Шәһри Казан

Минем бабам – ветеран (Вилдан Сафин)

Шәйхетдинов Мәсәлим Әбсәләм улы 1931 нче елның 10 нчы гыйнварында Татар Талкышы авылында гомер итүче Әбсәләм абый һәм Сәлимә апа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Дүрт сыйныф белемен дә шушы авылда ала ул.

Мәсәлим абый сөйләве буенча, 1942 нче елда әтисен сугышка озатканда, ана бары унбер яшь кенә була. Әтисенең сугышка киткәнен бик ачык хәтерли Мөсәлим абый. "Әтине военкоматка Әбелкарәм абый белән ат белән озаттык. Әти икебезне кочаклап алды да: "Мин кайтканчы зур үсегез, әниегезгә булышыгыз, исән-сау торыгыз", - диде. Шуннан әтисез авыр тормыш башланды, шушы вакытта үгез өйрәтеп, токтан орлык төшереп йөрдем, фермада эшләдем."

Иң олы кыз туганы Рахилә апага - уналты, абыйсы Әбелкарәмгә - ундүрт, сеңелесе Рәшидәгә - биш, ә игезәк кызлар Зәкия белән Фәүзиягә яңа гына ике яшь тулган була. Сугыш еллары нәкъ менә аларның балалык чорларына, үсмер чакларына туры килә. Ул елларның бөтен михнәтен, газабын, авырлыгын үз башына төшкән кеше генә аңлый аладыр. "Нинди генә авырлыклар кичерсәк тә, безнең күңелдә өмет сүнмәде. Билдән карга батып утын кистек, саламын да өйдек, кибәнен дә куйдык, безнең ныгымаган куллар күпме авыр эш башкарды. Ул каһәр суккан елларда иң авыр эшләрне дә таяныр таянычы - әтиләре булмаган балаларга кушалар иде. 11-16 яшьлек кызлар олы хатыннар белән рәттән эшләсә, малайлар ирләр урынына җигелде. Без әнә шулай кимсенеп, кимсетелеп үстек. Ашарга исә бары бәрәңге һәм чөгендер яфрагы, кузгалак һәм алабута булды", - дип искә ала Мәсәлим абый. Аларның башыннан ниләр генә узмаган: яз, җәй, көз буе басудан кайтып кермичә, буразна арасыннан черек бәрәңге җыеп ашаулар, камыш тамырын төеп ипи салулар. Яшеллек күренә башлау белән, юа, кузгалак, балтырган белән туклану дисеңме.... Күтәрмәле чабатаны киеп, малайлар белән бергә язгы күлләвекләрдә бата-чума уйнап йөргәннәрен бүгенгедәй хәтерли Мәсәлим абый. Барысы да алар башыннан кичкән авырлыклар. Буразнада үткән балачак еллары беркайчан да онытылмаслар алар.

Реклама

1950 нче елда Мөслимдә тракторчылыкка укый. 1951-1954нче армиядә хезмәт итә. Армия хезмәтеннән ,соң авылда тракторчы һәм балта остасы булып эшли. 1958 нче елда күрше Татар Баганалысы авылы кызы белән кавышып өч кыз һәм ике малай тәрбияләп үстерәләр.

"Сугыш!" Яратмыйм мин бу сүзне. Әти-әниләребезнең матур яшьлекләрен тартып алганга, минем кебек үсмерләрнең "әти" дип әйтергә тилмереп үскәннәре өчен, гөнаһсызга коелган кан өчен. Туган халкым кичергән михнәтләр өчен күралмыйм сугышны. Әйе, Җиңүнең бәһасе кыйммәткә төште. Күпме тумаган балалар, кушылмаган яшь йөрәкләр... Шуңа күрә җирдә сугыш булмасын, бары тик тынычлык кына хөкем сөрсен иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: