16+

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмасын! (Илнар Идрисов)

Ил күләмендә билгеләп үтелә торган бәйрәмнәр арасында 9 май - Җиңү көне аерым урын алып тора. Җиңү көне безгә тынычлыкның кадерен белергә, аны сакларга кирәклеген искәртә. Бу көн безнең уртак хәтер көне.

Ил күләмендә билгеләп үтелә торган бәйрәмнәр арасында 9 май - Җиңү көне аерым урын алып тора. Җиңү көне безгә тынычлыкның кадерен белергә, аны сакларга кирәклеген искәртә. Бу көн безнең уртак хәтер көне.

Сугыш өермәсе күп газаплар кичергән газиз җиребез буйлап тормышыбызны тузгытып узды, меңләгән шәһәр-авылларны җимерде, егерме җиде миллионнан артык кешенең гомерен алып китте. Завод-фабрикаларны, мәдәниятебезнең тиңсез ядкарьләрын хәрәбә хәленә китерде, чәчүлекләрне һәм урманнарны көйдерде. Кешелек тарихындагы иң коточкыч бу сугыш балаларны да, хатын-кызларны да, картларны да - берәүне дә аямады. Ул һәрберебезнең һәм күпмилләтле халкыбызның йөрәгенә мәңге төзәлмәс яра салды.

Әйе "сугыш" сүзе биш кенә хәефтән торса да, анын һәркайсына аналарның, ятим калган сабыйларның һәм газиз туган илебезне фашист илбасарларыннан саклап, япь-яшь килеш яу кырында ятып калган әти-абыйларыбызның ачы күз яшьләре сеңгән.

Шундый миллионлаган милләттәшләребез арасында сугыш елларының бөтен ачысын үз җилкәләрендә күтәргән ирле-хатынлы сугыш ветераны Хэлил Кәримуллин белән Галия Саттарова да бар.

Кәримуллин Хәлил 1907 елда Олы Кариле авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Колхозлашу елларында аларның гаиләсе беренчеләрдән булып колхозга керә. Шул еллардан башлап ул күмәк хуҗалыкта фермада эшли. Хезмәтне бик ярата.

1941 елның 22 июне иртәнге сәгать 10да радио сугыш башлану турында хәбәр итә һәм авылга 11 кешегә сугышка китәргә повестка килә. Шуларның берсе Хәлил абый була. 23 июнь көнне иртән сәгать 8 дә авыл аларны озата. Киткән чакта басу капкасын чыккач, тезелеп басып, авылга карап:

Без авылны чыккан чакта
Күтәрелде томаннар.
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз туганнар, -
дип саубуллашу җырын җырлап китәләр. Шул китүдән бөтен сугыш буена йөреп, 1945 елда гына авылга кайта. Сугыштагы батырлыклары өчен күп кенә орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Кайткач, колхозда ат жигеп торле эшләрдә эшли. Кайда гына эшләсә дә, үз хезмәтенә намус белэн карый. 1995 елда вафат була.

Саттарова Галия 1910 елнын 1 сентябрендә Кама Тамагы районының Чаллы авылында туа. Гомер буе туган ягы халкына намуслы хезмәт күрсәтә һәм тормышта үзенә күп нәрсә таләп итмичә, тыйнак кына бу фани дөньядан китеп бара. Аның шулай икәнлеген бүгенге көнгә кадәр әниләренең эшен дәвам иттерүче укытучы улларында сакланып калган документлар cөйли: Менә алар: 1939 ел, 2 июль - 9 июль Г.Х.Саттаровага тапшырылган СССР Наркомпроссы таныклыгы түбәндәгеләрне сөйли: бу мөгаллимәгә 1939 елны Мәскәүдә, Кремльдә "Почет билгесе" ордены тапшырыла. Бу орденны аңа хөкүмәт башлыгы М.Калинин үзе тапшыра. Ул вакытта СССР халкы М.Калининны ил старостасы дип йөртә. Г.Саттарова Мәскәүдә бер атна яши, күренекле һәм тарихи урыннарда була, үзе исән чакта Мәскәүдә булган көннәрен сагынып, горурланып искә алып сөйли иде.

Менә икенче документ: 1939 ел, 11 май. "Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен" медале белән бүләкләнә.

1949 ел, 11 март. "За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г." медале белэн бүләкләнә. Бу орден һәм медальләр артында күпме хезмәт тора, моны үзе намус белән эшләүче, уйлый һәм фикерли белүче кеше генә аңлый ала.

Менә тагын бер документ: 1950 ел. Кама Тамагы район Советына депутат итеп сайлана.

Менә Казаннан укытучылар белемен күтәрү институтыннан килгән хат. Г.Саттаровага тәҗрибәле, тырыш мөгаллимә буларак, институтка эш тәҗрибэсен, методларын уртаклашу, өйрәнү өчен чакырып хат язалар.

Әйе, мондый истәлек-документлар бик күп анын архивында. Ул районыбызнын "Кызыл байрак" газетасы белән дә даими элемтәдә торган. Аның үзенең мәкаләләре дә, авыл халкының аны хөрмәтләп, зурлап, хезмәтенә тиешле бәя биреп язган мәкаләләре дә сакланган. Газета аны "Почет билгесе" орденына һәм медальләргә лаеклы булуы белән котлап мәкаләләр бастырып чыгарган. Күп, бик күп бу мөгаллимүнең хезмәтен күрсәтүче документлар. Барысын да язып бетерә торган түгел. Кыскасы: Г.Саттарова - бик актив тормыш һәм хезмәт юлы үткән шәхес. Ул бернәрсәгә дә битараф булмаган, аның һәрнәрсәгә, һәр вакыйгага үз фикере булган. Куйган максатына, теләсә нинди кыенлыклар булса да, һичшиксез ирешүче, туры сүзле, фидакарь ханым була.

Әлеге тыныч коннәр, аяз күк йөзе өчен без, иң беренче чиратта, нәкъ менә алар кебек сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтлебез! Моңа ничек ирешкәнлекләре бары тик аларга гына мәгълүм. Дошманга каршылык күрсәтә алырлык көч туплый алулары, иң кыен вакытта да рухи батырлык табып, халкыбыз киләчәге өчен көрәшүләре, бүгенге аяз көннәр, тыныч тормыш өчен алар алдында баш иябез! Андый дәхшәтле авыр көннәрне без - киләчәк буын беркайчан да күрмәсәк иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading