Шәһри Казан

Кукмара халкы чаң суга: мәктәпләр ябыла...

Кукмара районы Ташлы Елга авылында мәктәп ябыла дигәнне ишеткәч, аяз көнне яшен суккандай булды. Әле анысы - бер, яңадан 15енең эшчәнлеген туктатканнар. Республикабызда уку йортлары, балалар бакчалары, күпфункцияле үзәкләр ачылган чорда, шундый мөһим социаль объектның ишегенә йозак элү сәер тоелды. Ни өчен шундый хәл килеп чыккан соң? Моның төбенә төшәр өчен юлга кузгалдык.

Кукмара районы Ташлы Елга авылында мәктәп ябыла дигәнне ишеткәч, аяз көнне яшен суккандай булды. Әле анысы - бер, яңадан 15енең эшчәнлеген туктатканнар. Республикабызда уку йортлары, балалар бакчалары, күпфункцияле үзәкләр ачылган чорда, шундый мөһим социаль объектның ишегенә йозак элү сәер тоелды. Ни өчен шундый хәл килеп чыккан соң? Моның төбенә төшәр өчен юлга кузгалдык.

Иң элек Ташлы Елга авылындагы мәктәпнең нинди хәлдә булуы белән кызыксынырга уйладык. Анда инде чәчләрең үрә торыр. Башта ук бинаның үзенә игътибар итәсең, ул элеккеге заманнардагы авыл йортын хәтерләтә, гәрчә үзе зур булса да. Әле түбәсенең бер өлеше җимерелергә тора. Анысын Кәркәүч төп гомуми белем бирү мәктәбе мөдире Раил Гаязов күрсәтте. Баксаң, Ташлы Елгада урнашканы филиалы булып кына тора икән. Тәрәзәләре дә бигрәк борынгы инде. Бинаның артына чыгып карасак, анда хәлләр тагын да мөшкелрәк, бөтен нәрсә 20нче гасыр урталарын хәтерләтә. Шулай инде, чөнки мәктәп үзе 1965 елда төзелгән. Тик, аны азмы-күпме булса да карарга, бераз ремонт ясарга мөмкиндер бит. Күземне ачып карасам, уку йортының коймасы да юк икән, ләбаса!

Хикмәтләр моның белән генә тәмамланмый, алга таба бинаның эченә кереп киттек. Анда да мактанырлык нәрсә юк, идәннәрендә һәм диварларында тишекләр, җылылык батареялары күгәреп беткән, түшәменә карарга куркыныч. Белем алу өчен ике класс кына бар, ә спортзал шул ук вакытта ашханә булып та хезмәт итә. 
Раил Гаязов әйтүенчә, мәктәпкә ремонт ясау өчен районда акча юк, шуңа күрә дә инде ничә еллар дәвамында алар Татарстан хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Шунысын да әйтергә кирәк: Ташлы Елгадагы филиалда нибары 12 бала белем алган. 

Мәктәп ябылуга шушы хәл сәбәпче булган да инде. Кукмара районның мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Иванова белдерүенчә, 1965 елда төзелгән бина замана таләпләренә, террорчылыкка каршы һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килми. Өстәвенә мәктәп укучыларының саны да аз. Казанның 175нче гимназиясендәге атыштан соң, ведомствоара комиссия райондагы барлык мәктәпләрне тикшергән, аның нәтиҗәсендә Ташлы Елгадагысыннан кала тагын 14енең эшчәнлеге туктатылган. Әти-әниләр нишләргә белми, чөнки күрше авылга укырга бару өчен балаларны иртәнге 5тә уятасы, дәресләрдән соң автобусны ике сәгать көтеп утырасы булачак. Шулай да, район хакимияте Ташлы Елгада яңа мәктәп бинасы төзеләчәк дип вәгьдә итә. Республика Премьер-министры Алексей Песошин исеменә җибәрелгән хатта авылда күпфункцияле үзәк төзергә сораганнар. Әлеге эш былтыр башланырга тиеш булган, тик коронавирус чыгу сәбәпле, ул туктатылган. Менә инде җәй башында шушы сорауны кабат куптарып, Казанга тагын бер хат юллаганнар. Яңа бина хәзерге клуб урынында төзелергә тиеш, ди. Анысы мәктәп янында ук урнашкан, халәте тагын да куркынычрак. Ярый әле шул тирәдә авыл советы спорт мәйданчыгы ясап куйган, югыйсә яшьләр, җирле халык кая барып сугылырга белмәс иде. 

Шунысы кызык, Ташлы Елганың мәктәбе урнашкан бинаның икенче яртысында балалар бакчасы эшли, әмма алар ябылмаган, без йөргәндә дә анда җанлылык күренде. Моны Раил Гаязов аңлатты. Баксаң, боларның икесе ике төрле оешма, шуңа күрә дә аларның эшчәнлегенә төрле таләпләр куела. Шулай да тиздән Ташлы Елганың балалар бакчасы күрше Кәркәүч авылындагы төп гомуми белем бирү мәктәбе бинасына күчәчәк. Анысы инде 1982 елда төзелгән, быел анда капиталь ремонт үткәрелә. Әлеге эшләрне үз күзләрем белән күрдем. Дөрестән дә, әлеге мәктәп замана таләпләренә туры килә, халәте дә Ташлы Елгадагы филиалдан бермәбер-бер яхшырак. Бинаның эченнән йөреп чыктык, төзелеш эшләрен дә карадык, бик матур һәм сыйфатлы булырга охшаган. Тик, әти-әниләр нишләптер анда барып укырга каршы килә. Ни өчен шулай икәнлеген белү өчен янәдән Ташлы Елга авылына килдек. 

Реклама

Наилә Фатыхованың ябылган мәктәптә ике баласы укый, берсе дүртенче сыйныфта, икенчесе – бишенчедә. Аның фикеренчә, укучыларны йөртә торган автобус иртәнге 7ләрдә авылдан чыгып китә, димәк кызларын әтәч кычкыра башлаганчы уятасы була. Дәресләре көндезге бердә бетә, ә транспорт аларны өйләренә өчтә генә алып кайта. Димәк ике сәгать вакытларын ничек булса да уздырырга кирәк дигән сүз. “Без инде каршы да түгел кебек. Күрше авылга барып укыйсы була икән, ишлисең, күнәсең инде. Тик менә озайтылган көн төркеме ясасыннар яисә ниндидер файдалы түгәрәкләр оештырсыннар иде дә бит. Шулай да, мәктәп ябыла икән, авыл да бетүгә таба бара дигән сүз халык арасында еш йөри, шуңа күрә дә үзебездәгесен саклап калу теләге зур”, – диде Фатыхова.

Без сөйләшкән арада әнисе, балаларның әбисе дә үз фикерен белдерергә өлгерде. Авылда яшәү шартлары булмаганга күрә яшьләр авылдан кача, әнә соңгы елда гына 4-5 гаилә күченеп китте, ди ул.

Район мәгариф идарәсендә, автобуслар вакытында йөриячәк, проблемалар булырга тиеш түгел дип, белдерделәр.

Ташлы Елга авылында башлангыч мәктәп ябылуы турындагы видеоны “Шәһри Казан” газетасының инстаграм сәхифәсенә урнаштырган идек. Андагы комментарийлар халыкның әлеге темага карата фикерен аерым-ачык күрсәтә. Әйтик, Эльвира дигән бер ханым болай дип язган: “21нче гасырда шушындый мәктәп булуы бик аяныч. Укытучылардан таләп итә беләләр, ә мәктәпкә бер дә игътибар булмаган! Тышыннан ук күренеп тора бит инде нинди хәлдә икәне”. Аны куатләп Хуҗина өстәп куйган: “И, мәктәбем минем! Бу мәктәптән 40 елдан артык инде чыгып киткәнгә, әллә инде җылыту системасына кадәр алмаштырылмаган? Йөрәк әрни мәктәп ябылуын ишеткәч. Заманында анда әни җитәкче булды, аның нәрәткә 39 тапкыр мендем ташкүмер алып кайтырга машина сорап, дигән сүзләре исемә төште. Шуңа күрә шушы көнгә калган инде ул. Түрәләр мәктәп төзергә вәгъдә иткәч, көтәргә генә кала инде. Бик аяныч”. Зөбәрҗат апа Гыймазованың да йөрәге сыкрый: “Йә, Аллам, нәрсә эшли бу түрәләр? Мәктәп бетсә, авыл бетә, яме бетә бит, ник шуны аңламыйлар икән? Шулай иткәч, уңайлыдыр инде, юкса ничә мәктәпне япмаслар иде. Бик аяныч хәл. Бүтән авылларга да шушы хәл янамый дип кем әйтә ала менә! Халык сүзен тыңламагач, ишетмәгәч, булмый инде ул”. Лиянур дигән язылучыбыз бик мөһим сүзләр язган: “Ябуы җиңел бит, ачканда гына сузыла. Моңарчы нәрсә караганнар икән, ничә елга ник бер ремонт эше башкарылмаган? Ничек ел саен башкарыла торган уку елына әзерлекне тикшергәндә чаң сукмаганнар? Ата-аналар кая караган? Балалары өстенә мәктәп түбәсе бер ишелер дип тә курыкмаганнар булып чыга түгелме? Югыйсә, гариза язып, төзекләндерүне сорарлар иде”. 

Күрәсез, халыкны ничек шундый халәттәге мәктәптә балаларны укытулары, түрәләрнең нигә шулай эшләве һәм авылның бетүе борчый. Кәркәүчнең бүгенге хәле зарланырлык түгел дип аңладым, шунда йөргән арада механизаторлар һәм комбайнчыларның ашханәгә килеп әбәт ашауларын күрдек, кибетләре дә берничә, юллары да төзек. Авыл җирлеге башлыгы Марат Зәйнетдинов белән сөйләшкәндә дә өмет чаткыларын тойдым, әмма мәктәпләрне шундый хәлгә кадәр китерүләрен аңламадым. Әлбәттә, аларның эшчәнлеген төрле замана таләпләренә туры килмәгәнлектән туктатканнары билгеле, шулай да балаларның нниди шартларда белем алулары белән аз булса да кызыксынырга кирәктер ул. 

Әлеге тема буенча Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Анда, сез күтәргән барлык сораулар район карамагында тора, министрлык бер мәктәпне дә япмый дип, белдерделәр. “Андый карарны уку учреждениесен оештыручы кабул итә, бу очракта әлеге рольне муниципалитет башкара. Махсус комиссия мәктәпне ябу нәрсәгә китерәчәген анализларга һәм бәяләмә бирергә тиеш. Әйтик, шул җирлектәге демография мәсьәләләре, башка мәктәпләрнең якында булуы һәм ябылачак мәктәпнең хезмәткәрләрен эшле итү алгы планда тора”, – диелгән Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының хәбәрендә. 
Ә бит өр-яңа мәктәпләр бөтен җирдә дә юк бит, калганнарын ябып бетерергә дигән ният юктыр, шәт.

Рәсим Хаҗиев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: