Шәһри Казан

Минем бабам – ВЕТЕРАН (Айнур Бәдретдинов)

Дөньяда иң дәһшәтле булган Бөек Ватан сугышы 27 миллион кешенең гомерен кискән. Шуңа күрә, бу сугышта якыннарын югалтмаган гаиләләр бик сирәктер. Безнең гаилә дә шундый кайгы кичергән. Мин әнинең бабасы - Әхмәтгалиев Юныс Әхмәтгали улы турында язарга телим.

Юныс бабам 1902 нче елда Казанбаш авылында туган. Сугыш башлану белән ул сугышка киткән. Ләкин язмышы ачы тәмамлана: аңа туган авылына кире әйләнеп кайту насыйп булмаган. Әбием Сәхия, гомере буена ирен көтә. Башта сугыштан бабамның хатлары килеп тора. Ул хатлар сугыш белән тыл араларын якынайталар. Ә соңгы хатында, бабам Днепр буенда сугышулары хакында язган була. "Сугыш бик каты. Елга аша чыгарга кирәк. Елга суы кып-кызыл, кан үзе ага кебек. Исәнлектә күрешмәсәк, бәхил булыгыз", - дип язган була ул. Менә шул хаттан соң, бабам белән хәбәрләшү өзелә. Ә соңрак, хәбәрсез югалуы турында хат килеп төшә.

Юныс бабам белән Сахия әбинең биш балалары була. Иң кечесе Нурания исемле, ул бишектә килеш, ә аннан өлкәнрәк булган әниемнең әнисе - Надирә әбигә өч яшь булып, әтисез калганнар.

Бабам укымышлы кеше булган. Шуңа күрә аны колхозлашу елларында, "Кызыл Казанбаш" колхозына рәис итеп куялар. Шул вакытта колхозга драматург Кәрим Тинчурин килә. Аның "Кандыр буе" әсәрендәге колхоз рәиснең прототибы - минем бабам була.

Реклама

Сугышка кадәр бабай үз өйләре янында зур алмагач бакчасы утырта. Ә алмаларын ашап яшәү аңа насыйп булмаган. Киткәндә ул Сахия әбигә: "Бакчаны карап тор, мин кайткач, бергәләшеп күләгәләрендә утырырбыз әле", - дип әйтә торган була. Әби аның сүзләренә тугры калып, бакчаны карап, саклап тора. Миңа әнием: "Без балачакта әле ул бакча да бар иде, без аннан алма җыеп кайта идек. Әбиең ул алмаларны бик сак кына кулына алгач: "Эх, Юныс, Юныс, бу алмаларны рәхәтләнеп, гаилә белән бергәләшеп ашарга насыйп булмады бит", - диеп уфтанып куя иде, ди. Ул алмагачлар картаеп, кайсысы корыгач, аларны чистартып, яңаларын утыртканнанар. Ә хәзер инде аның урынында яңа бакча үсә. Шулай булса да, ул бакчаны бабам исеме белән йөртәләр.

Сәхия әбиемә 5 бала белән ялгыз калу бик авыр булгандыр, әлбәттә. Әмма ул нык кеше булган. Шул авыр елларда да, әтегез истәлеге диеп, балалары хакына, сыерын бетермәгән. Бер сыерны да асрамасак, әтиегез ни әйтер, риза булмас, диеп, авырлыгыннан да курыкмыйча, асраганнар алар сыерны. Шул сыеры булган өчен генә дә, аларга никадәр заем тапшырырга, налог түләргә туры килгән бит. Ә ул курыкмаган.

Ни аяныч, бабамның соңгы көннәре, соңгы сулышлары турында Сәхия әбием дә, аның кызы Надирә әбием дә, әнием дә, мин дә белмибез. Ә беләсе килә. Белергә тиешбез, хакыбыз бар. Моңа сугыш кына гаепле. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә булса да, безнең өчен Юныс бабай - чын герой. Без аның белән чын күңелдән горурланабыз.

Ул елларның авыр истәлеге бүгенге көннәрдә дә, 70 ел узса да, күңелләрне сыкратып тора. Туган илебез, безнең тынычлыгыбызны саклап, үзләрен аямыйча яу кырында башларын салганнарны безнең онытырга хакыбыз юк. Сез - үлемсез! Сез - мәңгелек!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: