Шәһри Казан

Татарстан олимпиадаларда да сынатмый

Татарстан Республикасы тугызынчы ел рәттән җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча өченче урында тора. Беренче һәм икенче урында – Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре. Бездән соң Мәскәү өлкәсе (183) һәм Удмурт Республикасы (62) бара.

Республикабызда сәләтле балалар өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. 2020 елның 1 сентябреннән “Һәр баланың уңышы”  (“Успех каждого ребенка”) федераль проектын гамәлгә ашыру проекты (“Мәгариф” илкүләм проекты) кысаларында “Сириус” белем бирү үзәге моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү республика үзәге эшли башлады.

Татарстандагы мәктәп укучылары актив рәвештә төрле олимпиадаларда катнашып кына калмыйча, төбәкара, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә җиңүләр һәм призлы урыннар яулыйлар. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, узган уку елында төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда республикабыз гомуми белем бирү оешмаларының 183 меңнән артык укучысы катнашкан.

Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 400 мәктәп укучысы бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында белемнәрен сынаганнар. Шуларның 211е республикага призлы урыннар китергән. Бу күрсәткеч, 2018-2019 уку елы белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр югарырак. 

Шулай итеп, Татарстан Республикасы тугызынчы ел рәттән җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча өченче урында тора. Беренче һәм икенче урында – Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре. Бездән соң Мәскәү өлкәсе (183) һәм Удмурт Республикасы (62) бара.

Реклама

Катнашу нәтиҗәлелеге, ягъни 100 000 кешегә яуланган дипломнар саны буенча Татарстан Республикасы Мәскәүдән соң икенче урынга күтәрелгән.

Гомуми белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернаты үзен иң яхшы яктан күрсәткән. Лицейда 24 призлы урын исәпләнә.

Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова хәбәр итүенчә, мәктәп этабы олимпиадаларында һәр теләгән укучы катнаша ала. Моның өчен акча түләргә кирәк булмавын да ассызыклап үтте ул. 

Татарстан Республикасында мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабы 2021 елның 22 сентябрьдә старт алып, 29 октябрендә төгәлләнәчәк.
    

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: