«Апуш» татар балалар театр студиясе «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әбүгалисина» мюзиклын яңартты. Премьера халкыбызның бөек язучысы, мәгърифәтчесе Каюм Насыйри тууына 200 ел тулуга багышлана.
Скопировать ссылку
«Апуш» татар балалар театр студиясе «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әбүгалисина» мюзиклын яңартты. Премьера халкыбызның бөек язучысы, мәгърифәтчесе Каюм Насыйри тууына 200 ел тулуга багышлана.
Әбүгалисинаның изгелеге, Хәлвәфрүш белән Гөлчәһрәнең ихлас, ачык күңелле булулары – мюзиклның үзәгендә. Төп геройны уйнаучы Кәрим Галиев үз роле турында “Әбүгалисина – гыйлем иясе, ә гыйлем ияләре һәрвакыт тыйнак булганнар. Аны уйнау – бик җаваплы эш”, - ди. Ләкин алар арасында аермалыклар бик күп икән. - Үз героем белән гомумән охшаш түгел, мин аның капма-каршысы. Әбүгалисина тыйнак булса - мин кызу кеше,”- дип бүлеште яшь актер. Кәрим укуда да, иҗади эшчәнлектә дә өлгер, әле музыкаль мәктәптә дә укый икән. Әбүгалисина аның «Апуш» татар балалар театр студиясендә 4 нче роле, ә төп рольне инде 2 нче тапкыр башкара.
“Галәм” 18 номерлы татар гимназиясе тарих һәм җәмгыять фәннәре укытучысы Гөлчәчәк Мансурова да укучыларының иҗат җимешен югары бәяли. - Кәримнең ике ел элек Камал театрының кече залындагы чыгышын караган идек, ул вакытта Хәлвәфрүшне уйнаган иде. Хәзер ул төп рольдә. Безнең укучыларыбызның сәхнәгә менеп үзләрен күрсәтә алуларына сөенәбез, аларның үсешен күреп горурланабыз! Мохит күп нәрсәне бирә, шуңа да балаларыбыз алга таба да иҗатны ташламас дип уйлыйм, - ди ул.
Залда утыручылар арасында җан атарга килүчеләрдән яшь актерларның дуслары, сыйныфташлары, укытучылары һәм әти-әниләре дә бар иде. Ралинә Гәрәева «Апуш»та инде өч ел шөгыльләнә икән, инде уннан артык спектакльдә катнашырга өлгергән. Әнисе Айгөл Гәрәева сүзләренчә, спектакльне икенче тапкыр куйганга күрә бу юлы дулкынлану хисе әзрәк, үз-үзенә ышанып уйный ул. “Балаларның үсеше күренеп тора. Мин аларны бәхетле балалар дип саныйм. Беренчедән, балалар монда ачылалар. Икенчедән, алар белән профессиональ остазлар шөгыльләнә,” - ди Айгөл Гәрәева.
«Апуш» татар балалар театр студиясенең асылы – балаларны һәм яшүсмерләрне театр аркылы татар телен популярлаштыру; татар әдәбиятын, иҗатын, сәнгатен үстерү; балаларның иҗади киңлекләрен үстерү. Яшь, күзләре янып торган актерлар белән әңгәмәдән соң шундый фикергә килдем: сәхнәдәге егет-кызлар гади укучылар гына түгел. Үз яшьләренә карамастан, алар театр дөньясын ачучы чын иҗатчылар. Аларның эчкерсезлеге, энергиясе чын мәгънәсендә илһамландыра, һәм һәрбер «Апуш»ны алда якты рольләр һәм онытылмас мизгелләр көтә. Алар белән аралашу да, мюзиклны карау да үзгә бер рәхәтлек бирде.
Минем иң зур хыялым "Әбугалисина"ны сәхнәдә күрү иде. Ихластан Чаллы театрына да "Апуш"ка да чиксез рәхмәтлемен, Барыбызга да аны Чаллыга, Казанга барып карау мөмкинлеге юк, шуңа күрә Апуш та. Чаллы театры да үз сайтларына бу спектакльне куйсалар, без дә рәхәтләнеп карар идек...
Комментарийлар
0
0
Минем иң зур хыялым "Әбугалисина"ны сәхнәдә күрү иде. Ихластан Чаллы театрына да "Апуш"ка да чиксез рәхмәтлемен, Барыбызга да аны Чаллыга, Казанга барып карау мөмкинлеге юк, шуңа күрә Апуш та. Чаллы театры да үз сайтларына бу спектакльне куйсалар, без дә рәхәтләнеп карар идек...
0
0