Шәһри Казан

Татар биюе халыкка якынайды

Татар биюенең барлык матурлыгын танып белергә теләүчеләр өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Мирас” дип исемләнгән мультимедияле белем бирү программасын булдырган.

Әлеге проектта татар милли хореографиясенең нигезен һәм үзенчәлекләрен ачып бирә торган мастер-класслар куелган. Бию осталары гади һәм аңлаешлы рәвештә үз тәҗрибәләре белән уртаклаша.

Шулай ук шушы видеоязмаларда бию сәнгатенә нигез салучы һәм аны саклап калучылар турында сөйләнелә. Бу шәхесләрнең иҗади язмышы милли сәхнә биюенең һөнәри дәрәҗәдә формалашуы һәм үсеше белән тыгыз бәйләнгән.

Оештыручылар сүзләренә караганда, бу проектта Дәүләт архивындагы һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле фондындагы язмаларны да табарга мөмкин. Бу уникаль видеоязмалар татар халкының, аның бию сәнгате үзенчәлекләрен аңлатучы өстәмә корал булып тора.

Реклама

- Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россия Федерациясенең  Гомуммилли әһәмияткә ия булган проектларны булдыру өлкәсендә грантка гариза тапшырды һәм җиңү яулады. Без моңа чиксез шатбыз һәм кыска гына вакыт эчендә әлеге проектны тормышка ашыруга ирештек. Әлеге проектның максаты - тану, саклау һәм тапшыру. Менә шушы өч төп  мөһим сүзгә таянып эшлибез, - диде Дәүләт һәм җыр бию ансамбле директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков.

Мастер-класслар интернет киңлекләренә генә куелып калмаган, ә 1000 данә DVD диск та чыгарылган. Видеоларны татар һәм рус телләрендә карап була. Мастер-класслар осталыкларын арттырырга теләүче бию коллективларына да, биергә өйрәнергә хыялланучы гади кешеләргә дә аңлаешлы булырлык итеп эшләнгән.
                                               

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: