Гөлнара Әскәрова һәм Марсель Искәндәров белән «Шәхес һәм заман» экскурсиясендә булдылар. Экскурсия барышында катнашучылар Иске Татар, Сукно, Архангельск бистәләре тарихы һәм шәһәр мәдәнияте белән таныштылар. Кабан күле тирәсендәге контекст һәм архитектура төрлелеге, бәйге территориясендә көтелгән үзгәрешләр булачак Камал театры бинасының әһәмиятен күрсәтә. Конкурсантлар, шулай ук, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә булдылар, анда финалистларны татар язуы тарихына багышланган инсталляция һәм «Татар китапларының глобаль дөньясы» күргәзмәсе шаккатырды.

«Камал театры 2056 елда» дигән ток-шоу да узды. Анда Камал театры директоры Илфир Якупов, баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, баш рәссамы Сергей Скоморохов катнашты. Модератор булып МАРШ мәктәбенең архитектура укытучысы Александр Острогорский чыгыш ясады. Дискуссия барышында Камал театрының мәдәни контексты, аның интеллектуаль һәм иҗади тарихы, төрки театрның традицияләре, данлыклы спектакльләре, заманча визуаль культура турында фикер алышынды.

Ике көнлек семинар Татарстан Республикасының Милли музеенда Таня Черногузованың "Юха" фэшн-фильмын карау белән тәмамланды.

23 июльдә Камал Театрының Зур сәхнәсендә театрның архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара бәйгегә старт бирелде. Бәйгенең инициаторлары - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры. Бәйге Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды ярдәме белән үткәрелә. Бәйгенең операторы - «Үзәк Lab»халыкара урбанистика лабораториясе. Бәйгенең кураторы-creeptone media продюсерлык компаниясе. 12 октябрьдә жюри утырышы нәтиҗәләре буенча финалга 8 консорциум чыкты. Конкурс нәтиҗәләре 2022 елның февралендә билгеле булачак.

Конкурсның кураторы Айгөл Дәүләтшина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: