Шәһри Казан

Кычыткан ашау – бәхет иде... (Лилия Мозаффарова)

«Бу теманы бөтенләй күтәрмә, бик пычрак тема ул - дип җавап бирде әңгәмәдәшем Габделкаюм абый,сугыш елы балаларының тормышы белән кызыксынып биргән соравыма җавап итеп - туган-туганны, күрше-күршене, авылдаш-авылдашны аямаган еллар ул». Габделкаюм абый Кукмара районы Зур Сәрдек авылында яши. Бөек Ватан сугышы елларын ул 5 яшьлек бала хәтеренә сеңеп калган...

Иң олысына 10 яшь булган биш балалы гаилә башлыгы Габделкәбир абый Ишморатов сугышның беренче көннәреннән үк демобилизацияләнә. Фин сугышыннан исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булган 41 яшьлек Габделкәбир абыйга инде аңарчы да гаиләсе янына яшәргә туры килми, чөнки аны Казандагы хәрби заводка эшкә билгеләгән булалар, сугыш башлангач Сослангер урманнарына бригадир итеп җибәрелә һәм шуннан сугышка китә. 1943 нче елда соңгы хаты килә, әтисеннән килгән бу хатларны Габделкаюм абый бүген дә әнисенең Коръәне эчендә саклый. Күңеле тулган чакларда ул аларны кулына ала, ләкин укый алмый, чөнки хатлар гарәп хәрефләре белән язылган. Сугыш елы балалары әтиләренең тавышын бер ишетергә ти лмереп кенә үсмәгән, әле хат аша килгән васыятьләрен дә укудан мәхрүм икән бит. Монысы инде, илебез халкыннан аермалы буларак, татар ятимнәренә генә кагылган фаҗига.

Әңгәмәдәшемә бу елларны искә төшерерү бик авыр булса да, үзе әйтмешли, үзәгенә үткәннәрен сөйләмичә кала алмады.

"...Әти сугышка киткәч, һәр туган көн әниебез өчен 5 балалы һәм каенаналы гаиләне ачлык тырнагыннан саклап калу өчен көрәш көненә әйләнде. Сугыш елларында бөтен ил белән ачыктык, ләкин гаиләдәге балалар санына карап ул ачлыкның дәрәҗәсе дә төрле иде. Көне-төне колхоз кырларында бил бөккән 38 яшьлек әниебез, эштән бушаган араларда, хәллерәк туганнарының бакчасын эшкәртергә ялланды. Язын казу, бәрәңгене утырту, чүбен утау, көзен бәрәңгене җыю безнең кечкенә генә гәүдәле әниебез өстендә иде, әле үзебезнең бакчабыз да бар, иң олы балага 10 яшь. Әнинең хезмәтен туганнары ел дәвамында безгә бәрәңге кабыгын биреп бару белән бәяләделәр. Бакча хуҗаларының үзләренең дә буй җиткән кызлары бар, алар ишегалдында шаярышып йөриләр, ләкин бакча ягына чыгып та карамыйлар, чөнки алар әле кияүгә чыкмаган, көн дә ашарга сорап уянучы балалары юк. Әнинең бигрәк тә шул турыда әрнеп сөйли иде. Хәзер үземнең дә, ул бакча яныннан үткәндә, күзләремә яшь килә, бакчаның бүгенге хуҗалары, хәзерге трактор белән утырту, эшкәртү заманында, чүбен утарга авыр, дип, яртысына печән чәчәләр... Безнең әниебезнең ябык кына гәүдәсе ничек түзгәндер?!

Сугыш елларындагы тормыш турында сөйләгәндә, ул заман кешеләре турында кычыткан, алабута күмәче ашап үскән буын дип атыйлар, ләкин бүгенге яшь буын ул кычытканны табып ашауның да ул заман өчен бәхет булуын аңласын иде. Минем күңелемнән кычыткан белән бәйле бер вакыйга чыкмый. Утырабыз шулай беркөнне гаилә белән: өйдә бер кабарлык та азык юк. Олы абыебыз урамга чыгып китте һәм бер уч кычыткан тотып кайтты. Әни кычытканны сөткә салып аш пешереп ашатты, үзебез ач булсак та, сыерыбыз бар иде әле. Бу көнне тамагыбыз шулай ялганды, ләкин бу шатлыгыбыз да озакка бармады, авылыбызның бер усал апасы дулап килеп керде: бу кычыткан аның бакча буенда үскән булган, ул апаның аңа күзе төшкән булган икән, азрак үсүен көтәргә калдырган булган икән, әнине бик ачуланып чыгып китте. Әнә шундый кычыткан өчен күрше - белән күрше ачуланыша торган еллар булды ул.

Реклама

Шулай ачлык белән көрәшә-көрәшә 1943 нче еллар килеп җитте.Әтинең хатлары килүдән туктады. Көннәрдән беркөнне Равил абыем урамда уйнаган җиреннән әтинең үлү хәбәрен ишетеп кайтты, уен арасында очраклы рәвештә генә күрше малае Марсель әйтеп куйган. Бик күп еллар үткәч кенә ишетелде: Авыл Советына ниндидер кәгазь килгән, ләкин аны безнең гаиләгә килеп әйтүче булмады. Бу хәбәр инде күптән авыл халкы телендә йөргән икән. Бәлки, биш балалы хатынның йөрәген яралаудан курыкканнардыр, ләкин ни өчендер яз көне идән астыннан соңгы чиләк орлык бәрәңгесен тутырып чыгарга курыкмадылар бит шул ук Авыл Советында утыручы активистлар. Хәбәрнең дөреслеген Авыл Советына төшеп ачыклап йөрергә әнинең кыюлыгы да җитмәгәндер, налог агентлары белән авыл активистлары утырган ул бина янына мескен толлар якын килергә дә куркалар иде, ә налог агентлары булып ул заманда дөньяның иң кансыз кешеләре эшли кебек тоела иде безгә.

Бервакыт шулай балалар өчен бирелә торган пособие килүдән туктаган, шулай ук ,аның артыннан йөрү дә әнинең башына да килмәгән, дәүләт ничек куша, шулай тиеш, дип яшәргә өйрәтелгән буын иде ул. Дәүләт - әлбәттә, алар өчен,җирле җитәкчеләр иде. Ул пособиене ярты еллап үткәч, бергә җыеп китергәннәр. Аның сәбәбен дә күрше малае Марсель ишеткән, Авыл Советына ревизия килгән икән, шунда закон бозу ачыкланган һәм комиссия акчаны кире кайтарырга мәҗбүр иткән. Бу акчага олы абыебыз Васикъка пальто да тигән, ул бу вакыйганы гомере буе оныта алмады, җае чыккан саен искә ала иде.

Җиңү хәбәре авылга килеп җиткәндә, без бәрәңге утырта идек. Минем хәтеремдә бу көн әнинең елавы белән истә калган, үлү турында хәбәре килмәсә дә, ул инде әтиебезнең кайтмасын аңлаган иде.

Әниебез шулай безне җил-яңгырлардан саклап, исән-сау үстереп, 1976нчы елда бу якты дөньядан китеп барды, аның сугышта үлгәннең тол хатыны статусы булуын, бу статус буенча пенсиягә өстәмә булырга тиешлеген дә мин үзем инвалидлык буенча пенсия фонды юлларын таптый башлагач кына ишеттем. Әнигә беркем дә бу турыда әйтмәде".

Габделкаюм абый хәтерендә яңарткан шушы берничә хатирәне тыңлавы гына да минем өчен бик авыр булды. Бу хатирәләрдән шуны аңладым: сугыш еллары ул ачлык,ятимлек, кайгы-хәсрәт еллары булган. Бөтен илебез халкы кичергән бу фаҗига әле җирле җитәкчеләрнең битарафлыгы, мәгънәсезлеге,язылган һәм язылмаган законнарның үтәлмәве аркасында тагын да тирәнәйтелгән икән. Мин Габделкаюм абыйның әңгәмә башында әйткәннәрен хәзер яхшы аңлыйм, ләкин дәшми каласы килми. Ачы хакыйкатьне яшьтәшләремнең дә ишетүен телим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: