Шәһри Казан

БДИ буенча соравыңа җавап ал

Рособрнадзор 2015 елгы БДИга кагылышлы сораулар буенча «кайнар элемтә» ача.

«Кайнар элемтә» телефоны буенча укучылар, аларның ата-аналары, укытучылар Рособрнадзор белгечләренә БДИ процедурасына, оештыруга кагылышлы һәм башка төрле сораулар бирә алачак. Моннан кала, имтиханда кагыйдә бозу очраклары турында да җиткерергә мөмкин булачак.

Сорауларны дүшәмбе һәм җомга көннәрендә иртәнге сәгать 9.00 дан кичке 17.00 сәгатькә кадәр +7 (495) 984-89-19 номеры аша җиткерергә мөмкин.

БДИның рәсми сайтында «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә регионнарның телефон номерларын табып була. Әйтик, Татарстан өчен 8 (843) 294-95-62 номеры эшли. Моннан кала, сорауларны БДИ порталы форумында яисә Рособрнадзорның социаль челтәрләрдәге битенә биреп була.

Реклама

Шулай ук гражданнар, кагыйдә бозу очракларын табалар икән, ege@obrnadzor.gov.ru адресына да язып җибәрә алалар.

Фото: www.edu.cap.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: