Шәһри Казан

Рамил Ибәтуллин: "Дәреслеккә ябышып яту – дөрес түгел..."

Казан мәктәбендә татар теле укыткан яшь татар егетләрен санап чыгу өчен кул бармаклары да җитә торгандыр. Башкалабызның татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” исеменә лаек булган 2 нче лицей-интернаты укытучысы Рамил Рәшит улы Ибәтуллин да бар алар арасында.

Дәреслектән укытып замана баласын кызыксындырып булмый

Рамил үзе тумышы белән Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылыннан. Татар теле укытучысы Марат Гомәр улы Гатиятуллин алып барган дәресләргә сокланып, аның да шушы юнәлештә укырга барырга максат куюы да юктан түгел. Туган телгә бәйле төрле олимпиадаларда катнашу Рамилнең уй-фикерләрен  көчәйтә генә. Казан федераль университетының татар теле бүлегенә укырга керә ул. 2015 елны бакалавр белгечлеге алып, аннан татар тәнкыйте юнәлеше буенча магистратурага керә. Шул ук елны 2 нче лицей-интернатта эшли башлый.
– Татар теле укытырга вакансия бар, диделәр.  Җыендым да, киттем лицейга. Монда матур гына каршы алдылар. Миңа биредә бик ошады. Безнең укытучылар коллективы бик яхшы. Инде алтынчы елымны эшлим, – дип сөйли Рамил Ибәтуллин.

2 лицей-интернат татар мәктәбе саналмый. Биредә төрле милләт балалары укый, читтән килеп белем алучылар да бар. Әмма балалар абыйларын күрүгә татарча исәнләшәләр, саубуллашалар. Рамил әйтүенчә, телне белүчеләр ике төркемгә бүлеп укытыла. Татар төркемнәре аерым программа буенча укыйлар.
– Без 5 сыйныфта телне әлифбадан башлап диярлек өйрәнә башлыйбыз. Күбрәк балаларны аралашырга өйрәтәбез. Татар телен укыту җиңел дип әйтмәс идем. Төрле балалар бар. Теләк белән укучылар да күп.  Һәрберсенең җаен табарга  кирәк. Мин күбрәк рус төркемендә укытам. Бездә, гомумән, татар телендә татар теле генә укытыла. Башка фәннәр рус телендә һәм инглиз телендә алып барыла. Олимпиадада җиңүче укучыларыбыз күп. Биредә имтихан биреп кенә укырга килә алалар. Сайлап алу ике турда уза. Башта – имтихан тапшыралар. Аннан икенче турда балалар 3 көн килеп укый һәм тагы имтихан бирә. Шуның нәтиҗәсендә сәләтле балаларны сайлап алу алып барыла. Бер урынга 10-20 кеше туры килә кайчак. Балаларны 5 сыйныфтан кабул итәбез, – дип сөйли ул лицей белән таныштырып.

Дәресләрне кызыклы итеп үткәрүдә заманча технологияләрне еш кулланалар. Мәсәлән, Рамил Ибәтуллин гел дәреслеккә генә ябышып яту – ул дөрес түгел дип саный. Хәзер безнең ресурслар, технологияләр  күп. Уен формасында аңлату әле дә үз ролен югалтмый. “Аерым бер биремгә программа төзисең. Тестны чишү өчен балалар телефоннан кушылалар. Һәм азактан экранда дөрес җавап чыга. Кем беренче, кем икенче урынны алган – ул шунда ук күренә. Аннан тыш та күп кенә программалар бар. Шулай ук балаларга өй эшен видеоформатта эшләп килү ошый. Аш-су пешерү осталыгы дигән тема бирелде, ди. Аларга рецептларны татарча әйтеп, татар телендә сөйләп видеолар ясау үзенә күрә кызык. Укучыларга телефон кулланырга кызык. Дәреслекләрдән укып кына кызыксындырып булмый, аларга заманча биремнәр бирү дә отышлы кайчак ”, – дип сөйли ул.

Реклама

Татар теле өйрәнү һәм өйрәтүнең кыенлыгы нәрсәдә? Яшь укытучы, өметле белгеч Рамил Рәшит улыннан да фикерләрне сорамый кала алмадык.
– Беренчедән, татар теле җиңел тел түгел. Икенчедән, өйрәнү өчен балаларда теләк булырга тиеш. Теләк булмаса, алар аны өйрәнмәячәк. Аннан гаиләдән дә килә. Әти-әнисе татар булып, өйдә татарча сөйләшмәсләр, баланың да теләге булмый. Мохит тә үз ролен уйный: сыйныфта татар мохите юк икән, телне өйрәнү кыенлаша. Шул ук вакытта кайчак башка милләт балаларына татар телен өйрәнү кызыграк та. Укучылар үзләре дә, Рамил абый, без бүген нәрсә өйрәнәбез, әйдәгез шуны эшлибез дип тәкъдим итәргә мөмкиннәр, – дип сөйли Рамил Ибәтуллин.

Берничә ел  укыту барышында ник татар теле белгечлеген сайладым икән дигән үкенүләр булмый калмагандыр. Эштән китәсе килгән вакытлар да булгандыр. Ләкин балаларны ярату, мәктәпкә мәхәббәт көчлерәк булып чыга Рамилнең. Каникулга гына киткәндә дә, укучыларын яңадан сагынып килә. Авыл мәктәбе, шәһәр мәктәбеме – аерма юк аңа. Иң мөһиме – үзеңнең бергә эшләгән хезмәттәшләренең ярдәмен тоеп эшләүдер ул.

“Бөтенроссия ел укытучысы” бәйгесендә  катнашырга тәкъдим иткәч тә, баштарак ризалашмый ул. Әмма сәхнәдә үзеңне тоту, бәйге дәресләренә әзерләнү, сыйныф сәгатьләрен күрсәтү – җиңел генә булмый. Хезмәттәшләренең булышлыгы белән барысын да җиңел үтә. Башта район, аннан Казан һәм республика этабында катнашу бик күп дуслар табарга да ярдәм итә аңа. Рамил исә әлеге бәйгене бер кызыклы тәҗрибә булды дип саный.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: