Шәһри Казан

“Риваять” төркеме 10 еллык юбилеен бәйрәм итә

Традицион милли мәдәниятне саклау, ныгыту, пропагандалау буенча эш алып бара торган “Риваять” татар-төрки этнотөркеме үзенең 10 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шушы көннәрдә узарга тиешле бәйрәм концерты, барыбызга да билгеле чикләүләр сәбәпле чигерелде.

Оешкан вакытта фольклор төркеме буларак билгеле “Риваять” ансамбле, соңрак татар-төрки этнотөркеме дип үзгәртелә. Чөнки алар борынгы фольклорга аеруча зур игътибар бирә башлый. Халык авыз иҗатын, борынгы уен коралларын пропагандалау, төрле традицияләрне кайтару буенча зур эш башкара.

“Кайтару – ул бик зур сүз. Без төрле галимнәр белән эшлибез, номерларны, костюмнарны профессиональ белгечләр белән киңәшләшеп әзерлибез. Борынгы, милли, төрки уен коралларын халыкка кайтару буенча күп көч куела”, – диде төркем җитәкчесе Руслан Габитов юбилей уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында.

Матбугат конференциясендә “Риваять” төркеме төшергән “Маңкорт” клибы да күрсәтелде. Анда бик күп борынгы кораллар кулланылган. Алар махсус сызымнар буенча ясалган, хәтта Кытай остаханәсендә ясалган уен кораллары да бар икән. Хәзерге көндә төркемдә 13 артист эшли. Араларында чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребез дә бар. Алар номерларны тагын камилләштерергә ярдәм итә, ди төркем солисты Илмир Ямалов. Ул үзе дә төркемгә башлангыч чорыннан килеп эләккән егетләрнең берсе. “Ансамблебез белән бәйрәмнәрдә баяннан кала башка бик күп кораллар белән чыгыш ясыйбыз. Без Россиянең башка төбәкләрендә күп чыгыш ясыйбыз”, – ди ул.

Реклама

Бу сүзләрне җөпләп, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та: “Татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми. Рухи мирасыбызны заманча сәнгати югарылыкта тәкъдим итәрлек коллективлар арасыннан “Риваять”не аерып әйтер идем. Алар үз сулышы белән яши. Яшьләрнең шушы дулкынга кушылуы аеруча куанычлы”, – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Солистларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Матбугат конференциясеендә катнашкан Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин ТР мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә, Руслан Габитов белән Илмир Ямаловка “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесен тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: