“Парламент дәресләре”, яки ничек депутат булырга?

Безнең укучылар хәзер үзләренең хокукларын бик яхшы белә. Ә менә хокуклардан тыш, бурычларыбыз барлыгын да онытып бетермәскә кирәк. Мәктәп укучысына җәмгыять, граждан, ватанпәрвәрлек төшенчәләрен ничек аңлатырга? Татарстан Дәүләт Советында республиканың мәгариф идарәләре җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен быел чираттагы “Парламент дәресе” үткәрелде.
“Парламент дәресләре" инде 15нче тапкыр уздырыла. Быел ул 1-18 февраль көннәрендә мәктәпләрдә үткәреләчәк. Ел саен төрле-төрле темалар өйрәнү, сорауларга җавап эзләү, җирле депутатлар белән очрашу, төрле квест-дәрес форматында да уза ул. Һәрхәлдә, ул дәресләрдә күтәрелгән темалар беркемне дә битараф калдырмый. Быел “Без – Россия гражданнары” темасы үзәккә алына. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән дәрестә бик күп темалар күтәрелде. Гаиләдәге һәм мәктәптәге тәрбия эшләренең әһәмияте дә билгеләнде. Укытучының ролен күтәрү турында да сөйләп үтте ул. Сәяси вакыйгалардан да читтә кала алмадык. Туган ил, Ватан, патриотизм темаларына да тукталдык.
– Дәүләт Советында гадәттәгечә “Парламент дәресләре"ндә күтәреләчәк темаларны барладык. Быел балаларны тәрбияләү, патриотизм темалары үзәккә алыначак. Яшьләребезне ничек саклап калырга? Алар белән бу дәрестә патриотизм, үзенең яшәгән илеңне ничек яратырга кирәклеген аңлатып узарга кирәк. Бу хакта бүген дә бик яхшы чыгышлар булды. Татарстан парламенты республиканың мәдәният һәм мәгариф министрлыгы белән бергә уртага салып сөйләшкәннән соң, шушы темага тукталырга килештек. Мәктәпләрдә яшьләребез белән эшләүне укытучылар белән бергәлектә алып бару кирәк. Балалар бакчасыннан башлап тәрбия бирү эше алып бару бик мөһим, – дип сөйли Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук халыклар арасындагы мөнәсәбәтләргә, шулай ук җанисәп алу мәсьәләләренә дә тукталды. “Гаеп артта да, тәртәдә дә бар. Без күбебез бу хәлләргә битараф кала алмыйбыз. Россиядә 16 млн кеше җанисәптә бөтенләй катнашмаган”, – дип сөйли ул җанисәптәге саннарга тукталып.
Укучыларга кызык булачак
Мәктәпләрдә әлеге дәресләрне үткәрүнең төрле формаларын кулланалар. Мәгариф белгечләре әйтүенчә, укучылар “Парламент дәресләре" белән кызыксыналар.
- Дәресләрне оештыру мәгариф идарәсе җитәкчесенең идеяләреннән дә тора. Очрашулар депутатлар катнашында да үтә. Балаларга бик кызыклы, алар яшьтән үк лидерлык сыйфатлары белән тәрбияләнәләр. Аларның депутатларга сораулары күп. “Ничек депутат булырга”, “Депутат булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?” дип тә сорыйлар. Гомумән, очрашулар бик кызыклы һәм кайнар уза дип тә әйтер идем. Парламент дәресләре балаларга җавапчыллык тәрбияләргә этәргеч тә бирә. Укытучыларга җаваплылык турында күбрәк аңлатырга кирәк. Ватанпәрвәрлек темасын гел алабыз. Быел аңа күбрәк игътибар бирәчәкбез”, - дип сөйли Мөслим районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.
Дәүсоветта узган “Парламент дәресе”ндә утыручыларның күбесе тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары. Әлмәтнең “Адымнар” мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре укытучысы Гөлнара Гатауллина да әлеге дәресләрнең файдасы зур булуын әйтә.
- Парламент дәресләре бик кирәк. Мәктәп программаларыннан тыш балаларга өстәмә белем бирергә дә кирәк. Без егерме беренче гасырда яшибез. Балалар 20-21 гасырны программа буенча 10 сыйныфта гына өйрәнә. Ә менә кечкенә классларда милләтара мөнәсәбәтләр турында өстәмә дәресләр кирәк. Шуңа бу парламент дәресләренең файдасы зур. Балалар кызыксыналар. Әгәр дә дәресне кызыклы итеп, бүгенге көн белән бәйләп, бүгенге аларның проблемаларын да күрсәтеп квест уеннары формасында кызыксындырырга кирәк. Балалар начар түгел, балалар бик яхшы. Алар беркатлы. Алар укытучының авызына карап торалар. Укытучы бик зур роль уйный. Берара укытучы кырыйда дирижер гына булып торырга тиеш дип әйтә башладылар. Миңа калса ул дөрес түгел, беренче урында – укытучы! Әгәр дә укытучы дәресен дөрес итеп җиткерә икән, бала белемле булачак. Аннан дәресләрдә һәрвакыт балаларның хокуклары һәм бурычлары дигән бик зур тема да гел кызыксыну уята, – дип сөйли Әлмәтнең “Адымнар” мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре укытучысы Гөлнара Гатауллина.
“Парламент дәресләре” кысаларында 1 февральдән 31 мартка кадәр укучылар арасында рәсем, инша, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары буенча бәйге узачак. Укытучы-педагоглар арасында методик эшләнмәләр дә бәяләнәчәк. Быел беренче тапкыр мәктәп музейлары өчен дә бәйге булачак. Укучылар мәктәп музее турында кыска видеофильм яисә видеоролик төшерү, аның уникальлеген раслау, анда патриотик тәрбия эшләре, кече Ватанга мәһабәт, Ватанга тугрылык темалары аваз табарга тиеш. Бәйгеләргә апрель аенда Россия парламенты көнендә нәтиҗә ясалачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.000
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...1100
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.11001
-
27 март 2023 - 09:55Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган? Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм ветераннарның гаиләләренә ярдәм итү өчен махсус фонд булдырырга йөкләмә биргән иде. Хәзер бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителә. Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.12301
-
27 март 2023 - 09:49Кетердәп торган чебурек камыры Әлеге ысул белән ясалган чебуреклар кыздырганнан соң кетердәп торачак. Кирәк булачак: 4 стакан он, 320 мл су, 1 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы тоз.13600
-
27 март 2023 - 09:21Кукмара, Чаллы, Арча - көрәштәге яңа лидерлар Көрәш буенча Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына узган ярышлар командалар рейтингында сизелерлек үзгәрешләр китереп чыгарды. Гел беренче урында барган Әлмәт командасы 4нче урынга тәгәрәде.49600
-
25 март 2023 - 14:31Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк" Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.67201
-
25 март 2023 - 13:35"Ник болай булды бу? Каһәр төшкән сугыш! Ник безне аерды икән?!.." ...Аерылмасак иде шул без. Бер-беребезне күптән белсәк тә, бу җыр күңелдә нидер кузгатты. Мин үзем дә сизмәстән: “Сәйдә!” – дидем. Ул миңа томырылып карап алды да, “Заһир!” дип куйды. Шулай итеп, без кичке уеннарда бер-беребез белән сөйләшеп йөри башладык. Ә беркөнне мин аны озата кайттым.94502
-
25 март 2023 - 13:20"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.." Хәлләрем бераз гына булса да, җиңеләймәсме икән, дип язуым сезгә. Бик четерекле, аяныч хәлдә калдым. Зинһар, киңәш бирегез.222153
-
25 март 2023 - 11:49Көрәш буенча ТР Беренче Президенты Кубогында кемнәр җиңү яулады? Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына көрәш буенча яшьләр арасындагы ярыш тәмамланды. Чаллы командасына - афәрин!155504
-
25 март 2023 - 11:44"Ул ислам диненә күчкән иде, без аны мөселманча җирләдек..." Гаҗәеп матур чишмә буенда йөрдем дә, кайтырга дип, сукмагыннан тауга таба күтәрелә башладым. Әле иртә яз. Һава таң калдырырлык тын. Бөтен җир хәтфә яшеллектә, чәчәкләр чыкмаган, дымы да, кояшы да мулдан булгангамы, үләннәр инде биек.189404
-
24 март 2023 - 19:16"Ел укытучысы-2023": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам" "Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.36400
-
24 март 2023 - 17:49ТР Беренче Президенты Кубогының ярымфиналларына кемнәр чыккан? Актанышта көрәш буенча Татарстанның Беренче Президенты Кубогына уза торган турнирның беренче көне тәмам.136402
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 06:41Без имениШулай инде торле кеше бар безнен арада, еш булам концертларда УНИКСта, чиратыда тиз уза, кайвакыт халык ашыга-ашыга концерт бетмичэ чыгып йогерэ, бик кызганыч артистларыбыз" эле тагын оч жырым бар " диеп каушап калалар, 2-3 сэг.утыргач матур гына саубуллашасы иде дэ бит..."Бар да синең кебек сарык түгел бит, әйткәнне дә аңлыйлар, кулыңны сузгалама!", - дип кычкырасым килде...
-
27 март 2023 - 08:28Без имениМенэ сабырлык кирэк дилэр, сабырлык кирэкми вакытында китэргэ кирэк. Сабырлыкнын чиге авырту. Эх.“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 10:58Без имениМенә дигән гайләң була торып үзеңә проблема эзләмә! Аңлавымча монда син артык хыялланасың, Зифа акыллырак булып чыга. Биш-ун ел ел үткәч үзең дә ярый тыелып калганмын икән дип шатланачаксың. Ә вакыт су кебек ага. ☝️"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 21:38Без имениИкегездэ тормышларыгызны чынлап жимергэч анларсыз ни булганын, андый гыйбрэтле хэллэр куп очрый. Терсэк якын тешлэп булмый диеп утырырсын."Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 21:45Без имениСоткэ ошамаган бит бу?Жиргэ бернинди ак тосе инми 🤷♀️"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр?
-
25 март 2023 - 19:14Без имениТормышны бозарга ярамый."Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 18:30Без имениКит гомеренне эрэмгэ уздырма, гомер безгэ бер генэ бирелгэн, укенергэ калмасын. КАЧ."Мин иремнең колына әверелдем"
-
25 март 2023 - 15:34Без имениШайтан коткысы инде бу мэхэббэт тугел.Ят ир белэн , ят хатын арасында оченсе шайтан була.Уйлап кара ул хатынын урынында синен хатын булса башка ир белэн.Бу мэхэббэт дип ялгышма"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 13:55Без имениЭш турында куберэк уйла!! Вакыт утёр , барысыда эйбэт булыр!!!"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 05:28Без имениБик ошады. Чын тормыштан алынган хэл. Бэлки башкаларга сабак булыр. Уйланырлык нигез бар.Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт!
-
25 март 2023 - 07:37Без имени😰😰😰Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт!
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.26303
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.178301
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.629801
-
24 март 2023 - 19:16"Ел укытучысы-2023": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам""Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.36400
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.000
-
20 март 2023 - 09:28Казандагы Нәүрүз киләчәктә Бөтенроссия бәйрәменә әверелергә мөмкин Казан ипподромындагы мәйданда Нәүрүз гөрләде. Төрки халыкларда ул язны каршылау бәйрәме. Көнчыгыш календаре буенча 21 марттан яңа ел башлана. Татарстан башкаласында 115тән артык милләт вәкиле яши.73102
-
20 март 2023 - 09:4976 яшен тутырган татар апасы мотоциклда тырылдап урам әйләнгән “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – диләр. Ә инде хатын-кызга тагын да күбрәк һөнәрле булу кирәктер. Әни бит ул! Ядегәр авылында шундый гаҗәеп ханым белән танышкач, туды миндә әлеге фикер.197408
-
20 март 2023 - 10:00Аяклары йөрмәсә дә, өстәл янына килеп миләшләре белән серләшә, күзәтә иде Иртән торып Миңниса карчык тәрәзә пәрдәләрен ачып куйды. Аллаһка шөкер, таң атып килә икән. Төн карасы аның яратып күзәткән бакчасындагы матурлыкны каплый шул. Яктыра башлауга Миңниса тирә-юньне күзәтә башлый. Тау ягындагы йортының нигезе зур ташлар белән биек итеп күтәртелгән иде.178101
-
20 март 2023 - 13:38Бала тапканда вафат булган хатынның ире: "Иң авыры балаларга әниегез башка юк инде, дип әйтү" Рафаэль Мөхәммәтов бала тапканнан соң үлеп киткән 36 яшьлек хатынын җирләде. Ул Чаллыдагы 78нче пролицей директоры урынбасары булып эшләгән иде. Озак көтелгән уллары исән, әмма әлегә Казандагы балалар клиник хастаханәсенең реанимациясендә, табиблар күзәтүе астында.247304
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика