16+

Ркаил Зәйдулла «Гәүһәр» турында: “Сәләт” оешмасының иң яхшы елларын хәтерләтте”

Бер сәхнәдә 500 бала! “Гәүһәр” балалар фестиваленә йомгак ясалды. Проект кысаларында Казанның 46 мәктәбе, 20 балалар бакчасында бию, нәфис сүз, милли уен коралларында уйнау, җыр буенча остаханәләр узды.

Ркаил Зәйдулла «Гәүһәр» турында: “Сәләт” оешмасының иң яхшы елларын хәтерләтте”

Бер сәхнәдә 500 бала! “Гәүһәр” балалар фестиваленә йомгак ясалды. Проект кысаларында Казанның 46 мәктәбе, 20 балалар бакчасында бию, нәфис сүз, милли уен коралларында уйнау, җыр буенча остаханәләр узды.

20 дәрес эчендә балалар үзләре өчен яңа юнәлешләр ачты. Барлыгы проектта 1200дән артык бала һәм 56 остаз катнашты. Балалар белән танылган җырчылар, актерлар, биючеләр, музыкантлар, дикторлар шөгыльләнде.

“Гәүһәр” проекты Казан мэриясе тарафыннан татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән 2022 елдан бирле үткәрелеп килә. 

Балалар 4 ай остазлар белән шөгыльләнде. “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә узган гала-концертта без иң-иңнәрен генә күрдек. 
– Гәүһәр – ул кыйммәтле, затлы таш. Безнең балаларыбыз да нинди генә булсалар да асылташларыбыз. Милли аһәң дә өстәлгәч, алар тагын да яктырак балкый. Татар телен саклау, популярлаштыру өчен Казан мэриясе бик күп проектлар гамәлгә ашыра. Безнең башлангычларны хуплап торучы җитәкчелегебезгә рәхмәт! Зур десант остазлар җибәрәбез. 20 дәрес бик аз кебек, әмма шулай да бу дәресләрнең нәтиҗәлелеген үзегез дә күрерсез, – диде Казан башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. 

Дөрестән дә балалар белән профессионаллар эшләве сизелеп торды. Дүрт ай гына шөгыльләнсәләр дә, бер бала да сәхнәдән курыкмый. Әле бит гала-концерт катнашучылары арасында 5-6 яшьлек сабыйлар да бар иде. Аеруча Казанның 396 нчы балалар бакчасының чыгышы шаккаттырды. Балалар Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ынан өзекне күрсәтте. 5-6 яшьлек Вәли белән Бибине карап тамашачыларның эчләре катты. Вәли ролендәге егет “Тфү, черт” белән “Атаң башын” бигрәк оста әйтте инде. Сүзләрнең мәгънәсенә төшенгән микән, белмим. Оста уйнады. 

Быел илебездә Ватанны саклаучылар елы игълан ителде. Шул уңайдан концертта сугыш темасына шигырьләр, өзекләр дә күп яңгырады. Залда утыручыларның йөрәкләре түзмәде. Равил Фәйзуллинның “Көрәшчеләр” шигырен Яңа Савин районының 23 нче лицей укучылары сөйләде. 
“Сезнең кулда - иртәге көн һәм кешелек.
Сезнең кулда. Җир хыялы - Гуманизм.”

Бу сүзләр битараф кешеләрне дә тетрәндергәндер, мөгаен. Балалар әйтте бит. 

Чара дәвамында сәхнә артын да бераз күзәтеп алдым. Милли костюм кигән балаларның күбесе рус телендә аралаша. Костюмнары татарныкы, ә телләре... Моны мин генә түгел, балалар белән эшләгән остазлар да сизеп алган. Гомумән, остазлар кайсы мәктәпкә баруын сайлап алмаганнар. Советлар вакытындагы кебек кайда кушалар, шунда барганнар. 
– Бу проектта дүртенче ел катнашам. Мин күбрәк пластика буенча остаханәләр оештырам. Төп максатым – балаларда татар биюләренә кызыксыну уяту. Дөресен әйткәндә, балалар бик төрле. Аларны кызыксындыру, җәлеп итү җиңел түгел. Ялкаулык та сизелә. Иҗатка мәхәббәт уяту өчен 20 сәгать кенә аз, әлбәттә. Әмма без тырышабыз, эшебезнең нәтиҗәсе булыр дип өметләнәбез. Быел 8 нче сыйныф балалары белән эшләдем. Алар тагын да катлаулырак, чөнки технологияләр заманасы үзенекен итә. Мәсәлән, минем остаханәгә йөрүчеләрнең берсе дә татарча сөйләшмәде. Араларында татар исемлеләре булса да. Кызганыч хәл. Бу, беренче чиратта, гаиләдән килә. Гаиләдә татарча сөйләшмиләр икән, кайдан белсен соң ул? Эш процессына килгәндә дә бер нәтиҗәгә килдем әле. Хәзер балалар процесстан ләззәт ала белмиләр. Аларның барысына да нәтиҗә генә мөһим. Дөрес, нәтиҗәгә омтылу яхшы, әмма балалар эш процессының тәмен тоймый, – ди Галиәсгар Камал театры актеры Артур Шәйдуллин. 

Концерт дәвамында күпчелек классик әсәрләр яңгырады. Бу хакта Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән дә фикер алыштык. 
– Бу гаҗәеп сокландыргыч вакыйга! “Сәләт” оешмасының иң яхшы елларын хәтерләтте. Бу эшне кемдә булса башлап җибәрергә тиеш иде. Моңа Гүзәл алынды, бик хуп гамәл. Балаларда татар теленә мәхәббәт уяту, аларны сәнгатькә тартуга бик файдалы хәрәкәт. Классикларны өйрәнергә кирәк, классикларны укырга кирәк, – диде Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

“Гәүһәр” проекты республиканың һәр шәһәрендә, авылында үтсен иде. Тел, мәдәниятне үстерүне укытучы, тәрбиячеләргә генә йөкләргә кирәкми. Бу хакта проектта остаз булган Кәрим Тинчурин театры актрисасы Зөлфия Вәлиева сүзләре белән килешми мөмкин түгел. 
– Чит илдә балалар сабый вакыттан үк театр түгәрәкләренә йөриләр, чөнки бу аларның укыту программасында бар. Без дә, Аллаһка шөкер, калышмыйбыз. Мәктәптә спектакль кую, чара оештыру укытучыларга йөкләнә. Ә хәзер “Гәүһәр” остазлары укытучыларга, тәрбиячеләргә ярдәмгә килеп, аларны тагын да үстерәләр. Халык алдында чыгыш ясый белү, кеше белән аралаша белү бик кирәкле сыйфатлар, – диде ул.

Балаларны берләштереп, үзенчәлекле мохит тудыра алган Казан мэриясенә алкышлар. Мондый проектлар дәвамлы булсын иде.

Фото: kzn.ru
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading