"Ел укытучысы-2023": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам"

"Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.
“Ел укытучысы” бәйгесе укытучы һәм остаз елында аеруча мөһим төсмер ала. Бу укытучылар арасында үзенчә “Алтын барс” тапшыру кебек.
– Укытучының дәрәжесен күтәрү өчен республикада күп чаралар уза. Республикабыз мәгариф өлкәсендә алдынгы урыннарда. Яшьләр арасында да өметлеләр бар. Бу бәйге республикабызда белем бирү системасында эшләүчеләрнең фидакәрь хезмәтен күрсәтә. Үз эшеңне яратмасаң, аңламасаң, сәхнәгә чыгып кәгазьдә язылганны сөйләү генә дөрес булмас иде. Мин үзем дә химия фәне укытучысы. Янәдән укытучы булсам, шул фәнне генә укытыр идем, дип уйлыйм. Укытучы булып калу зур дәрәҗә, министр хезмәте вакытлыча. Гомумән, барысы вакытлыча. Күңелдә мөгаллим һөнәрен саклау мөһим. Бу сүзләрдән үзем дә, читләшмәскә тырышам, - дип белдерде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Бәйгедә укытучылардан кала, тәрбиячеләр дә катнашты. Алар өчен махсус номинацияләр булдырылган. Айсылу Лотфуллина балалар бакчасында 2017 елдан бирле эшли. Ул укытучылар, тәрбиячеләр династиясеннән. "Бу өлкәдә мин әти-әни юлыннан киттем", – ди Айсылу. Ул “Тәрбия һәм белем бирү буенча туган телле төркем тәрбиячесе” номинациясендә җүңү яулады.
– Бәйгедә икенче тапкыр катнашам. Дөресен әйтәм, җиңүне көттем, әмма барыбер бик шатландым, дулкынландым. Мин балаларны бик яратам. Алар өчен уеннар уйлап чыгарам, шигырьләр язам, дәресләремне төрләндерергә тырышам. Бәйгенең сайлап алу турларында да авырлыклар булды.Нибары 5 минут эчендә таныш түгел балалар белән дәрес үткәрергә кирәк иде. Барысын да эшләп чыктык, мин шатмын, – диде Казан шәһәре Вахитов районының 41 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина.
Милли тәрбия, белем бирүгә республикада аеруча зур игътибар бирелә. "Ел татар теле укытучысы” номинациясендә исә, ике җиңүче билгеләнде. Бу исемгә Төмән шәһәреннән Халидә Кәримова һәм Казан шәһәре Яңа Савин районыннан Алинә Шәгәрәева лаек булды.
– Безнең мәктәптә 8 милләт вәкилләре белем ала. Укытучы кызыксынса, күңел биреп эшләсә, балаларга үрнәк булса, алар үзләре татар теле белән кызыксынып китәчәк дип уйлыйм. Укытучы укучыдан бер адым алда булырга тиеш. Төмәндә татар телен саклауга юнәлтелгән бик күп бәйгеләр, чаралар оештырыла. Балаларга татарча шигырьләр, җыр-биюләр өйрәтәбез, - диде Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе укытучысы Халидә Кәримова.
Әлбәттә, чараның иң көтелгән мизгеле – абсолют жиңүче исемен ачыклау. Иннополис лицееннан математика укытучысы Арман Костанян - Татарстанның “Ел укытучысы” булды.
– Җиңәсем килде, үземнең хезмәттәшләремә бик зур рәхмәт әйтәм. Математика укытучысы вазифасын тәкъдим иткәннәр иде. Гел көтмәгәндә укытучы булып киттем. Алты ел балаларга белем бирәм. Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам. Укучыларның җиңүләрен күргәч, күңелдә горурлык хисләре уяна. Безнең һөнәрдә бу иң мөһиме, - дип әйтте Арман Костанян. Ул Татарстан данын Россия этабында яклаячак.
Җиңүчеләр исемлеге:
“Тәрбия һәм белем бирү буенча туган телле төркем тәрбиячесе” Лауреат - Айсылу Мингазова (Кукмара)
3 урын – Айсинә Мөхәммәдиярова (Казан)
2 урын - Илһамия Васильева (Балтач)
1 урын - Айсылу Лотфуллина (Казан)
“Татарстан Республикасының ел тәрбиячесе - 2023”
“Мәктәпкә кадәр белем бирүдә заманча технологияләр” номинациясе - Алия Әхмәтҗанова (Буа)
“Һөнәри эшчәнлек перспективасы” номинациясе - Ольга Нестерова (Түбән Кама)
Лауреат - Алсу Зарипова (Яшел Үзән), Людмила Донченко (Казан)
3 урын - Марина Демидова( Чистай)
2 урын - Наталья Русинова (Яр Чаллы)
1 урын - Юлия Токмакова (Казан)
Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023
Лауреат – Ләйсән Морзаева (Башкортстан), Рәмзия Мәгъфурова (Мамадыш), Венера Латыпова (Омск өлкәсе), Айгөл Галиева, (Азнакай)
3 нче урын – Раилә Батыркаева (Киров өлкәсе), Руслан Гайнанов (Кукмара)
2 нче урын – Роза Ибраһимова (Саратов), Гөлназ Хайбуллина (Бөгелмә)
1 урын – Халидә Кирамова (Төмән), Алинә Шәгәрәева, (Казан)
“Педагогик дебют” номинациясе
Лауреат – Кристина Селиванова (Алабуга), Мария Волчкова (Казан)
3 урын – Алина Детистова (Әлмәт)
2 урын – Ришат Сайфетдинов (Арча)
1 урын – Карина Абаза (Казан)
Татарстан Республикасында “Ел укытучысы - 2023”
Лауреат – Екатерина Массарова (Казан), Светлана Урманчыева (Яр Чаллы)
3 урын – Екатерина Шавалеева (Буа)
2 урын – Екатерина Лисина (Казан)
1 урын – Арман Костанян (Югары Ослан районы)
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июнь 2023 - 16:39Арыганлыктан ромашка эчегез Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Аптыраганнан эчелгән каһвә дә тиз генә ярдәм итәргә ашыкмый. Хроник арыганлыктан тагын нәрсә кулланып карарга була соң?400
-
5 июнь 2023 - 16:08Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата? Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге аккаунтын күзәтү кызык. Анда шәхси тормышы да, эше дә, төрле кызыклы һәм кызганыч хәлләр дә – барысы да бар, бернәрсәне дә яшерми ул.3100
-
5 июнь 2023 - 16:01Ишекне ябып чыкканда карт ана: «Китмәгез!» – дип, җиргә ятып ялварып елап кала Тугыз туган нигез бүлә Бер төптән чыккан агач шикелле, бер ояда туып‑үскән туганнарга гомер буе сокланып та, көнләшеп тә карадым. Кайгыда да, шатлыкта да алар гел бергә, бер йодрык, көч. Бу зур дөньяда минем сыман «урлап өзгән камыр төсле» (әнием сүзләре) япа‑ялгыз түгел.3700
-
5 июнь 2023 - 15:42Ир кешенең колакка алка тагуы, чәчен хатыннар кебек ясавы Аллаһның каргышына илтә Аллаһ кешелекне ирле һәм хатынлы итеп яратты. Ул теләсә, җир өстендә гел ирләр генә яки гел хатыннар гына яшәр иде. Әнә бит, Европа илләрендә бер көтү «ирләр» урамга чыгып, транспарантлар күтәреп: «Без хатыннардан башка да булдырабыз!» - дип чаң кагалар.3400
-
5 июнь 2023 - 15:36Сез дә кулланыгыз: тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.3500
-
5 июнь 2023 - 15:31Миллениум күперенең бер полосасы ябыла Казанда бу атнада Миллениум күперенең Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына кадәр транспорт хәрәкәте ябыла.3700
-
5 июнь 2023 - 12:53Гафу сорарга кайтыйк! “Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит!” - ди безнең акыллы халык. Шуны истә тотып, Исәк Сабан туена кайтып килдек әле. Туган авыл булмаса да, туган район! Чакыручысы да кем бит әле - Буа якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Мөнир улы Закиров. Газетабызның дусты, ярдәмчесе.12302
-
5 июнь 2023 - 11:45Рүзилә Хәертдинова: "Тормышымда нинди авырлыклар булганын күз алдына да китерә алмыйсыз" Җырчы Рүзилә Хәертдинова хатын-кызлар киеме кибете ачкан. Бизнесы һәм шәхси тормышы турындагы сорауларга ул социаль челтәрдә җавап бирде.20201
-
5 июнь 2023 - 09:31Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык Туганнар арасында гаилә корырга ярамый, диләр. Башкалар ничектер, ә бездә бу сүзне чынга алучы, моңа игътибар итүче юк. Ирле-хатынлы туганнар арасында икетуган яки өчтуганнар күп. Әби белән бабай да үзара икетуган.75800
-
4 июнь 2023 - 18:01Мондый операциядән соң исән кала алмаячаксың, диләр аңа. Ә ул... Көзге уңышны җыюның кызган мәле. Бәрәңгедән соң кабакларны да кышкы саклауга куярга кирәк. Быел алар да бик уңган – һәрберсе тегермән ташы кадәр. Гәрәбәдәй ялтырап яталар бакча уртасында.101600
-
4 июнь 2023 - 12:50"Кабереңә ятып еласам да, соң инде..." Артур әнисенең кабере янында басып тора. Бүген әнисен җир куенына салдылар. Әнисе мәңгегә китте. Бик авыр иде аңа. Бер рәхәт тә күрсәтмәде бит ул әнисенә. Кабереңә ятып еласам да, соңдыр шул, соңдыр – ир уртасы булып килгән Артурның күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләр акты.268604
-
4 июнь 2023 - 12:40Тартуны ташлар өчен нишләргә? Берничә тапкыр талпынып та, тәмәке тартуны ташлый алмаучылар бар.42300
-
4 июнь 2023 - 10:48300 бит китап укымыйча йокларга ятмый Безнең арада гына уникаль шәхесләр җитәрлек. Шундыйларның берсе белән Лаеш районында таныштык. Александр Алексеев алты тел белә, гармунда да татарча көйләрне шәп итеп суза.27601
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
3 июнь 2023 - 08:29Без имениЛандыш молодец 😍Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 06:20Без имениДонья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!"Иремнең беренче хатыны белән кунакка йөрешәбез"
-
2 июнь 2023 - 20:24Без имениЮгары Лашчы авылы халкына изге эшләрендә АЛЛАҺ Тәгалә ярдәмен бирсен, ин шәә АЛЛААҺ!Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.185100
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.672405
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.728001
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.37300
-
5 июнь 2023 - 16:39Арыганлыктан ромашка эчегез Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Аптыраганнан эчелгән каһвә дә тиз генә ярдәм итәргә ашыкмый. Хроник арыганлыктан тагын нәрсә кулланып карарга була соң?400
-
29 май 2023 - 09:09Насыйп ярны ташлаганмын... Фаяз белән бер авылда, бер урамда уйнап үстек. Ул – беренче мәхәббәтем. Бик сабыр, тыйнак егет иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттем, ул авылда калды. Аралар шулай өзелде.330807
-
29 май 2023 - 09:38“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?” Газета укучылардан килгән сорауларга Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.139324
-
29 май 2023 - 09:42Мәңге яшь калу сере нәрсәдә? Табиб ачыклык кертә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшь категориясенең яңа квалификациясен кабул иткән. Аны кешенең сәламәтлеге һәм тышкы кыяфәте яхшыру, бала табу һәм эшләү сәләте арту, тагын бик күп факторлар белән бәйле рәвештә үзгәртергә булганнар.74100
-
29 май 2023 - 11:05Елан чакса нишләргә? Россия территориясендә еланнарның 90га якын төре яши. Аларның күпчелеге агулы түгел Бездә иң киң таралганы – кара елан. Аны кыр-болыннарда, катнаш урманнарда, елга-күлләр тирәсендә очратырга мөмкин.129600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика