Шәһри Казан

Кем булырга, яки балага һөнәр  сайларга булышырга кирәкме?

Мәктәпне тәмамлау шатлыклы гына түгел, беркадәр  борчулы да вакыйга. Моңарчы тигез сикәлтәсез генә барган тормыш йөз процентка үзгәрә дә куя. Имтихан тапшыра алырмы, вузга кергәндә баллар җитәрме, укырга керми калса – нишләргә? Сорауларга җавапны «Кем булырга? Баланың сайлау хокукы» дигән темага узган ата-аналар җыелышында эзләделәр. Туры эфирны Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.

Ата-аналар балаларга һөнәр сайлауда катнашырга тиешме? Бу шактый катлаулы сорау. Белгечләр бер сүздән әти-әни балага теге яки бу һөнәрне мәҗбүриләп тага алмый, шулай да һөнәр сайлауда, юл күрсәтүдә булышырга тиеш дигән фикергә килделәр. “Яшьләр үзләре булачак һөнәрләрен үзләре сайлый. Алар әле киләчәктә аның нинди табыш китерәчәген дә уйлый. Әти-әни ярдәм итәргә тиеш. Тик үз фикереңне тагарга кирәк түгел. Моның өчен бергәләп кызыклы һөнәрләрне барларга була”,  – ди В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова. 

Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдергәнчә, югары уку йортларында иң зур ихтыяҗ булган белгечлекләргә икътисад һәм идарә, мәгариф һәм педагогика өлкәсе, информатика һәм исәпләү техникасы, электр һәм җылылык энергетикасы, юриспруденция керә. Сүз дә юк, һөнәрләр күбрәк. Тик өстенлек әлеге юнәлешләрдә кимеми. Билгеле булганча, быел 11 сыйныфны 15 меңнән артык укучы тәмамлый. 

Һөнәр сайлауның психологик моментлары да юк түгел. Балаңа йогынты ясарсың, теләмичә укыр яки бөтенләй ул юнәлештә эшләмәс. Педагог-психолог Инна Идрисова, баланың фикеренә дә колак салырга кирәк, ди. “Ата-аналар актив катнашырга тиеш. Әмма бу балага ярдәм итү максатыннан эшләнсен”, – дип киңәш итә. Стресслы хәлләр дә төрле булырга мөмкин. Мәктәптә БДИ тапшыру гына түгел, баланың уку йортларына укырга керә алмыйча калу ихтималы да бар. Кемдер бу вакытта пауза алырга мөмкин. Мәсәлән, икенче елга кадәр әзерләнергә дә, башка һөнәрләрне дә сынап карарга була. Бу уңайдан республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм  социаль яклау  министрлыгы белгече Софья Тонконог “Работа в России” порталына керергә тәкъдим итә. Монда укучы вакытлыча эш таба, төрле әзерлек тестлары үтә ала. Альтернатив профессия сайларга була. Һөнәрләрнең туры килү-килмәвен сынап карый ала. Билгеле булганча, теге яки бу һөнәрне башкару өчен билгеле бер сыйфатлар булырга, компетенцияләрне дә үзләштерү кирәк. 

Эшме, укумы?
Шунысы кызык, сораштырулар буенча, кичәге мәктәп укучысы укуны түгел, күбрәк эшне сайлый икән. Аннан яшьләр тизлекне ярата, аларга эш тиз дә булсын, шунда ук бәяләнсен. Шуңа да күпләр мөстәкыйль эшләүне, мөстәкыйль акча эшләүне хубрак күрә. Банкир Руслан Әхәтов белдерүенчә, әгәр дә һөнәр сайламасаң, шулай ук зыялы түгел. Тормыш дәвамында без күбрәк тә өйрәнәбез. Каядыр укырга керсәгез дә, соңыннан икенче һөнәрне үз итәргә мөмкинсез, ди ул. Үзенең мисалында башта Суворов училищесына укырга керүен, аннан Эчке эшләр юнәлешендә укуын, ә соңгы 20 елда банкир булып эшләвен сөйләп үтте. Укырга, кабат укырга кирәклеген дә асссызыклады ул.

Реклама

Бер үк вакытта хезмәт базарында да кызык хәлләр күзәтелә. Югары белем генә түгел, эшче һөнәрләргә ихтыяҗ арта бара. Киләчәк һөнәрләре нинди алар?

Белгечләр бу хакта да уйлана. Теләк, мөмкинлекләр һәм реаль картинаны бергә күзаллау да мөһим. Билгеле булганча, ел саен  мониторинг үткәрелә. Берничә елга алдан фаразлар да билгеләнә. Бүген, мәсәлән, һәрбер чыгарылыш укучысы өчен кирәкле дәрәҗәдә эш урыннары бар. Киләчәктә, мәсәлән, эшче һөнәрләре күбрәк кирәк булачак.  Югары белемлеләр, киресенчә, беркадәр кимеп бара.  Эшче һөнәрләре үсештә булса, югары белемлеләр арасында тотрыклылык барлыкка килә. Бер үк вакытта эшче һөнәрләренә түләү мәсьәләсе дә арта бара. 

Аннан замана нейроинформатика, робототехника, IT-технологияләр, киберкуркынычсызлык, телемедицина юнәлешендә бик күп төрле белгечлекләргә дә юл ача. Конструктр, механик кебек һөнәрләр заманчалаша бара. Әлбәттә, аерым эш урыннарында аларның компетенцияләре генә үзгәреп барырга мөмкин. Эш урынында укучыларны өйрәтү дә кирәк. Ул эшкә урнашучыны әле эш урынында калуы да, аның стрессларга яраклаша белүе, эшне төбеннән төшеп өйрәнү кебек сыйфатларын да үз эченә ала. Шул ук вакытта интеллект, дисциплина, төрле күнекмәләр дә вузда укыганда салына, ди алар. Шуңа да белгечләр күп очракта югары белем кирәк дип саный. 

Ни генә булмасын, һәр мәктәп укучысы үз һөнәрен табарга, үз юлын булдырырга тиеш. Һөнәргә карата кызыксыну, үзбилгеләнү мәктәптә укыганда булдырылырга тиеш, ди белгечләр. Әгәр дә алай барып чыкмаган икән, һәркемнең алдында күп юллар бар. Курыкмаска, һөнәрне сайлау, хәтта кабат сайлау мөмкинлеге дә бар. Тырышырга, укырга гына кирәк. Ябык юллар юк, аның маршруты гына башка булачак. Димәк, алга!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: