16+

БДИ шаукымы: ни чәчкән, шуны уралар

19 июня 2025, 17:08
576
0
0
Уку өчен 3 минут

Тиешле нәтиҗә күрсәтә алмаганнар өчен икенче ел рәттән балларын яхшырту мөмкинлеге бирелә.

БДИ шаукымы: ни чәчкән, шуны уралар

Тиешле нәтиҗә күрсәтә алмаганнар өчен икенче ел рәттән балларын яхшырту мөмкинлеге бирелә.

Күпчелек чыгарылыш сыйныф укучылары инде Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, җиңел сулап куйды. Борчулары артта калды дияр идең дә, сынау нәтиҗәләренең әле барысы да билгеле түгел. 

Имтиханны тапшыру – бер, аның нәтиҗәләрен көтү икеләтә хафаландыра шул. Кагыйдәләр буенча, йомгаклар 7-14 эш көне эчендә ясалырга тиеш. Миллионлаган укучы эшен цифрлаштыру, тикшерү җиңел эш түгел, билгеле. Шуңа күрә нәтиҗәләр дә көттереп, билгеләнгән вакыт тәмамланганда гына килеп ирешә. Ә укучыларның күңелендә тынычлык югала. 

Телеграмдагы БДИга багышланган каналларның берсендә көнозын “Бу предмет буенча нәтиҗәләр кайчан булыр икән?”, “Бу төбәккә әле нәтиҗәләр берәүгә дә килмәдеме?” ише хәбәрләр тәүлек әйләнәсендә килеп тора. Ә нәтиҗәләр игълан ителә башлаган көнне укучыларның һәм әти-әниләрнең түземсезлеге чигенә диярлек җитә. Бер төбәккә имтихан нәтиҗәләре иртән килсә, икенчесенә чират төн якынлашканда гына җитә. Татарстанда быел, ни өчендер, нәтиҗәләр иң соңыннан диярлек – нәтиҗәләр басыла башлаганның икенче көне таңында гына килеп ирешә.

Беренчеләрдән булып, туплаган балларын химия, тарих, рус әдәбиятын тапшыручылар белә алды. Аннары бәйрәм яллары алдыннан дәррәү кубып тапшырылган мәҗбүри математикага йомгаклар ясалды, ә якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә татарстанлылар шулай ук мәҗбүри булган рус теле нәтиҗәләре килеп иреште. Кемнәрдер өчен алар сөенеч, кемнәрдер өчен көенеч булгандыр. Әмма “ни чәчсәң, шуны урырсың”, дип юкка әйтмиләр – һәркайсы лаеклы билгесен алды. 

Артык борчылып тиешле нәтиҗә күрсәтә алмаганнар өчен исә, икенче ел рәттән балларын яхшырту мөмкинлеге бирелә. Әмма кабат сыналу бары бер предмет буенча гына рөхсәт ителә. 3 һәм 4 июль көннәре имтиханнарны яңадан тапшыручылар өчен махсус билгеләнгән.  Әмма шуны истә тотарга кирәк: беренче нәтиҗә шунда ук юк ителә, шуңа күрә “торна” тотам дип, кулдагы “сыерчык”тан колак кагуың да ихтимал.

ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова мәктәп укучыларында төгәл табигый фәннәр белән кызыксыну акрынлап арта баруын билгели. Әйтик, быел профильле математиканы республикада 56 процент чыгарылыш сыйныф укучысы сайлаган (узган елга карата 6 процентка үсеш) Физика буенча БДИга быел 17 процент (3 процентка күбрәк) гариза биргән. Информатиканы 23 процент бала тапшырды.

- Шулай ук тарих, химия, биология, җәмгыять белеме һаман да популяр булып кала бирә. Иң популяр булмаган фәннәр – рус әдәбияты һәм география, чөнки бик аз гына югары уку йортлары аларны керү имтиханнары буларак кабул итә, – ди Минзәлия Закирова.
Әмма быел инде билегеле булган имтихан нәтиҗәләре бераз гына хафаландыра: математика, рус әдәбияты, тарихтан уртача баллар  былтыргыдан  түбәнрәк, 100 балл туплаучы укучылар да азрак. Бары тик химиядә генә белем дәрәҗәсе артуы сизелә.

Гомумән алганда, имтиханнар тапшыру Татарстанда тыныч уза, телефон яки “шпаргалка” белән тотылучылар юк. Укучылар моның бик хәтәр нәрсә икәнен аңлыйлар, тәртип бозучылар имтиханнан чыгарыла һәм быел инде имтихан тапшыру хокукыннан мәхрүм ителә. 

Имтиханнар Россиянең барлык 89 төбәгендә, шулай ук 55 чит илдә уза. 2025 елда БДИда катнашуга 712 меңнән артык кеше теркәлгән, шул исәптән 637 меңнән артыгы быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары.
Быел имтиханнарда катнашучылар үзләренең шикаятьләрен Дәүләт хезмәтләре порталындагы платформа аша турыдан-туры Рособрнадзорга җибәрә ала. Моның өчен имтиханнар уздыруның һәр пунктында (ППЭ) QR-кодлы плакат эленгән. 
Быел шулай ук имтихан пунктларында имтиханнар барышын күзәтүче ата-аналар вәкилләре дә бар. Әлеге контрольнең максаты – имтиханнар үткәрүнең объективлыгын арттыру, шулай ук БДИ катнашучылары белән конфликтлы хәлләрне һәм аларның хокукларын бозуларны булдырмау.

Математика – 8562 укучы (2024 – 7 245), уртача балл 68,68, (2024 – 71,24), 100 балл – 11 бала (2024 – 49)

Химия – 2154 укучы тапшырды (2024 елда – 1936), уртача балл 69,43 (2024елда – 67,57), 100 балл 114 (2024елда – 49)

Рус әдәбияты 644  укучы (2024 елда – 742), уртача  балл 74,22 (2024елда – 77,93), 100 балл  80 (2024елда – 109)

Тарих 1404 укучы тапшырды (2024 елда – 1428), уртача балл 60,91 (2024 елда – 62,17),  100 балл – 1 (2024 елда – 2)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading