Шәһри Казан

“Милли мәгариф – телебез, милләтебезнең төп умыртка баганасы”

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, балалар бакчаларында милли тәрбия белән шөгыльләнүче тәрбиячеләрне, гомумән, телне үстерүдә өлеш кертүче белгечләрне бергә туплап сөйләшү беркайчан артык булмас. Соңгы вакытта төрле мәйданчыкларда күп очраштык, бу форум исә шул эшләргә нәтиҗә дә, алга таба максатлар кую да булды. Һәрхәлдә, “Татарстан республикасында милли мәгарифне үстерү” республикакүләм форумы юкка гына үткәрелмәде.

Аны саклауда һәркем үз өлешен кертергә тиеш

Бүген безнең туган телне өйрәтүдә мактанып сөйләрлек проектларыбыз да, кызыклы методикаларыбыз да бар. Төрле уеннар, остаханәләрне санап китә алабыз. Туган телебездә эшләр, кулланыр өчен әсбаплар, заманча техник мөмкинлекләр, онлайн-мәктәпләр арта гына бара. Бу шартларда  туган тел язмышына битараф булырга гына кирәкми. Һәркем үзендә җаваплылык алып, үз урынында эшне башкарырга гына тиеш.

– Сездән башка милли тормышны күз алдына китереп булмый. Милли мәгариф – телебез, милләтебез язмышының төп умыртка баганасы. Укытучыларның, мәгариф җитәкчеләренең, уку-укыту буенча директор урынбасарларының ни дәрәҗәдә татар җанлы булуы мәктәптә татар телен укытуның эчтәлегенә  зур йогынты ясый, – дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Ул татар теле язмышы өчен һәрчак көрәшеп яшәгәнебезне дә искәртте. Татар теле укытучыларыннан башка телебез язмышын һич күз алдына китерә алмаганын да белдерде. Марат Әхмәтов әйтүенчә, республика бюджетында да мәгариф өчен 128 млрд сум акча тотыла. Бу – республиканың 340 млрд сумлык бюджетында мәгариф тармагына никадәр зур урын һәм әһәмият бирелә дигән сүз. “Милли мәгариф тә үги бала дип әйтмим. Заманыбыз, яши торган чорыбызда телебезнең язмышы сынау үтми хәле юктыр. Иң борчыганы – ватандашларыбызда, милләттәшләребездә телебезгә, милләтебез язмышына рухи ихтыяҗны үстерә алмыйбыз. Саннар буенча, республикадагы татар балаларының дүрттән бере генә туган телендә белем ала”, – ди Әхмәтов.

Татар телен һәм әдәбиятын мәктәпләрдә укытуның нәтиҗәсе булып мәктәп укучыларының татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан сайлаулары да тора. Кызганыч, бу мәсьәләдә дә без мактана алмыйбыз. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова сөйләвенчә, татар теленнән төп дәүләт имтиханы тапшырмаган  районнар арасында Апас, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Кама Тамагы, Менделеевск, Тәтеш районнары бар. Шулай ук Минзәлә, Чистай, Ютазы, Нурлат районнарында татар теленнән имтихан тапшыручылар саны аз. Алдынгылар да бар. Кукмара, Балтач, Чүпрәле, Әлки районнары яхшылар исәбендә.

Үрнәк итеп күрсәтерлек мәктәпләр арасында Казандагы 2 гимназия белән беррәттән Самара шәһәрендәге “Яктылык” мәктәбен  атый алабыз. Мәктәп директоры Радик Газизов үз төбәкләрендә милли тәрбия бирүнең, татар теле һәм әдәбияты укытуның матур үрнәге белән таныштырды. Татар телендә укучы балаларның алтын медальләр дә алулары, йөз баллга БДИ тапшыруларын да сөйләде. Милли мохит, туган телгә мөнәсәбәт, татар халкы тарихын укытулары турында сөйләгәндә сокланып утырдык. Шушы мәктәпкә керү өчен шәһәрдәгеләр генә түгел, якын тирә районнарда яшәүчеләр дә чират тора икән, бу үзе күп нәрсә турында сөйли. 25 ел дәвамында алып барган эшләренең шундый нәтиҗәләрен күрү дә куанычлы. Мәктәп үзе генә түгел, иртә үсеш программалары буенча татар балалар бакчалары белән бергә дә эшли. 

Реклама

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова әйтүенчә, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең югары дәрәҗәдә укытылу өчен бөтен мөмкинлекләр бар.

– Уку планнарының аерым вариантларында туган тел һәм әдәбият фәне булмавы, дәресләр саны кыскару борчу тудырды. Мәктәпләрдә туган телне өйрәнүне саклау максатыннан, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы, республика җитәкчелеге, депутатлар корпусы тарафыннан федераль үзәк, Россия Мәгариф министрлыгы белән эшлекле очрашулар узды. Нәтиҗәдә, яңартылган стандартларга уку планнарында дәресләр санын арттыру турында үзгәрешләр кертелде, – диде ул. 

Ул моның мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр өчен көтеп алган мәгълүмат булуын ассызыклады. 
–Шуңа нигезләнеп, һәр мәктәптә тиешенчә эш оештырылса иде. Мәктәпләрдә, кимендә, ике сәгать татар теле һәм әдәбияты укытылу безнең өстә. Моны карар итеп кабул итүне сорар идем. Урыннарда дөрес эш планнары оештырылып, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең югары дәрәҗәдә укытылуын сорыйм. Туган телне укыту өчен барлык шартлар тудырылган. Туган тел укытылмаган бер мәктәп тә калырга тиеш түгел. Әзерлекле укытучыларыбыз да, уку әсбаплары да бар, – диде Минзәлия Закирова.

Сүз уңаеннан, 2021-2022 уку елында республикада 629 татар мәктәбе эшләгән. Аларда 80 меңгә якын бала укыган. Туган тел буенча Азнакай, Актаныш, Арча, Балтач, Мөслим, Саба, Теләче районнары әйдәп баручылардан булган. Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Чистай шәһәрләрендә бу юнәлештә әле активлашу сорала. Нурлат, Питрәч районнарында туган телгә тәрбия бирүгә игътибар көннән-көн төшә баруы ачыкланган. Ә Лениногорск, Менделеевск, Югары Ослан районнарында тел  мәсьәләсе чын мәгънәсендә борчу тудырырлык икән.
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: