Шәһри Казан

“Ядәч! Исемдә!” безне үзгәртерме?

Тамашачыга үзгәрергә вакыт җитте яки “Ядәч! Исемдә!” халык мәхәббәтен яулап алырмы?

Балачак, тормыш, заман – нәкъ шушы сүзләр, Сәрдәр Таһировский җитәкчелегендә куелган, “Ядәч! Исемдә!” драмасының нигезендә ята. Спектакль тамашачыны 1990нчы елларга алып китә. Бу чор илебез тарихына җинаятьчелекнең чәчәк аткан вакыты булып та кереп калган. Спектакльнең төп хикәяләүчесе – кечкенә Сәрдәр. Ул барлык балалар кебек  хыялга чын күңеленнән ышана. Ләкин авыр сынаулар кечкенә малайның эчке дөньясына хаус алып килә. Берәү дә алдагы көн турында берни белми. Билгесезлек кешеләрнең уй-фикерләре белән идарә итә башлый.

Тарихи вакыйгалар белән таныш булмаганнарга драманың кайбер кисәкләре аңлашылмаска мөмкин. “Ядәч! Исемдә!” әсәрен карарга теләсәгез, 1990нчы еллар турында азмы-күпме белергә кирәк. «Ядәч! Исемдә!» трагикомедиясен һәрбер тамашачы үзенчә кабул итә. Яшьрәк тамашачыларны бу спектакль үзенчәлекле куелышы, күчмә сәхнә, күп санлы символик образлар белән җәлеп итә ала.

Спектакльдә аталар һәм балалар проблемасы күтәрелә. Сюжет үзара бәйле булган берничә гаилә тирәсендә бара. Берсендә алты яшьлек Сәрдәрне әбисе бар нәрсәдән якларга тырыша. Өйрәтү ысулы итеп ул куркыту һәм малайга өзелеп кычкыруны сайлый. Сәрдәр, үзенә уйлау мөмкинлеге бирелмәгәч, ак белән караны аера белми, тормыш тәҗрибәсе дә юк. Икенче гаиләдә ата кеше улы Илнурны тормышка әзерлим дип, аңа пистолет тоттыра. Аны кыйный, шулай ук куркыта. Нәтиҗәдә, сабый бала атасына карата нәфрәт  белән үсә. Бөтен дөнья каршында бердәнберен якларга тиеш булган ата кеше үзенең малаен үзе сындыра. Моннан тыш, Илнур үзе дә атасы кебек кеше булачак. Ул башка үрнәк күрмәгән, үзеңне башкача тотырга кирәк икәнен бөтенләй аңламый. Хыялларында ул, пистолет тотып, кешегә атам дип күз алдына китерә.

Бар проблема спектакльдәге көзге образы аша ачык күрсәтелә. Баштан ук ул сәхнәдә аерым урын алып тора, ләкин аның мәгънәсенә тамаша азагында гына төшенәсең. Дәү әти, дәү әни, әти, әни һәм башка гаилә әгъзалары, көзге тотып, Сәрдәр тирәли йөриләр, аның янына киләләр, аны кысалар кебек. Бу көзге – сабый бала күңеле. Ул үзенә бик күп нәрсәне гаилә тәҗрибәсеннән күреп ала. Сабый – ул чип-чиста бит, аның холкы, сыйфатлары, куркулары әти-әни, әби-бабай кебек кешеләргә бәйле. Бала – гаилә көзгесе. Миңа калса, бу спектакльдә, беренче чиратта, сүз шул хакта бара.

«Ядәч! Исемдә!» спектаклендә уйланырлык әйберләр бик күп. Яшьләр өчен ул, бәлки, авыррак булыр. Чөнки алар ул елларны белмиләр, ә гаилә проблемаларын чагыштыру өчен балалары әле юк. Ләкин бу спектакль олырак яшьтәге тамашачыларның күңел кылларын тибрәтми калмас.

Реклама

Кечкенә гаилә тарихы аша бар илнең трагедиясен чагылдыра алу, драма авторларының осталыгын күрсәтә.“Ядәч! Исемдә!” әсәренең фәлсәфи нигезе  көчле булу, шулай ук трагикомедиянең уңай якларының берсе. Һәрбер кечкенә эпизодтан соң, автор фәлсәфи чигенеш ясый. Ул тамашачыларга фикерләү иркенлеге бирә. Әсәрнең төп бер фәлсәфәсе юк, шуңа күрә тамашачыга мәгълүматны кабул итәргә вакыт кирәк. Минемчә, кайберәүләрнең тәнәфестән соң тамашаны азагына кадәр карап бетермәүләренең сәбәбе  дә шунда: фикерләр чуалышын чишәргә дә кирәк әле. Әмма татар театры өчен мондый уникаль әсәр куелу, драматургиянең яңа баскычын ачар, дип өметләнәм. Драманы карарга килгән тамашачылар арасында ул вакыйгаларны үз күзләре белән күзәткән шәхесләр дә бар иде. Аларның күңелендә “Ядәч! Исемдә!” әсәре  яшьлек яраларын, хатирәләрен кузгатты.

Фәрһәд Мөхәммәтҗанов “Ядәч! Исемдә!” драмасында режиссерның прототибын гәүдәләндерә. Ул әсәр турында  фикерләре белән уртаклашты.
– Мин бу спектакльдә Венгриядән кайткан режиссерыбызның балачагын тудырдым.Үзем 1990нчы елларны күрмәгәч, образга керергә авыр булды. Ләкин Сәрдәр Таһировский белән кара-каршы утырып сөйләшкәч, үземдә аңа охшаш сыйфатлар таптым. Икебез дә хыялый икән. Шулай, әңгәмәләр аша, без Сәрдәр образын тудыруга ирештек. Драманы барлык әти-әниләргә дә карарга киңәш итәр идем. Һәр заманның үз проблемалары, әмма балаларга дөрес тәрбия бирү темасы беркайчан да искермәячәк. Тамашачыларга яңа иркен формат тәкъдим иттек. Бүген без халык теләгәнне генә түгел, ә чыннан да мөһим мәсьәләләрне дә яктыртырга тырыштык. Хезмәтебезгә бәя бирер өчен, сезне тамашада көтеп калабыз! – ди ул.

Тинчурин театры артистлары сәхнәдә тагын бер кат үзләренең осталыгын күрсәттеләр. Заманның тискәре якларын һич арттырмыйча гәүдәләндерә алды алар. “Ядәч! Исемдә!” әсәре башка иҗат җимешләреннән шактый аерылып тора. Ул тамашачыдан тирән фикерләү таләп итә. Димәк, сәхнә үзгәрә, тамашачыга исә үсәргә дә вакыт җитте.

Илгизә Галиуллина
Алсу Шәмсетдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: