Шәһри Казан

“Минем әбием – ВЕТЕРАН” (Фәрия Павлова)

Сугыш! Бу сүзне хәтта ишетү дә бик куркыныч. Чөнки без боларны өлкәннәребез сөйләве буенча ишетеп беләбез.

Сугыш чорын, дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде. Күп аналар тол калды, улларын һәм кызларын югалтты. Сугыш тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Күңелләр һаман сызлана, сыкрый әле. Еллар буена газизләрен көтеп, югалту кайгыларын үзләре белән алып киткән − дөнья куйган аналар да аз түгел. Алар һаман хәтер яңарталар. Минем әбием, Бариева Хәмсәнә Әсхәдулла кызына да шушы сугыш әфәтләрен күрергә туры килә. Әбием 1934 елның 2 нче мартында Иске Кырлай авылында дөньяга килә. Алар гаиләдә барысы 4 бала булалар. Әбием күрше Әзәк авылына йөреп, 7 класс белем ала. Сугыш башланганда әбиемә 7 яшь була. Олы абыйсы Әсхәдуллин Һидиятулланы сугышка алалар. Икенче абыйсына 12 яшь, энесенә 3 яшь була. 1942 елны гаиләгә зур кайгы килә. Әтиләре вафат була. 1942 нче елның 4 нче мартында тагын бер кайгы, сугыштан абыйсының үлгән хәбәре килә. Әниләре белән бергә балалар дөм ятим калалар. Балаларга барлык эшләрне дә башкарырга туры килә. Маллар асрау өчен печән җыю, басудан чүп, урман буеннан агач ботаклары җыю, өйгә су китерү, үзләренә ашау өчен үлән, кычыткан җыю - барысын да башкарырга туры килә. Яз җитүгә, ач булмау өчен, басуга черек бәрәңге җыярга йөргәннәр. Ул вакыттагы авырлыкларны әле дә күз яшьләре белән искә ала әбием.

Реклама

Әнисе фермада сыер савычы булып эшли. Мәктәпне бетерүгә, әбием дә фермага эшкә урнаша. Абыйсы белән бергә, фермага ягу өчен, үгезләр җигеп урманга утынга йөриләр, шул ук вакытта сыер да сава. Җәй көннәрендә колхозда яшелчә бакчасында яшелчәләр үстерәләр. 1957 нче елга кадәр колхозда хезмәт куеп, күрше авылга - Мөндешкә кияүгә чыга. Тормыш иптәше Нургали белән 5 бала үстерәләр. Кияүгә чыккач та колхозда эшли, шуннан пенсиягә чыга.Тормыш иптәше белән матур гына яшәгәндә, 45 яшендә тол кала. 5 баласын 4 кызын һәм 1 малаен ялгызы үстерергә туры килә аңа. Балаларын аякка бастыру өчен бик күп эшләргә туры килә. Эшләгәне өчен "Хезмәт ветераны" дигән мактаулы исемгә лаек була.

Әбиебез бүгенге көндә безнең белән бергә, Мөндештә яши. Бүгенге көндә аңа 81 яшь тулды. Олы яшьтә булуга карамастан, әбиебез безгә киңәшләрен бирә, тыныч тормышның кадерен белергә, дус-тату булырга өйрәтә. Аның һәрбер киңәшен истәтотарга тырышабыз.

Әбиебез намаз укып, илләргә тынычлык, җаннарга сәламәтлек тели. Без аның тагын күп еллар безнең белән бергә яшәвен телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: