Шәһри Казан

Дипломда беркөнлек белем генә бәяләнми

Дистанцион диплом яклаулар билгеләнгән көндә, билгеләнгән сәгатьтә узды. Чыгарылыш курс студентларына диплом тапшырыр чак җитте: анысы да гадәттәгечә узмаячак. Әмма дипломны монитор аша гына тапшырып булмый шул. Оффлайнда дипломнар ничек тапшырыла, студентлар ниләр уйлый – язмабыз шул хакта.

Диплом яклау – беркөнлек белемнәрне бәяләү генә түгел. Монда дүрт еллык студент-бакалаврның хезмәте, укытучы белән тыгыз элемтәдә торып эшләве, теманы өйрәнүе, фәннәрне үзләштерүе – барысы да санала. Шуңа да яклау вакытында теге яки бу студент-магистрның ничек эшләвен, материалны ничек өйрәнүен фәнни җитәкчесе алдан ук белеп тора. Ә яклауның санаулы минутлары, комиссиянең сорауларына каушамыйча җавап бирү, антиплагиаттан узу күп вакыт студентның үзеннән тора. Быел онлайн яклау вакытында көтелмәгән хәлләр булмады. Бар да гадәттәгечә барды кебек. Студентлар билгеләнгән командаларга интернет аша кереп, комиссия каршында яклады. Әлбәттә, барысы да бу хәлләрне монитор аша күзәтте. Студентлар фәнни эшләрен махсус командада теркәп кенә калмады, гадәттәгечә алдан тиешле кулларны куйдыртып кафедраларга дипломның оригиналын да илтеп тапшырды.
Уку онлайн, яклау да онлайн... Чыгарылыш курсларга ничек диплом тапшырырга соң?

Аш бүлмәсендә якладык
– Берничә ай элек син укуны бетергәндә, дипломны аш бүлмәсендәге компьютер каршында утырып яклаячаксың дисәләр, ышанмас идем. Көлеп кенә куяр идем. Безнең тормыш үзгәрде дә куйды бит. Әлбәттә, минем үземнең болай итеп яклыйсым килмәгән иде. Соңгы көннәргә кадәр бәлки университекта барып якларбыз дип өметләндем. Үз курсташларым, укытучыларым, күренекле галимнәр каршына басып диплом яклау күп кешенең тормышында бер генә буладыр, шуңа күрә минем университетта яклыйсым килгән иде, – ди журналист белгечлеген үзләштергән Илгиз Шәкүров.

Студент-бакалавр әйтүенчә, дистанцион рәвештә диплом яклау авыр булмаган. “Барыбыз да бишле билгеләренә якладык, безнең төркемнән бер генә “4” булды. Уңай яклары да булды. Әйтик, шул ук дәүләт имтиханыннан азат иттеләр. Борчылырга кирәк булмады, тагын бер стресстан котылдык. Без инде төркемдәшләр белән шаярабыз да: башта ук сәер төркем булдык, дип. Моңа кадәр бөтен студентның багышлавы табигатьтә ниндидер традицияләргә бәйле үтсә, безне бина эчендә генә кабул иттеләр. Без үзебез дә быел беренче курсларга багышлауны үткәрә алмый калдык, гадәттә аны 4 курслар оештыра иде. Бәлки шуңа да ниндидер җәза буларак бирелгәндер шундый хәлләр. Ничек кенә булмасын университетны тәмамлау күңелле, шул ук вакытта моңсу да. Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасын тәмамлаган журналист булу – безнең өчен зур горурлык, гомер буена безнең белән кала торган дәрәҗәле исем”, – дип сөйли бүген телевидениедә эшли башлаган Илгиз Шәкүров.

Студент чакта ук “Татар-информ” мәгълүмат үзәгендә үзенең аерым “Илгиз ил гизә” видеоблогын алып барган иде. Сүз уңаеннан шуның буенча ул диплом эше язды.

Реклама

Тарихи хәлнең шаһитләре кебек
– Дипломның тапшыру көнен деканат хәл итә, алар билгеләнгән көнне без барып алабыз. Башка еллардан аермалы буларак, рәсмилек тә, котлаулар да булмаячак. Бу бераз кәефне төшерә. Әмма шунысын әйтә алам: без – бу тарихи вакытның шаһитләре һәм аның катнашучылары. Моңа кадәр практикада мондый хәлләр булмаган. Шул ук дипломны дистанцион рәвештә компьютердан гына беркем дә якламаган. Онлайн яклау вакытында курку хисе азрак. Ләкин икенче ягы бар: компьютер аша булгач, ул туктап калырга, сүнәргә, интернет тотмаска мөмкин. Техниканы алдан белеп булмый, бу мәсьәләдә бераз курыктык. Дипломның оригиналыннан тыш, онлайн сервиска аның һәм башка документларның электрон вариантларын да теркәргә туры килде. Беренче кеше яклаганда, каушап да калдык. Без телефоннар аша онлайн укыдык, ә яклау компьютер аша барды. Комиссия вәкилләре хәтта сез бу уку кушымтасында укымадыгызмы әллә, бу программада эшли алмыйсыз дип дәгъва да белдерделәр. Телефон һәм компьютерның мөмкинлекләре төрлечә икәнен онытканбыз. Комиссия вәкилләре, гомумән, безгә карата объектив фикер йөртте. Иң мөһиме: нәтиҗәсе бар. Без үзебез сайлаган темаларга фәнни эшләрне яздык, якладык. Мин үземнең кафедрама, фәнни җитәкчемә, төркемдәшләремә рәхмәт әйтәсем килә, – ди Мамадыш районың Түбән Яке авылы кызы Алинә Юнысова. Алинә шулай ук татар телевидениесендә хезмәт итә.

Кызыл дипломнар очрашмады
Укытучылар көчле студентлар белән хушлаша, ә дипломлы яшь белгечләр чын-чынлап белгеч статутусында эшкә барачак. Шунысы сөенечле: бүген безнең яшь хезмәттәшләребезнең һәркайсы диярлек эшкә урнашкан. Һәркемнең яраткан редакциясе бар. КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин әйтүенчә, зур тантаналар көтелми. Әмма җитәкчелек кечкенә төркемнәрдә берничә җылы сүз әйтергә тели икән. “КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский белән аларга берничә җылы сүз әйтәсебез килә. Элек мондый чаралар Флорид Әгъзамов исемендәге аудиториядә тантаналы шартларда үтә иде. Ректор да кызыл дипломчыларны җыймады быел. Безгә дә дипломнарны өстәлгә куярга, студентларга исә шуннан килеп алырга туры киләчәк”, – диде ул. Кичә КФУ магистрларга дипломнар тапшыра башлады инде.

КФУның мәгариф эшчәнлеге буенча проректор Дмитрий Таюрский киләчәктә дистанцион уку төп уку процессына өстәмә чара гына булачак, дип белдергән иде. Вузлар студентларны 1 сентябрьдән уку биналарына кайтыр дип өметләнә. Шул ук вакытта чит ил студентлары өчен беренче семестрда уку онлайн калырга да мөмкин.

Фото:http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: