Шәһри Казан

Идеаль укытучы нинди булырга тиеш?

Укытучының роле турында үзара еш сөйләшәбез. Элегрәк укыткан укытучылар белән дә чагыштырабыз.  Бүген идеаль укытучы портретын төзү дә кыен – балалар башка, чоры бүтән шул.

Безгә гадел укытучы кирәк
“Максимум” мәгариф компаниясе үткәргән сораштыруда “Идеаль укытучы нинди булырга тиеш?” дигән сорауга да җавап эзләгәннәр. Күпчелек укучылар (33 процент) фикере буенча, укытучы гадел һәм объектив булырга тиеш икән. Идеаль укытучы дигәндә тагын берничә фикер булган. Сораштыручыларның 27 проценты дәрестә материалны кызыклы итеп аңлата алуын санаган. Балаларны яратуын, кеше хәленә керүен 17 процент сораштыручылар таныган.  Тыныч  һәм юмор хисле булуын 11 процент укучы билгеләгән.

Укытучыларга нинди сыйфатлар җитешми? Бу сорау җаваплар шулай ук бик кызык. 25 проценты укучы белән аңлашу җитми дип саный. 21 проценты исә юмор хисе кирәк, дип белдерә. 16 проценты шәфкатьлелек җитеп бетми дигән фикердә. Укучыларның 15 проценты укытучыларда түземлек һәм үз предметларын белү җитми дип саный. 8 проценты исә кырыслык җитми, дип белдерә. 

Гомумән, укучыларның өчтән бере укытучы өчен  иң мөһим сыйфат буларак – материалны кызыклы итеп укучыга җиткерә белү сәләтен атаган. Шулай итеп, мәктәп балаларына объектив фикер йөрткән, тыныч һәм кеше хәленә керә белүчән педагог кирәклеге ачыкланган. Бигрәк тә аның  юмор хисе  көчле булырга тиеш икән.

Балаларга  яшьрәк педагоглар белән аралашу җиңелрәк дигән фикер дә яшәп килә. Алар замана укучыларын яхшырак та аңлый кебек. Сораштырудан аңлашылганча, балаларның күпчелеге укытучының яшенә карамый. Бары тик биштән бере генә яшь укытучылар белән аралашуы җиңелрәк дип белдергән. Ә менә укытучының тышкы кыяфәтенә беркем дә битараф кала алмаган.

Сораштырылучыларның һәр икесе укытучы белән конфликт булып алуын белдергән. 64 процент укучылар хәтта шуның аркасында стресс кичергән булган. 76 процент  укучылар дәрес вакытында укытучы тавышын күтәрергә тиеш түгел дип саный. 

Россиядә педагогның югары статусы турында канун кертергә җыеналар. Мондый инициатива белән Татарстандагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец чыга. Ул аны Дәүләт Думасына гына түгел, Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка да юллаган. Әгәр дә канун кабул ителсә, ул укытучыны төрле гаугалардан йолып кала алачак. Хәтта шушы законга таянып кадрлар дефецитын да хәл итеп булачак. 

Укытучылар да табиблар кебек  профессиональ ялгыш җибәрергә хокукы юк. Әмма һәрбер эштә хаталар була. Кайчак әти-әниләр бер сәбәпсез шикаять язарга мөмкиннәр. Кайчак бер җәнҗал укытучыны эштән җибәрергә сәбәп була ала. Чынлыкта укытучы да шулай ук гадел мөнәсәбәткә лаек.

Реклама

Балалар алдында тәнкыйтьләмәгез
Ата-аналар җыелышында өйдә бала алдында укытучыга карата мөнәсәбәтегезне белдермәгез, дип өйрәтәләр безне. Гомумән, балалар алдында укытучыны тәнкыйтьләргә ярамый, диләр. Укытучы элеккеге кебек белем бирү хезмәтен башкаручы гына түгел. Хәзер законнан да “мәгариф хезмәтен күрсәтү” төшенчәсе алынды. Укытучының вазифалары шактый киң бүген. Моңа укыту да, белем бирү дә, тәрбияләү дә керә. Соңгысына бигрәк тә күбрәк басым ясала башлады.

“Авыл укытучысы” программасы гамәлгә кертелде. Укытучының табиб кебек дәрәҗәсен күтәрү эшен алга таба да дәвам итәргә генә кирәк. 
Электрон көндәлекләр, кәгазь журналларны тутырмау кебек эшләр дә укытучының хезмәтен беркадәр җиңеләйтергә тиеш. Бер үк вакытта укытучының хезмәт хакы да арттырырга кирәк. Бүген укытучы тиешле акча алыр өчен берничә ставканы тартырга мәҗбүр. Өстәвенә репетитор булып та эшли. Мәктәпкә яшь кадрлар да бик киләм дип тормый. Статистика буенча педагогик вузлардан 30 процент кына яшьләр мәктәпләргә эшкә килә. Өч елдан соң шуларның яртысы да эшләп калмый икән. 

Ничек кенә булмасын, мәгарифтә әле эшлисе эшләр җитәрлек. Ел саен үткәрелүче үзгәрешләр дә укытучыны талкымасын иде. Эшен яраткан, мәктәптән китәсе килмәгән укытучыларга мөнәсәбәт тә үзгәрсен иде. Укытучылар көнен дә елмаеп-сөенеп каршы алсыннар. Бәйрәмегез белән хөрмәтле укытучыларыбыз!

Регина Кәримуллина, 4 сыйныф укучысының әнисе:
– Безгә укытучылардагы бөтен сыйфат та ошый. Алар шушы эш буенча укыганнар инде. Белемнәре җитәрлек. Укытучы начарлыкка өйрәтә алмый. Әмма безгә укытучылар коллективындагы стабильлек җитми. 4нче сыйныфта укучы кызымның ел саен башлангычта сыйныф җитәкчеләре алмашына. Башлангыч баласы өчен генә түгел, ел саен үзебез өчен дә стресс булды бу. Укытучылар мәктәптән китә. Яшьләр бер ел да эшләми. 2 сыйныфтан аерым фәннәр буенча предмет укытучылары керә башлады. Сыйныфтан сыйныфка күчеп йөриләр. Элек мондый хәлләр бишенчедән соң гына башлана иде.

Марс Нотфуллин, Әлки районы, Югары Әлморза мәктәбе укытучысы:
 – Үрнәк укытучы төрле яктан үсәргә тиеш. Тар белгечлек белән генә укытучы булып булмый. Әйләнә-тирә мохиттәге булган алга омтылыш, новаторлык та хас булырга тиеш аңа. Яңа  инструментмы, фәндәге яңа төрле үзгәрешләрме – яңалыкларны белеп торып, балаларга аңлатып торучы, тормышта кулланырлык белем бирүче кеше дә булырга тиеш ул. 

Камәрия Хәмидуллина, Халык укытучысы: 
– Идеаль укытучы бөтен заманнардагы кебек балаларны яратырга тиеш.

Люция Мусина, җырчы:
– Идеаль укытучы балаларны яратырга тиеш диеп уйлыйм. Укучыларының психикасын белергә, өйрәнергә тиеш. Кайсы балага мактау кирәк, ул мактагач тагын да тырыша башлый. Ә кайсы баланы сүгеп алырга кирәк, ә кайсы бала белән сөйләшү дә җитә. Укытучыларга мин исәнлек-саулык, түземлек, эшләрендә зур уңышлар телим. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 6 октябрь 2022 - 12:19
    Без имени
    Нигә эшен яратып эшләгән укытучыларга, мәктәп директорлары эшләргә мөмкинлек бирмиләр?!?. Нигә мәктәптәге укытучылар эштән китәләр? Коллективтан уку елы беткәч, унбишәр укытучы яраткан эшеннән китә?!?! Ә нигә эшен, укучыларын яраткан укытучылар башка мәктәпкә эшкә китә??? Нигә?!?! Монда гаеп балалар белән әти- әниләрдән дә, хезмәт хакыннан гына тормый бит?!?! Монда мактаулы мәктәп директорлары да үз өлешләрен кертә җәмәгать!!! укытучы үзен төрмәдәге тоткын кебек хис итеп йөри мәктәптә!!! Яхшы, нормальный мәктәп директоры коллективны туплап, дус булып эшләсәләр генә мәктәптәге хәлләр яхшырыр. Гомумән, пенсионер мәктәп директорларын директор вазифасыннан азат итергә кирәк!!!