Шәһри Казан

Минем әбием – ВЕТЕРАН (Сиринә Лутфуллина)

Сугыш... Бу биш хәрефле сүздә купме күз яшьләре, кешеләр күңелендәге аяныч, сагыш, ятим балалар, тол әниләр, ачлык вакыты чагыла. Сугыш кырында купме кешенең әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Туган җиренә кире әйләнеп кайткан кешеләрнең дә, күбесе гарипләнеп кайткан. Күп кенә балалар, аналар сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, ятим калганнар. Сугышта бик...

Реклама



Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, кара күмергә әйләнгән болыннар, ятим балалар килеп баса. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Минем дәү әнием, Лутфуллина (Хәйретдинова) Мәхмүзә 1925 нче елда Арча районы Югары Мәтәскә авылында туа. Сугыш башланган вакытта аңа 16 яшь кенә булган. Ул сугышта катнашмаган, ләкин алар аның ачысын үз җилкәләрендә күтәргәннәр, татыганнар. Барлык авыр эшләрдә эшләргә туры килгән аларга: окоплар казыганнар, урманнар кискәннәр. Алар сугышның нинди дәһшәтле, явыз икәнен беләләр. Дәү әниемнең әтисе - Хәйретдин, сугыш кырында мәңгелеккә ятып калган. Ул хәбәрсез югалучылар исемлегенә кергән, хатлары да сакланмаган. Ятимлектә калып, тормышның ачысын да, төчесен дә татып үсәргә туры килгән дәү әнигә. Колхозда төрле эшләрдә эшләп, тормыш алып барырга туры килгән аңа. Бу сугышлар әле дә әби-бабаларыбызның төшләренә керәләрдер, хәтта әле дә куркып уяналардыр алар. Чөнки, чынлап та, бик куркыныч нәрсә икәнен без кинофильмнар аша, өлкәннәр сөйләвеннән дә төшенәбез.

Халыкның тырышлыгы бушка китми: бик күп югалтулар аркасында, күптән көтелгән җиңү көне килә. Бу сүз халыктан-халыкка, телдән-телгә йөри. Кемдер бу сүзне ишеткәч шатлыгыннан елый, кемдер көлә. Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак саклана. Бу тырышлыклары өчен аларга без бик рәхмәтле. Әбиләребезнең, бабайларыбызның кадерләрен белик, авыр чакларнда булышыйк, хөрмәт итик. Сугыш чоры яшьләре-безнең әбиләр һәм бабайлар ул. Аларның шушы батырлыклары өчен, хөкүмәтебез аларны бик югары бәяли. Аларның күрсәткән батырлыкларын күпме генә сөйләсәк тә, аларга күпме генә кадер-хөрмәт күрсәтсәк тә бәяләп бетереп булмас кебек әле.

Дәү әни безнең белән гомер кичерә. Аңа 90 яшь тулды. Аның олы бәйрәмен барлык балалары бергә җыелып, билгеләп үттек. Шулай булса да, әле дә безгә үзенең киңәшләре белән ярдәм итә. Ул безнең өчен кадерле. Аның урыны - түрдә. Яшәгез әле, кадерле Ветераннарыбыз! Алда да кадер-хөрмәтләргә күмелеп яшәгез! Сез әле безгә бик кирәк. Сез - тере тарих!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: