Шәһри Казан

“Күңелем бабам белән сөйләшә...” (Габделганиева Илсинә)

Исәнме, кадерле Газиз бабам. Сиңа бу хатны оныкчыгың Илсинә яза. Бабай, без таныш түгел, чөнки син, мин туганчы - әниемнең туй көнендә 90 яшеңдә вафат булгансың. Бүген безнең сыйныф сәгате булды. Класста бер минут тынлык игълан ителде. Йөрәкләр хронометр тавышына кушылып, дөп-дөп тибә. Йөзләр җитди. Уйлар... Уйлар сугыш, анда катнашкан...

Реклама

Исәнме, кадерле Газиз бабам.

Сиңа бу хатны оныкчыгың Илсинә яза. Бабай, без таныш түгел, чөнки син, мин туганчы - әниемнең туй көнендә 90 яшеңдә вафат булгансың.

Бүген безнең сыйныф сәгате булды. Класста бер минут тынлык игълан ителде. Йөрәкләр хронометр тавышына кушылып, дөп-дөп тибә. Йөзләр җитди. Уйлар... Уйлар сугыш, анда катнашкан солдатлар - сезнең турында, бабаем. Таныш булмасак та, мин синең турында әнием, дәү әнием сөйләгәннәр буенча беләм бит.

1908нче елда Кариле авылында туып, намуслы хезмәт белән көн иткәндә, киләчәккә корган планнарыңны, якты хыялларыңны җимереп, фашист бәреп керә илебезгә. Син сугышта 1941нче елның октябреннән 1944нче елның апреленә кадәр башта 51 нче, яраланып, госпитальдә ятканнан соң, 129нчы укчы полкында хезмәт иткәнсең. 1942нче елның январенда уң кулың каты яраланган. Бу турыда эвакогоспитальдән бирелгән документлар сөйләде миңа. Әнием дә сугышта алган яраларыңның сызлавын ачык хәтерли. Иң мөһиме: син исән калгансың һәм туган якларыңа кайтып, карт әбием Фәсәхәтбану белән 3 бала тәрбияләп үстергәнсез. Син гомерең буе эштә: колхоз эшеннән бушаганда, авылдашларыңа мич чыгаргансың, озак еллар Карилендә мулла вазифасын башкаргансың.

Бер минут тынлык үтте дә китте. Шушы минут кебек, 1945нче елдан соң 70 ел вакыт үтте. Илебездә 70 ел тыныч тормыш дигән сүз бит бу. Күпме бу, азмы? Минем әтиемнең әнисе - 1945нче елда туган Гөлнур әбиемә дә быел 70 яшь тула. Димәк, 70 ел - 1кеше гомеренә тиң. Галәм масштабыннан караганда исә, 70 ел - 1 мизгел. Ә сугыш дәвам иткән 1418 көн күпме, азмы, бабай? Беләм, сезгә - көн дә үлем белән күзгә күз очрашкан солдатларга, сезне өзелеп көткән әниләрегезгә, "әти" сүзен әйтергә тилмергән балаларыгызга, тылда авыр хезмәт йөген тарткан малай-кызларга, хатыннарыгызга бу вакыт мәңгелек булып тоелгандыр. 5 ел буена сузылган хәсрәт, югалту, күз яшьләре... Сугышның үзен түгел, аннан соңгы еллар авырлыгын кичергән әбием һәрвакыт: "Аллага шөкер, сез ул авырлыкларны күрмисез", - дип әйтә. Чынлап та, без сугыш турында китаплардан укып, кинолардан карап, ветераннар сөйләгәннәр буенча гына беләбез. Шуңа да без бәхетле тормышыбыз өчен сезгә - Бөек Ватан сугышының фидакарь солдатларына, тылда көнне төнгә ялган эшләгән апаларга чиксез рәхмәтле.

Яраткан язучым М.Мәһдиевнең балачагы да сугыш чорына туры килгән. Үзенең "Без 41нче ел балалары" повестенда болай яза: "Безнең баш миендә хәзер ике генә сыр бар. Берсе - сугыш, икенчесе - ашау..."

Мине исә иртән әниемнең ягымлы тавышы уята, өстәлдә тәмле ризыклар көтә, янымда энем шаярып бөтерелеп йөри, табын түрендә әтием утыра. Гаиләм тыныч, имин. Бу бәхетле балачак өчен мин сиңа рәхмәтле, бабам!

Күптән түгел Р.Хафизованың "Кашкарыйлар озын гомерле" повестен кабат укып чыктым. Сугышка киткәндә: "Тормыш сезгә кала, балалар", - ди төп герой Зиләнең әтисе. Аларга - сугыш чоры балаларына - мәктәптә уку белән бергә колхоздагы авыр эшләрне әниләре белән иңгә-иң басып башкарырга туры килә. Ә миңа һәм классташларыма рәхәтләнеп уку, ял итү, теләгән һөнәрне сайлап, шул юнәлештә белем алу өчен бөтен юллар ачык. Әти-әниләребезнең дә яраткан хезмәтләре бар. Без ирекле илдә ирекле кешеләр булып яшибез. Шуның өчен мин сиңа рәхмәтле, бабаем!

Беркөн телевизордан концентрацион лагерьлар, холокост корбаннарын искә алдылар. Еврейларны еврей булган өчен генә юк иткәннәр фашистлар. Без исә татар булуыбызны яшермичә, рәхәтләнеп туган телебездә сөйләшә, милли гореф-гадәтләрне саклап, милли һәм дини йолаларны үтәп яши алабыз. Синең һәм минем туган телем - татар теле - республикабызның дәүләт телләренең берсе. Татарстаныбыз елдан-ел югарырак үрләр яулый. Аның башкаласы Казанны бөтен дөнья кешеләре белә. Боларны мин горурланып язам. Бу горурлык хисен татый алуым өчен дә мин шулай ук сиңа, синең кебек солдатларга рәхмәтле!

Соңгы бер елда Украинада булган вакыйгалар күпләрне уйланырга, тетрәнергә мәҗбүр итте. 70 ел элек сез җиңгән фашизм үзенә баш калкытырга җайлы вакытны һәм урынны көтеп кенә яткан икән. Кызганыч, без, балалар, аңлаган хакыйкатьне кайбер ил башлыклары танырга теләми, төрлечә фашизм идеяләрен акларга юл таба. Сугышның чын йөзен якында гына. Безне бу афәтләрдән саклап калган, тыныч тормышта яшәвебез өчен без сезгә рәхмәтле, бабаем!

Класс сәгатендәге сөйләшү мине шушы уйларга этәрде. Сез түккән каннар, әбиләребезнең күз яшьләре юкка булмаган икән. Алар бәрабәренә без рәхәт яшибез. Шуны онытмыйча, сезнең батырлыклар турында үзебездән соңгы буыннарга да җиткереп, тынычлыкның кадерен белеп яшәргә өйрәнсәк иде. Ә син, бабаем, тыныч йокла. Мин синең исемеңә тап төшермәм.
Оныкчыгың Илсинә, Март 2015 нче ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: