Шәһри Казан

Мең-мең рәхмәт сезгә, изге җаннар, Илебезне саклап калучылар (Илсөя Кәримова)

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, җиһанга 70 нче җылы яз аяк баса. Табигатьнең әлеге матур фасылы безгә 9 май - Җиңү бәйрәмен алып килә. Бу көнне илебез халкы, бигрәк тә сугыш һәм тыл ветераннары - сугышның ачысын һәм төчесен татыган һәркем аеруча дулкынланып көтә.

Минем туган авылым да әлеге авыр елларны үз җилкәсендә татыган. Изге Ватанны саклау өчен туган авылыбыз Дәвештән 350 кеше, 30 баш ат, 1 автомашина фронтка китә. Авылда елау, сыкрау башлана. Колхоз эшендә ир-ат хезмәтен хатын-кызлар башкара...

Сугыш, сугыш... Күпме кайгы-хәсрәт, югалтулар алып килә ул. Ләкин авыл халкы бернинди авырлыкларга да тез чүкми. "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" дигән лозунг бөтен илебез өчен яшәү принцибына әверелә.

Якташларыбызның сугышчан казанышлары бөтен илгә таныла. Алар Мәскәүне саклауда да, Сталинград һәм Курск сугышларында да алгы сафта булалар, Днепр елгасын кичкәндә, дошман өнендәге бәрелешләрдә каһарманлык күрсәтәләр. Меңләгән якташыбыз орден-медальләр белән бүләкләнә, ә иң кыю сугышчылар герой исеменә лаек була.

Реклама

Сугыштан авылга әйләнеп кайткан, ут-давыллардан исән-сау калган авылдашларыбыз - иң хөрмәтле кешеләр. Шуларның берсе -дәү әниемнең әтисе Исмәгыйлев Исмәгыйль турында язып үтәсем килә.

Дәһшәтле сугыш еллары. Көнчыгышта урнашкан хәрби частьләрне Мәскәү янына күчерәләр. Башкаланы азат итү өчен каты сугышлар башлана. Арада минем бабам Исмәгыйль дә була. Кызыл Армия фашистларны Мәскәү яныннан куа. Сугыш туктап торган арада яшьләр ял итәләр, күңел ачалар. Исмәгыйль бабай өздереп-өздереп жыр суза! Үлем якында гына булса да, сугышчылар җыр-моң белән күңелләрен күтәргәннәр.

1943 нче ел. Орел шәһәрен азат итү өчен һөҗүм башлана. Көрәш һавада да, җирдә дә бара. Көпшәләр туктаусыз ут чәчә, дошман пулясы яңгыр шикелле ява. Җир селкенгәндәй була. Шул вакытта Исмәгыйль бабай пленга эләгә. Анда ул якташы - Нургалиев Харис бабай белән очраша.Тоткынлыктагы барлык солдатларны Германия жиренә коллыкка жибәрәләр.

Коллыкта солдатларны явызларча кыйнаганнар. Шул җәберләүләргә түзә алмыйча, күбесе һәлак булган. Андыйларны фашистлар зур чокырга илтеп ата торган булганнар. Исмәгыйль бабай, исән калып, тоткынлыктан качканда, пулялар яңгырына эләгә. Йөгергән вакытында ул туганы Габделхәй абыйның суынып ята торган гәүдәсенә тап була. Исмәгыйль бабай, догасын кылып, туганы белән хушлаша.

Бу куркыныч, дәһшәтле сугыш кырыннан Нургалиев Харис абый белән Исмәгыйль бабам җиңү яулап, исән-сау үзләренең якыннары янына - туган авылларына әйләнеп кайталар.

Җиңүгә илткән юл бик озак һәм авыр булган. Ул исәпсез - хисапсыз корбаннар бәрабәренә яуланган.

Бүгенге матур көннәр хакына гомерләрен кызганмаган, инде бармак белән генә санарлык калган чал чәчле әби-бабаларыбызның моңсу күзләренә карагач, кирәкми, сугышлар кабатланмасын, үлгәннәрнең каберен белик, исәннәрнең кадерен белик, дип бар җиһанга аваз саласы килә.

Илебезне азат итү өчен Бөек Ватан сугышында мәңгелеккә ятып калган якташларыбыз хөрмәтенә авылыбыз уртасында һәйкәл куелган. Мәктәп укучылары аның тирәсен һәрвакыт чистартып торалар һәм һәр язда чәчәкләр утырталар.

Яраткан шагыйрем Роберт Миңнуллинның "Һәйкәлләрне тыңлыйк!" шигыре яу кырында ятып калган барлык сугышчыларга да дога булып ирешсен иде.

Җиңүчеләр калка һәйкәл булып,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар үлми ике тапкыр-
Алар хәзер мәңге балкырлар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: