Шәһри Казан

Мин бабам белән горурланам (Рөстәм Зиганшин)

Бөек Ватан сугышы илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китергән. Күпме сабыйлар ятим калганнар, бәхеттән мәхрүм булганнар. Ватанга булган мәхәббәт барысыннан да көчле булып чыккан. Илебезгә Җиңү килгән. Бөек Ватан сугышы гадел, милли - азатлык сугышы була.

Ил тарихында, халык аңында 1941 нче елгы сугыш - Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган гадел сугыш булып кереп калган.

Сугыш елларында бик күп кешеләр, татар шагыйрьләре дә, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец илбасарларына каршы көрәште, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар күрсәтте. Шулар арасында минем бабам да булды. Ул дәһшәтле сугыш елларын батырларча узды.

Минем бабам Заһидулла Шамсемөхәммәт Заһидулла улы 1918 нче елның 1 нче гыйнварында Тәкәнеш районында (Хәзерге Кукмара районы) туган. Ул Кәркәвеч авылына 13 чакрым йөреп, җидееллык белем алган. 21 яшендә Донбасс якларына эшкә киткән, әби белән бергә тормыш корганнар. Шунда эшләгәндә, Бөек Ватан сугышы башланган. Ул вакытта аларның 2 балалары туган булган. Бабай гаиләсен паромга утыртып, туган якларына озаткан, ә үзе сугышка киткән.

Юлда кайтканда, әби бик күп кыенлыклар кичергән. Бик озак кайтырга туры килгән аңа. Аларның ашарларына да булмаган, ачлыктан, балалары юлда чирләп үлгән. Әби бер үзе көч-хәл белән авылга кайтып җиткән.

Бабай сугыш башланган көннән 1943 нче елга кадәр көчен аямыйча сугышкан. Ул Курскка хәтле барып җиткән. Курск сугышы яки Курск дугасы сугышы (5.07-23.08 1943 ел) Бөек Ватан сугышының иң мөһим бәрелешләрнең берсе. Бу сугышта 2 миллион кеше, 6 мең танк, 4 мең очкыч катнашкан.

Реклама

1943 нче елда Проховка тирәсендә каты сугыш барганда, бабайның бил сөягенә пуля кадалып, аңа бик озак госпитальдә ятарга туры килә. Бу яраланудан соң, ул инде сугышка яраксыз булган. Командирлары бабайны солдатларга биреп, аны туган авылына кайтарып куйганнар. Өйдә дә аңа бик озак урын өстендә ятарга туры килгән. Хәле җиңеләйкәч, аны районга Тәкәнештә салым инспекторы итеп билгелиләр. Ул анда озак еллар эшләгән. Аннан соң яралары бик борчып, интеккәч, үзе сорап бу вазифасыннан азат ителә. Бераз дәвалангач, бабайны күрше Чарлы авылына склад мөдире итеп сайлыйлар. Ул вакытларда бу вазифа бик җаваплы булган, бер уч ашлык өчен дә төрмәләргә утыртканнар. Ул картлык гомеренә кадәр шунда эшләгән.

Бабам бик күп орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән булган, тик 1953 нче елда авылда пожар була сәбәпле, алар юкка чыкканнар.

Әби белән бабай 9 бала үстергәннәр. Хәзерге көндә алар инде гүр ияләре. Бабай нинди генә авырлыклар күрсә дә, 84 яшькә кадәр яшәгән. Мин аның белән бик горурланам. Ул миңа тормышымда зур этәргеч булып тора.

1941 елгы афәт киләчәктә кабатланмасын иде. Ул безнең тарих, ул безнең үткәнебез. Укучылар Ватан сугышы башлану сәбәпләрен һәм барышын, анда катнашкан геройларын белергә тиеш. Җиңү тәмен, яшәү ямен, без белмәсәк, кем белер?..

Уртак Ватаныбыз саналган Рәсәйне саклап, яу кырында калган, төрле төбәкләрдә милли моңнарыбызны яңгыратып, дан - шөһрәт белән әйләнеп кайткан батырларыбыз бервакытта да халык хәтереннән чыкмас.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: