Шәһри Казан

«Татарстан» радиосы «вируслы аудиоязма»лар әзерли башлады

2021 ел – «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» дип игълан ителү туган телебезне пропагандалаучы, саклауга, үстерүгә өлеш кертүче бик күп оешмаларга яңа мөмкинлекләр ачты.

Массакүләм мәгълүмат чаралары арасыннан, беренчеләрдән булып, «Татарстан» радиосы ике проектны гамәлгә куя башлады. Шуның берсе – «Мин әтине өйрәтәм» дигән юмористик программа аена ике тапкыр чыгачак. 12-15 минутлык радиоспектальләрдән торган радиосериал үз эченә 24 серияне ала. «Без сөйләшкәндә телебезгә игътибар да итмибез, хаталар ясыйбыз. Менә шул хаталарны юмор аша тыңлаучыларга җиткерергә телибез», – дип сөйләде проект идеясе һәм сценарийлар авторы Нәсим Акмал.

Радиосериалның сюжетына Казанда үз өйләре белән яшәүче бик матур татар гаиләсе, аларның яшәү рәвеше алынган. Әти кеше шәһәр шартларында үскәнгә, татар телен бик камил дәрәҗәдә белми. Ә малай белән кыз татар гимназиясендә укый. Өйдә бер генә хата җибәрергә дә рөхсәт юк, әтиләрен гел төзәтеп торалар. «Безнең моңарчы бер стереотип яшәп килә иде. Түбәтәйле әби белән бабай самавыр янында чәй эчеп утыра. Татарча сөйләшәләр. Ә балалар русча аралаша. Безнең күңелгә, татар теле – бу дөньядан китеп баручы буынның теле, дигән нечкә генә шундый фикер сеңдереп киләләр иде. Ә без моның киресен күрсәтәбез. Яңа буын – татар теле сакчысы, алай гына да түгел, балалар әтисен дә өйрәтә», – диде Нәсим Акмал.

Радиоспектакльдә рольләрне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Дания Нурулла, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй, Камал театры актрисасы Алинә Мөдәрисова, “Татарстан” радиосы журналистлары Гөлназ Ибраһимова, Ания Гыйбадуллина укый. Әти ролендә – радионың тавыш режиссеры Рамил Һидиятулла. Ул – радиосериалның режиссеры да.

Икенче проектны «Татарстан авазы» интернет-радиосы баш мөхәррире Раил Садри тормышка ашыра. «Яшьлек сәхнәсе» тапшыруының максаты – татар театры артистларын зур масштабта күрсәтү, милләтебезгә хезмәт итәрлек яшь буынны таныту, аларның күңелләрен үстерү.

Реклама

Тапшырулар инде акрынлап тыңлаучыларга барып ирешә башлады. Сез аларны 99,2 FM ешлыгында «Татарстан радиосында», «Татарстан авазы» интернет радиосында, махсус кушымта аша тыңлый аласыз. Проект авторлары аларның «вируслы аудиоязма»га әйләнәчәгенә ышана.

Без дә бик бай мирасы, зур тарихы булган «Татарстан» радиосы башкара торган һәр эш тыңлаучы күңеленә барып ирешер, дип ышанабыз.

Динара Әхмәт

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: