Шәһри Казан

Клара МИҢНУЛЛИНА: «Роберт – җир кешесе»

Клара апа белән күрешеп сөйләшүемнең үзенчә бер сере дә бар - Роберт абый Миңнуллинның мин белми калган якларына да күз саласым килде. Белмим түгел үзе Роберт абыйны - шигърияте дә, шәхес буларак үзе дә, миңа гына түгел, күпләр өчен якыннан таныш. Гөлҗәүһәр апаның Сөн буенда туып-үскән олы улы халык шагыйре...

Кыргый болан тарихы
- Безнең ничек танышуыбыз турында язганың да бар инде, - дип, яшьлек хатирәләрен яңарта Клара Миңнуллина. - Әни белән кинога баргач күреп алган ул мине. Мин дә Башкортстанның Илеш районыннан. Район үзәге кызы. Роберт шунда комсомолда эшләп йөри иде. Шул - күреп алган да күзе төшкән. Мин исә үземне кемдер күзлидер дип башыма да китермим. Беркөнне кинога әнисез генә барып, кайтыр юлга чыккач, сүз катты ул миңа. Үч иткәндәй, әнинең туфлиләрен кигән идем. Ә ул, шуны белгән кебек: «Туфлиләрең бигрәк матур шакылдый», - диде. Әһә, мин әйтәм, бу егет мине мыскыл итә бит! Нәрсәдер пырылдап җавап кайтардым да өйгә йөгердем. Ул вакытта чапырыш-күрше урамнарда гына яшибез булып чыкты. Тагын күрештек, тагын сүз катты. Мин ул чакта кыргый болан белән бер идем. Уку белән генә мавыгам, бөтен аралашканым - иптәш кызлар. Шуңа да яшьлекнең ул елларын искә төшереп, Роберт еш кына: «Мин - кыргый боланны кулга ияләштергән кеше», - дип көлә.
- Ялгышмасам, ул Сезгә беренче тапкыр 18 яшегезгә - 1968 елда шигырь язылган открытка бүләк иткән?
- Әйе, шунда гына мин аның шигырь язганын белдем. Әмма шагыйрь белән аралашам дип уйлау юк бит әле - ул үзе дә Казанга, шагыйрь булам, дигән ният белән китмәде дип беләм.
- Нишләп икегез ике шәһәргә укырга чыгып киттегез, Клара апа?
- Белмим, Роберт, әйдә Казанга, дигәч, котым очты. Нинди Казан ди? Ул вакытта Башкортстаннан Казанга килү хәзер чит илгә чыгу белән бер иде. Минем шактый кыска, төгәл план әзер иде: Бирск шәһәрендә югары белем алам да әниләр янына кабат Яркәйгә кайтам. Шулай итеп мин анда укырга киттем, Роберт исә Казанга юл тотты.
- Укуны тәмамлагач, барыбер «чит ил»гә алып киткәннәр бит үзегезне?
- Укуны тәмамлагач, мин бер ел Исәмәттә эшләдем әле. Роберт исә шул елны аена ничә кайтып йөргәндер яныма. Кайткан саен әле бер, әле икенче бүләк алып кайта үземә. Ул бүләк иткән кишер төсендәге итекләрне һаман да хәтерлим әле. Юкса үзенең өендә энекәшләрен, сеңлесен, әнисен дә карыйсы бар бит әле! Ул мине дә шулар исемлегенә кертеп, сеңлесе кебек киендереп кенә торды. Аннан өйләнештек инде. Бер чемодан күтәреп Казанга килгәнем хәтердә. Таныш түгел вокзал, гомер күрмәгән шәһәр. Бөтен белгән һәм ышанган кешем - ирем Роберт.
Басынкылык - төп сыйфат
- Шагыйрьләргә ышануы да кыен бит әле. Белүемчә, ул чорларда иҗат кешеләренең «яшел елан» белән мавыгулары да мәгълүм...

- Мин Робертка үземә ышанган кебек ышандым. Аннан, мин бит табигатем белән басынкы кеше. Робертны да өйләнешү белән чамаладым: шагыйрь,иҗат әһеле булса да, ул беренче чиратта - җир кешесе. Дөньясын, гаиләсен онытып йөри торган кеше түгел.
- Ә нинди ул Роберт абый - аның тискәре сыйфатлары күпме?
- Робертның 50 яшьлек юбилее алдыннан радиога чакырдылар үземне. «Шагыйрь белән яшәү авырмы?» - дигән сорауга, уфтанып: «Бик авыр», - дип җавап кайтарганмын икән. Роберт шуны машинада тыңлап кайткан, соңыннан озак көлешеп йөрдек. Аның белән яшәү җиңел түгел, әмма шул ук вакытта бер авырлыгы да юк. Без бер-беребезгә охшаганбыз да бит - икебез дә сабыр, күзгә чәчрәп керми торган, шапырынмыйча гына яшәргә яратучылар. Безнең гаиләдә кычкырып, югары тоннарда сөйләшүләр дә булмады.
- Хатын-кыз гаиләне беренче урынга куйганда гына бәхетле гаилә формуласы килеп чыгамы, Клара апа?
- Миңа үз гомеремдә әллә ничә тапкыр җаваплы эшләр тәкъдим иткәннәре булды. Бердән, холкым шундый - бервакытта да беренче булырга омтылмыйм, икенче булу кулайрак. Икенчедән, хатын-кыз буларак, мин иремә үсәр, максатына ирешер өчен бөтен шартларны да тудырырга тиеш, дип уйладым. Әмма хатын-кыз өйдә генә утырырга тиеш дигән нәрсә белән тамырдан килешмим - өйдә утырган хатын-кыз, иренә генә түгел, үз-үзенә дә кызыксыз була башлый. Мин пенсиягә чыгып ике ел узганнан соң гына өйдә утырырга өйрәндем әле! Аңарчы гомер буе эшләдем, ирешкән уңышларым да юк түгел. Әмма беренче урында һәрвакыт гаилә булды.
- Икенче булу кулайрак, дидегез. Бу ир күләгәсендә кала белү талантымы инде?
- Шулай итмәсәң, ир кеше эшендә иркенләп эшли дә алмыйдыр ул. Минем, мәсәлән, Робертны һәрвакыт матур итеп киендерәсем килде. Хәзер дә үземә нәрсәдер эзләп чыгып киткән җирдән Робертка дип ни дә булса күтәреп кайтам. Ул гомер буе дәрәҗәле урыннарда эшләде, кеше күз алдында булды, ә булдыклы кеше һәр яктан да ялт иткән булырга тиеш.
- Ул ялт иткән ирегезгә башкалар карар, дип уйламадыгызмы?
- Анда-санда күңелгә кергән шик-шөбһәләргә игътибар итмәскә өйрәндем. Робертны бары тик үземнеке, гаиләмнеке, балаларымныкы итеп кабул иттем. Көнләшсәң, көнләшерлек сәбәпләр табыла инде ул: эше гел командировкалардан торды, элек кесә телефоннары юк иде бит. Кайтып кергәч кенә кая барганын, нишләп йөргәнен беләсең. Аңа бервакытта да: «Монда бармыйсың, теге кеше белән күрешмисең», - дип шарт куйганым булмады. Алай дип тавыш куптарып утырсаң, ир кеше эшендә, иҗатында ничек үсәргә тиеш ди?!
- Ә шигырьләрендәге лирик геройлардан көнләшә идегезме?
- Кайвакытларда булгандыр инде. Әмма Роберт алар турында ишетмәде дә, белмәде дә шикелле.
«Минем өлеш тә бар»
- Роберт абый нинди әти булды?

- Ул - йомшак күңелле әти. Улыбыз Алмазның яшүсмер чорында төрлесе булды инде. Чоры шундый иде. Ә менә Таңсылуга, әллә кыз бала булганга, тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Иң «кырыс» сүзе - «карарбыз» инде аның. Ул сүзне ишеткән Таңсылу: «Болай булгач була инде», - дип, учын-учка ышкып куя. Әтисеннән «юк» сүзен ишетмәде бугай ул.
- Балаларыгызның кайсы күбрәк Роберт абыйга охшаган да кайсысы Сезгә?
- Алмазны үземә охшатам - ул да минем кебек, беренчелектән качарга тырышучы кеше. Таңсылу - тач әтисе. Максатчан, эшлисе эшен җиренә җиткереп эшли белә. Менә диссертация яклап йөри әле, юридик фәннәр кандидаты булмакчы. Үзе ике кызы - Сафия белән Даниягә әйбәт әни, иренә уңган хатын булырга да өлгерә. Алмазыбызның Регина исемле кызы үсеп килә.
- Шагыйрь-бабайның аларны үстерешергә вакыты калмыйдыр?
- Кала, ник калмасын ди?! Әлбәттә, безнең өйдә шундый закон: әти эшләп утыра икән, аны борчу юк. Ә болай үз балаларыбызны үстергәндә дә, хәзер - оныклар белән әвәрә килгәндә дә Роберт-бабайның вакыты бик җитә.
- Ирне ир иткән дә, чир иткән дә - хатын, диләр бит. Роберт абыйның ирешкән уңышларының ничә проценты Сезнеке икән?
- Алай процентлап ук бүлә алмыйм, әмма аның уңышларында өлешем бардыр дип ышанам. Аңа иҗат итәр өчен кулымнан килгән кадәр шартлар тудырдым, мөмкинлекләр бирдем, дип саныйм. Гел янында мыжылдап кына торсам, юк-бар белән итәк-чабуыннан тарткалап яшәсәм, ул иркенләп иҗат та итә алмас, бүгенге Роберт Миңнуллин да була алмас иде.
- Абау, өйдә бер эше дә булмадымыни Роберт абыйның?
- Юк, ул вакыты булганда һәрвакыт ярдәм итте: мин өй җыештырганда тузан суырта ул, бәлеш пешерә башласам, кунаклар киләсе булса, җиңнәрен сызганып ярдәм итәргә - ит турарга, бәрәңге чистартырга килеп баса.
- Игътибар, булышу, хөрмәт дигәннәренә Роберт абыйның бүләкләр бирергә яратуын да өстәсәк, идеаль ир-ат картинасы туамы монда?!
- Бүләкләрне, онытмаган чагында, һәрдаим биреп тора анысы. Дөрес, әллә нинди байларча «запрос»ларым юк-югын. Ул биргән һәр бүләкне яратып кабул итәм, бервакытта да: «И-и, нигә моңа акча әрәм итеп йөрисең инде», - дигәнем юк. «О-о, матур булган!» - дигән булам. Ошатмасаң, Робертның кәефе төшәчәге көн кебек ачык. Әле менә Аргентинадан алып кайткан сумканы йөртми торган идем: «Ошатмагач, бир инде берәрсенә», - дип куйды. Бирмим әле - шул сумкага килешле күлмәк кенә аласым бар.
Әнисенә табыну - күбрәк иҗатта
- Килен белән каенана мөнәсәбәте Сезнең гаиләдә ничек формалашты, Клара апа? Роберт абыйның әнисе Гөлҗәүһәр апага мөнәсәбәте инде ничәмә-ничә җырга мәхәббәт булып күчкән.

- Мин башта аптырый идем ул мәхәббәткә. Роберт кечкенә вакытында ничектер әнисен рәнҗеткәндер дә, хәзер шуның әҗерен түлидер, дип уйлаган чакларым да булды. Аннан аңладым: ул чәчәкле-чуклы хисләр генә түгел, ә тормыштагы һәм иҗаттагы табынуы икән. Беренче карашка, Роберт белән әнкәйнең аралашуы гадәти бала белән ана мөнәсәбәте генә кебек. Әлбәттә, Роберт әнисенә карата бик тә игелекле, кечелекле бала. Икебезнең дә әниләребез хәзер инде олы яшьтә, быел кыш каты гына авырып та алдылар. Мин, алардан бигрәк, Роберт өчен курыктым, андый чакта аның ниләр кичергәнен бик яхшы чамалыйм.
- Роберт абый туган яктан да аерылып бетә алмады бугай инде ул?
- Безгә хәзер дә, чит илгә караганда, туган авылга кайтып, берәр атна кунак булу күпкә рәхәтрәк. Анда барыбер үз-үзеңә кайтасың, тугарыласың дигәндәй...
- Роберт абый исә аннан иҗади көч туплап килә... Шигырьләре дигәндә, Сез аларда үзегезгә күңел юанычы табасызмы, Клара апа?
- Робертның шигырьләрен күбрәк ул өйдә булмаганда укырга яратам. Киңәшләр дә бирештерәм. Тыңлаган чаклары да бар. Әмма иҗатына тыкшынып, болай ит, бусы болай булмаган, дип, тәгәрмәчкә ботак кыстырганым юк.
- Бергә яшәвегезгә 40 ел гомер узган, Клара апа? Роберт абыйны белеп бетердем дип саныйсызмы?
- Барысын да белеп бетерсәң, бергә яшәүнең кызыгы да калмыйдыр ул. Әмма мин өйләнешүебезгә кырык ел булган көнне Робертның бөтенләй дә романтик булмаганын тагын бер тапкыр аңладым. Безнең Ленар кияү: «Җитәр инде сезгә өйдә утырырга!» - дип, икебезне генә ресторанга җибәрде. Безнең өчен махсус оркестр да чакырган. «Менә, - мин әйтәм Робертка, - киявеңнән үрнәк ал! Син дә шагыйрь булып йөрисең инде, ә үзеңдә романтиканың «р» хәрефе дә юк». Ярымшаярып сөйләшүем инде: без бит Роберт белән икенче буын кешеләре, темпераментларыбыз да - басынкы, тыныч.
- Ә өйдәге һава торышы өчен кайсыгыз җаваплы?
- Миндер инде. Балаларга да: «Мин бит - громоотвод», - дип әйтеп көләм. Җайлап-көйләп җибәрүче мин, һәркемгә уңай кәеф бирергә тырышам. Робертны да һәркөнне елмаеп эшкә озатам.
- Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллинга 65 яшьлек юбилеенда ниләр теләр идегез соң, Клара апа?
- Безгә исәнлек кирәк инде хәзер. Аллага шөкер, бөтен нәрсәбез дә бар - булганы җитә, артыгы кирәкми. Балалар аякка ныклап басты, оныкларыбыз үсеп килә. Роберт әле эшләп йөри, яза, иҗат итә. Шуларның кадерен белеп, җайлап кына яшәргә язсын! Шулай булса, күңелдә дә, өйдә дә кояш булыр дип уйлыйм, Алла боерса!
PS. «Шәһри Казан» редакциясе коллективы да үз чиратында Роберт Миңнуллинны ихластан бүген билгеләп үтәчәк юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, күңел көрлеге, иҗат уңышлары теләп кала!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: