Шәһри Казан

Беркайчан да кабатланмасын (Ирина Болонина)

Бабайлар көрәшеп безгә Тынычлык яулап алган. Ә күпләре кайталмыйча, Сугыш кырында калган. Әни сөйли бабамның Яу кырында калганын. Һәр ел саен бу бәйрәмне, Елап каршы ала ул. Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел үтсә дә, аның хатирәләре күңелгә тирән...

Бабайлар көрәшеп безгә
Тынычлык яулап алган.
Ә күпләре кайталмыйча,
Сугыш кырында калган.
Әни сөйли бабамның
Яу кырында калганын.
Һәр ел саен бу бәйрәмне,
Елап каршы ала ул.


Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел үтсә дә, аның хатирәләре күңелгә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә.

Реклама

Минем карт бабам - Бушуев Александр Михаил улы. Бабам Казан шәһәрендә туган. Кызганычка каршы, мин аның туу датасын белмим. Балачагы һәм яшьлеге Казанда үткән. Ул сугышка 1941 нче елда Казан шәһәре "Кинопленка" заводында эшләгән җиреннән киткән. Өйдә хатыны һәм биш баласы калган. Кечкенә улы ул киткәндә туып кына калган.

Ул Ленинград сугышында катнашкан. Сугыштан аның бер генә хаты килгән. Бу өчпочмаклы хатында ул күбрәк балалары турында сорашкан. Үзе һәм барган сугыш турында бик аз язган. Бу хат хәзерге вакытка кадәр сакланмаган. Карт бабам сугыш кырларында 1942 нче елда хәбәрсез югалган.

Карт бабам турында өебездә онытылмаслык хатирәләр белән ике әйбер саклана.Беренче истәлек - ул ясаган кашык. АМБ (Александр Михайлович Бушуев) тамгасы салган ул бу кашыкка.Әнием: "Бу кашык белән ашар өчен без кечкенә чакта чират тора идек", - дип исенә төшерә. Бу кашык әнием өчен дә, минем өчен дә бик кадерле. Икенче истәлек - 1985 елның 17 октябрендә "Куйбышевец" газетасында аның турында басылып чыккан мәкалә. Бабам "Кинопленка" заводында алдынгы эшче булган. Аның эшен балалары да дәвам иткән. Мәкаләдә шуның турында языла. Мин бу истәлекләрне балаларыма да хатирәләр белән тапшырырга телим.

Эш урынында да бабамның исеме мәңгеләштерелгән. "Тасма"оешмасы янында мемориаль тактада аның исеме алтын хәрефләр белән язылган. Бу мемориаль такта сугыш вакытында һәлак булган эшчеләренә куелган. Монда 135 исем мәңгеләштерелгән. Элегрәк куелган монумент тактада төзүчеләр киләчәккә хәбәр язып калдырганнар. Яңа мемориаль такта куйганда бу хәбәрне алганнар һәм 2015 нче елның 9 маенда укыячаклар.

Карт бабамның батырлыклары өчен мин дә, әнием, калган балалары һәм оныклары да горурланабыз. Аны барысы да хөрмәт иткәннәр һәм хәзер дә олылап искә алалар.

Еллар үткән саен сугыш ветераннары кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Ел саен 9 май бәйрәме алдыннан без сыйныф җитәкчебез белән аларга котлау открыткалары тапшырабыз һәм мәктәбебезгә бәйрәм концертына чакырабыз. Ярдәм кирәк булган ветераннарны концерттан соң өйләренә озатып куябыз. Шулай ук һәр елны 9 май көнендә, без сыйныф җитәкчебез белән Бөек Җиңүгә багышланган парадка "Җиңү паркына" барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы,мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!

Безнең бурыч - ул еллардагы халыкның батырлыгын онытмыйча, рәхәт тормышның кадерен белеп, тырышып укып, җәмгыятькә файдалы кешеләр булу. Чөнки алар күгебез аяз, аналарның күңеле тыныч, безнең йокыларыбыз татлы булсын өчен шушы Җиңүне яулаган.

Cугыш беркайчан да булмасын иде!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: