Шәһри Казан

Дәү әтием белән горурланам (Нәфисә Сәйфи)

Бөек Ватан сугышы ветераны, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, Татарстан Республикасының Хезмәт Даны китабына кертелгән, бик күп тапкырлар авыл һәм район Советлары депутаты итеп сайланган дәү әтием Гаязов Равил Гаяз улына быел апрельдә 89 яшь тулыр иде. Аның үлгәненә инде 7 ел үтеп тә китте... Ләкин минем үземнең дәү әтием...

Реклама

Кеше олыгайгач, хатирәләр белән яши, диләр. Минем дәү әтием дә бик еш үзенең үткән гомерен искә төшерә. Ә мин инде, билгеле, рәхәтләнеп тыңлап утырам, чөнки минем дәү әтием хикәя остасы да, "тәмле" итеп сөйли дә белә.

Ниләр генә күрмәгән аның газиз башкайлары! Кечкенәдән ятим калып, тормышның бөтен ачысын-төчесен үз җилкәсендә татып үскән ул. "Туйганчы бер ипи ашасам, үлсәм дә риза" - дип әйткән чаклар аз булмады, дип күз яшьләре белән искә ала ул бүген дә.

Әлдермешнең җидееллык мәктәбен тәмамларга мөмкинлеге булмый, җан асрар өчен акча табарга кирәк. 13-14 яшьлек малай тамак туйдыру нияте белән Казан шәһәренә юл тота. Анда ат җигеп эшли, ат абзарында йоклап, үз көнен үзе күреп яши башлый.

Дәү әтиемә 15 яшь тулганда Бөек Ватан сугышы башланып китә. Ә инде 17 яшь тулыр-тулмас егетләрне 1943 елның 5 ноябрендә армия хезмәтенә алалар. Дәү әтиемә дә повестка тоттыралар.

Берничә көннән соң аларны хайван төяп йөри торган вагоннарга утыртып, Арчадан Суслонгер урманы эчендә урнашкан 137 нче полкка алып китәләр. Монда алар землянкаларда ачлы-туклы яшәп, авыр урман хезмәтен башкару өстенә сугыш серләрен дә өйрәнәләр. Бу полкка Ворошилов килеп киткәннән соң солдатларның яшәү рәвеше бераз яхшы якка үзгәрә. Озак та үтми, аларны төрлесен төрле якларга тараталар. Минем дәү әтием Украинага, чик буена эләгә. Юлда барганда аларның эшелонын фашист самолетлары бомбага тота. Дәү әтием исән кала, тик әле чик буена 350 чакрым калган була. Бу араны алар 5-6 көн җәяү үтәләр. Һәм Украинаның чик буенда урнашкан Заболотов авылына барып урнашалар.

Аларның төп бурычлары чик буен саклау һәм Украинаны бандадан азат итү була. Билгеле бу авыр хезмәтне башкарганда тән җәрәхәтләре, киләчәктә гомер буе газаплаячак авырулар алырмын дип, 17 яшьлек дәү әтием әле уйламый. Ул бары тик бер нәрсәне белә: илне дошманнардан азат итү өчен хәленнән килгәнне эшләргә.

Сугыш беткәннән соң да дәү әтием тиз генә туган якларына әйләнеп кайта алмаган әле, чөнки ул чик буенда алты ел ярым Туган илебезне саклаган. Бары тик 1950 нче елның 22 нче декабрендә генә Әлдермешкә кайтып төшә. Сугыштан соңгы еллар да минем дәү әтиемә җиңел булмаган. Тырыш, хезмәт сөючән дәү әтием нинди генә эшкә алынса да, сынатмаган, җиренә җиткереп башкарган. "Маяк" колхозында комбайнда эшләгәндә ул Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Тырыш хезмәте өчен бик күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: