Шәһри Казан

ӘЛМӘТ сәхнәсендә фаҗига

Нефть башкаласын ни борчый? Әлмәт тамашачысы «Мунча ташы» кебек гади, халыкчан стильдәге сәхнәне үз итә. Ә безне иҗади эксперимент, дөньякүләм яки башка телле даирәләр дә аңлый ала торган «Ромео һәм Джульетта» спектаклен карарга чакырганнар иде. Театрда зур заллар тутыручы, шоу-бизнес кагыйдәләрен танучы әсәрләр дә күп бара. Шул ук вакытта, Әлмәт...

Нефть башкаласын ни борчый?
Әлмәт тамашачысы «Мунча ташы» кебек гади, халыкчан стильдәге сәхнәне үз итә. Ә безне иҗади эксперимент, дөньякүләм яки башка телле даирәләр дә аңлый ала торган «Ромео һәм Джульетта» спектаклен карарга чакырганнар иде. Театрда зур заллар тутыручы, шоу-бизнес кагыйдәләрен танучы әсәрләр дә күп бара. Шул ук вакытта, Әлмәт сәхнәсе иҗади лабораториягә дә әйләнгән. Шунысы сокландырды: труппа бик киң кырлы, күптөрле йөзле, сыгылмалы икән. Артистлар әллә нинди формаларга керә, катлаулы әсәрләрне дә иҗат итә ала. Бу максаттан ул чит илләр яки төбәкләрдән режиссерлар чакыртып тора. Шундыйларның берсе - Искәндәр Сакаев. Ул - Санкт-Петербургта яшәп, дөнья буйлап спектакльләр куеп йөрүче оста.
«Труппаның яңа форматтагы әсәрләре халыкка ярдәм итә, татар мәдәниятенә теләктәш була аламы?» - дигән сорауга: «Ала! Мин халкымның шәһәрләр корган, Европа дәрәҗәсендәге мәдәниятле кавем икәнен беләм», - ди Искәндәр. Ул - затлы морзалар һәм артистлар кушылган нәселдән чыккан зыялы шәхес. Бер бабасы «Сәйяр» труппасында уйнаган, ә әбисе - башкорт театрына нигез салган артистларның берсе. Шәһәр егете: «Татар тавышы Париж яки Лондон аша да таралырга, татар теле иң мөһим залларда яңгырарга, татар образы, нурлы йөзе гаммәви экраннарда ялтырарга тиеш. Татар мәдәнияте авылча калыпларда гына калса, аны башкалар күрмәячәк», - дип саный. Аның фикеренчә, бу, үз чиратында, калада яшәүче яшьләрне татар сәхнәсеннән читтә калдыра. Башкалар белсә, Татарстанга хөрмәт тә, кызыксыну да артачак, аның артыннан инвестицияләр дә киләчәк. Режиссер, үз казанында гына кайнау мәдәниятне кимсетә, аеруча телнең заманчалыгын, модасын киметә, дип борчыла.

Халыкара статус милли зәвыкны очратты
Бу юлы да, дөнья әдәбияты һәм сәнгатенең иң яраткан әсәрләренең берсе булган «Ромео һәм Джульетта»га алынып, Әлмәт театры үзенең Европа театрлары белән ярыша алырлык дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Яшерен-батырын түгел, татар яки рус телле тамашачыга әллә ни таныш булмаган Шекспир ул. Кыскача эчтәлеге «Галиябану»ныкы кебек: Хәлил - Ромео, Галиябану - Джульетта, Исмәгыйль - Парис. Егет-кыз - гашыйк, ата-аналары - дошман, алты мәет, соңгылары - гашыйклар. Ягъни кечкенә бер «провинциаль театр»да дөньякүләм статус белән татар телле зәвык очрашты. Артистларның типажлары, пластикасы тамашачыга гади булмаган классик әсәрне дә үтемле итеп тапшыра алды.

Реклама

Тик менә әдәп дигәннәре...
Тамаша алдыннан залга һәм сәхнәгә азан тавышы керде. Ул салмак кына булып ишетелде. Әлмәт театрыннан мәчет ерак түгел, ахрысы. Тик театр тамашачысы диннән шактый ерак. Принциплы, кырыс кагыйдәләре белән даны чыккан әлмәтле мөселманнар белән шәһәр халкы, зыялылар арасында шактый зур упкын бар. Алар аерым диңгезләрдә йөзә. «Ромео һәм Джульетта» үлем темасын күтәрсә дә, Сакаев спектакле дә бик әдәпле итеп куелган дип әйтеп булмый. Сексизм һәм физиологик инстинктлар артистларда күренеп тора. Юк, татар эстрадасы кебек билдән түбән төшеп мәзәк сөйләмәделәр анысы. Авангард яки реалистик театрлардагы кебек сүгенмәделәр дә. Тик Искәндәр, рус театрларында эшләп, француз яки японнардан күреп, шулардагы «ирекле» ысулны барыбер сиздерде. Татар тамашачысына ул кирәкме икән?!
Бәлки, татар театрының башка телле тамашачысына кирәктер. Әйтик, ир-егетләр касыкларына «кабартма» ябыштырып чыкканнар, менә күрегез, янәсе. Янда утырган бер тәртипле татар кызы артистларга карарга да куркып утырды. Тамашачы яраткан артист шуларны тотып уйнарга мәҗбүр ителгән. Режиссер бу оятсыз саналган хәрәкәтләрне, әлбәттә, эффектны арттыру, тамашачыны котырту өчен эшләгән. Чынлап та, яңа буын кызлары аларны кычкырып, көлеп каршы алды, тик ул тамашачылар татар телле кызлар түгел иде.

Фьюжен-вәгазь
Театр дөньясында Шекспир әсәрләре, аеруча «Ромео һәм Джульетта» өлге булып санала икән. Труппалар шуның аша үз йөзен ача. Әлмәттә куелган спектакль күзне, колакны һәм йөрәкне җәлеп итүче, тетрәндерүче, сокландыручы, шок ясаучы эффектлар тезмәсе - дисбе кебек килеп чыккан. «Ромео һәм Джульетта»ның куелышы үзенә балетны да, мюзиклны, рок-операны, фольклорны, оркестрны да сыйдырган фьюжен-вәгазь кебек килеп чыкты. Үлем белән кисәтү. Бу труппадан зур талант, хезмәт, бердәмлек, төгәл хәрәкәт сорый. Аларны Сакаев, дирижер, хореограф кебек, эзлекле эшләргә өйрәткән. Ә бит артистлар аерым талант, йолдыз, аларны бер организм итеп берләштерү, көйләү җиңел түгел.
Сакаев иң нык бүленгән яки таушалган труппаларны да, театрларны да берләштерә алыр иде кебек. Казанда да 100 кешелек заллары белән дә тамашачысыз утыручы театрлар бар. Бу рус телле театрларга да карый. Шуларның берсенә Искәндәрне чакырсалар, ул Казанның мәдәни дәрәҗәсен арттырыр иде. Әнә бит, Казандагы рус телле яшьләр театрында баш режиссер юк. Казанда татарның күпчелеге татарча белми. Аларга да каядыр йөрергә кирәк. Сакаев үзе дә, дөнья буйлап «шаккатыризмнар» ясап йөрүдән тыш, касса туплый торган әсәрләр дә куя башлар иде. Ул Татарстанда төпләнсә, безгә дә хәерлерәк булыр иде. « Татар мәдәниятенә ихластан хезмәт итәсем килә», - ди ул. Искәндәр элек Уфада эшләгән. Шулай ук Мәскәүдә, Санкт-Петербургта да ул күңеленә урын таба алмас кебек. Искәндәр Татарстан халкын алдынгы карашлы, монда эшләү зур дәрәҗә, дип саный.
Казанлылар әлеге спектакльне 5 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә күрә алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: