Шәһри Казан

Чыгарылыш сыйныф укучыларын ни сәбәпле үзебездә калдыра алмыйбыз?

Мәктәпне тәмамлаучы укучылар арасында бер тенденция күзәтелә: балалар Казанда калу турында хыялланмый, бәлки Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортларына омтыла. Моның, әлбәттә, бернинди начарлыгы юк. Киресенчә, югарыга, камиллеккә омтылуны хупларга, мактарга гына кирәктер.

Әйе, соңгы елларда мәктәпне ютуб, тик-ток, инстабуын вәкилләре тәмамлый. Аларның күзаллаулары башкача, һич кенә гаепләргә кирәкми аларны. Урта буын өчен генә ул район үзәгенә бару – Казанга бару белән тиң, ә Казанны күрү – Мәскәүне күрү белән бердәй булса, хәзер инде алай түгел. Төрле юнәлештә шөгыльләнүче (бию, җыр, спорт, фән һәм башкасы) район бистәләрендә укучы балалар да ел әйләнәсендә Россиянең төрле шәһәрләренә барып кайта хәзер. Казан укучыларын әйтеп тә тормыйм. Әнә, быелгы уку елында 9нчы сыйныфны тәмамлаучы үземнең биюче кызым да Санкт-Петербург, Сочи, Мәскәүләргә барып кайтты. Сер түгел, ул да 11нче сыйныфтан соң укырга Мәскәүгә китәргә тели.

Нилектән соң шулай? Күзаллаулар, хыяллар һәм максатлар турында әйттем инде. (Иң мөһиме – әлеге күзаллаулар һәм хыяллар алдаучан булмасын.) Бердәм дәүләт имтиханын югары балларга биреп, үзең теләгән уку йортына керә алу мөмкинлеге дә – мөһим. Россиянең төп һәм төньяк башкалаларында, ни генә әйтсәң дә, шәп вузлар урнашкан. Казанда, Татарстандагы югары уку йортларыннан аермалы буларак, аларда бюджет урыннары да күбрәк, диләр. Берничә предметтан 100әр балл җыйган бала, теләсә дә, бушка укый алмаска мөмкин үзебездә – иң үкенечлесе шул. Хәтерлисезме, бер елны Татарстан Президенты югары баллар җыйган “отличница” Настя Золотухинаның Казан университетына керә алмыйча, Самарага укырга китүенә гаҗәпләнүен һәм шуннан соң гына теге кызны КФУга чакыруларын? Ә бит андый мисаллар хәйран. Ләкин китүләр дәвам итә. Президент та хәзер башка шәһәрләргә киткән Татарстан укучыларын киләчәктә барыбер республикага кайтару турында кирәклеген искәртә. Тик оясыннан бер очып киткән кош кире үз оясына кайтырмы икән?

Талантлы, белемгә, үсешкә омтылган укучы бала вакытыннан ук шәхес булып үсә ул. Кызганыч, әлегә без андый талантларыбызны яшь вакыттан күрергә, үстерергә (әти-әнисе, укучысы, мәктәбеннән кала) һәм, ахыр чиктә, үзебездә үк калдырырга өйрәнә алмыйбыз. Аларның БДИларны да уңышлы тапшырасыларын һәм югары баллар җыясын мәктәп тәмамлаганчы ук чамаларга була. Димәк, андый балаларны Татарстанда калдыру һәм Татарстанга файда китерүе буенча эшне мәктәптә чагыннан ук башларга, уку йортларында максималь рәвештә преференцияләр бирергә (әйтик, өстәмә бюджет урыннары булдырып, югары стипендияләр тәкъдим итеп) кирәк.

Реклама

Яшь кешенең иреккә, мөстәкыйльлеккә омтылуы да үз ролен уйнамый калмыйдыр. Казанда яшәп, Казандагы институт яки университетта укыйсың икән, син барыбер әти-әниең канаты астында яшисең дигән сүз ул. Ә яшьтән мөстәкыйль булганнар бу тормышта зуррак уңышларга да ирешә.
Әйе, безгә дә киләләр югары уку йортларына. Россия төбәкләреннән генә түгел, якын һәм ерак чит илләреннән дә. Чөнки күпләр Татарстанның, Казанның күп юнәлешләр буенча лидер булуын да, биредә яшәү сыйфатының югары булуын да белә. Үзебезнекеләр дә беләдер. Тик алдынгыларның, талантлыларның барыбер “комфорт зона”сыннан чыгып, тагын да алдынгырак буласы килә бугай.

...Быел да әнә берничә танышымның балалары Мәскәүгә китәргә чамалап тора. Шәп балалар, “бишле”гә укучылар, төрле юнәлешләрдә зур-зур бәйге-конкурсларда җиңүчеләр. 17-18 яшьтә аларга инде Казанда гына тар булса кирәк. Исән-сау, бәхетле генә булсыннар иде – һәр ата-ананың баласына теләге.

Сабир Закиров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: