Шәһри Казан

Минем бабам – сугыш ветераны (Анастасия Демьянова)

Ватаныбыз тарихына данлыклы һәм шул ук вакытта фаҗигале дә Бөек Ватан сугышы еллары ветераннарыбыз күңеленә гомерлеккә кереп калган.

Реклама

Минем карт бабам - Муратов Алексей Александр улы 1920 елны Шереметьево авылында дөньяга килә. Үзенең тормыш юлын география укытучысы булып башлап җибәрә. Сугышны ул Наркоматның эчке эшләр гаскәрендә ашыгыч хезмәт иткәндә каршы ала. Тиздән ул - уку взводының политрук урынбасары, Ново-Петергофстагы Ворошилов исемендәге хәрби-сәяси училищега уку юлламасы приказын ала. Әмма ләкин аңа озак укырга туры килми. 1941елның август аенда батальон курсантлары Красное село янында беренче тапкыр сугышка керәләр. Бу яуда бабам каты яраланган, аның артында мина шартлый. Күп санлы кыйпылчыклар аның тәнен яралый. Табиблар ул снаряд кыйпылчыкларының зурларын алалар, ә алтысын үзенең тәнендә соңгы сулышына кадәр саклый. Соңрак, училищены тәмамлагач, командование аны хәрби контрразведка әгъзалыгына тәкъдим итә. Бер төркем иптәшләре белән аларны Ленинград фронтының махсус бүлегенә җибәрәләр.

Ул 1942 нче елда, хәрби контрразведчик буларак, частька өстәмә гаскәр составында килгән беренче фашист шпионын фаш итә. Шушы батырлыгы өчен бабам "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнә. Алга таба да ул күп санлы медальләргә лаек булган. Ленинград блокадасында көрәшкәне өчен алган медале Ватан алдында аның өчен иң истәлекле һәм иң кадерлесе булып санала.

Балалары бабамнан медальләре турында сөйләвен үтенгәч, ул болай дип җавап биргән: "Медальләр генә кешенең чын йөзен ачып бирми әле ул", - дигән. Рәхмәт аны алган кешеләргә, түшләрендә йөрткәннәргә. Иң мактаулы, иң хөрмәтле кешеләр алар. Тик минем бернинди медаль күрмичә, батырлык эшләп киткән кешеләрне дә күргәнем бар. Бер мизгел эчендә тормышын, керсез намусын яшәү белән үлем үлчәвенә куйган исемсез батырлар. Без дүрт ел фашист илбасарларына каршы сугышканда игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен көннең һәр сәгатен кырда үткәргән тыл хезмәтчәннәре батыр түгелмени?! Алар да медальгә, хөрмәткә, игътибарга лаек. Кешенең кешелеклелеге, чын йөзе түшендәге медальләр саны белән генә билгеләнми", - дип җавап биргән ул балаларына.

Бабабыз, Муратов Алексей, Ленинград блокадасында үткәрелгән хәрби тормышын үзенең китапларында да ачык яктырткан. Мәсәлән, "Армейские чекисты", "Документы свидетельствуют", "Книга памяти" һ.б. Әлеге истәлекле китаплар аның туган авылы музеенда сакланалар.

1937 нче елда Шереметьево мәктәбенең беренче чыгарылыш укучысы - Муратов Алексей Александр улы - Чека хезмәткәрләренең ветеран советы әгъзасы булган. Һәлак булган армия Чека хезмәткәрләренең батырлыклары турында материалларны җыюда һәм аларны мәңгеләштерүдә зур өлеш керткән.

Үзенең китапларында хәрби контрразведчикларының мөһим һәм авыр юллар үткәнен, күрсәткән батырлыклары турында бик тәфсилләп язган. Аның китаплары патриотлылык, Ватанга һәм халкына мәхәббәт белән сугарылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: